Стихотворение о родном районе — Лениногорске.


Лениногорск, сине яратам!
Лениногорск, сине яратамын!
Бик кунакчыл, нурлы кала син.
Гөлчәчкәләр белән бизәләсең,
Һәрвакытта гүзәл каласың.
Лениногорск, сине яратамын!
Җәйрәп ята басу – кырларың.
Күңелләргә яшәү дәрте өстәп,
Яңгырыйлар матур җырларың.
Лениногорск, сине яратамын!
Яшәү өчен безгә көч бирдең.
Иле өчен җанын кызганмаган
Батыр уллар сөеп үстердең.
Лениногорск, сине яратамын!
Гадел, даһи халкың булганга.
Рәхимнәрең, Хәсәннәрең белән
Садриларың синдә туганга*.
Маргарита Степанова, Федотовка авылы.
*Рәхим – Гәрәй Рәхим, Хәсән – Альберт Хәсәнов, Садри – Самат Садриев.