Презентация по татарскому языку на темуР?вешл?рне кабатлау


Рәвешләрне кабтлау    Эш яки хәлнең билгесен белдереп, Ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.     Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый (поет хорошо); татарча сөйләшә (говорит по-татарски); ерак бардык (ходили далеко)    Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә (разговаривает очень быстро).    Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә.    Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин. Тамыр рәвешләр Аз, бик, гаять, еш, күп, сирәк, соң, тиз, шактый, шәп, әле, элек  Сәрвәр минем күзләремә туры карый. (К.Т.) Ул элек үзенең сәламатлеге турында зарланмый иде. Ясалма рәвешләр Рәвеш ясагыч кушымчалар:Ча-чә, лай-ләй, лата-ләтә, дай-дәй, тай-тәй, лап-ләп Алыгыз, сезнеңчә булды.(Г.Н) Күрше бабайга кердем,   Көйләп, бер сәлам бирдем. (Ш. Г.) Парлы рәвешләр Ике тамырдан (сүздән) ясалалар, сызыкча аша язылалар:Ачыктан-ачык, төркем-төркем, элек-электән, тора-бара Мосафирлар ашык-пошык аткачыгып утырыштылар. (Ф.Ә.) Кушма рәвешләр Ике тамырны (сүзне) кушып ясалалар:Берсүзсез, көнозын, бервакыт, бераз, берзаман, быел Аңа бераз хәлвә кисеп бирде. (К.Н.) Тезмә рәвешләр Ике яки берничә тамырдан (сүздән) телеп ясалалар:Чын күңелдән, әллә нигә бер, ул арада, көннәрдән беркөнне, тиз арада, Җир җимертеп йөри. (Г.М.)Көннәрнең берсендә кияүнең ата-аналары мәҗлескә чакырылдылар. Сыйфатлау рәвешләреСалмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай..Күләм-чама рәвешләреКүп, аз, байтак, шактый, иртә-кич, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткечОхшату-чагыштыру рәвешләреОлылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көндәй, көзгедәй, җырдайВакыт рәвешләреБылтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гынаУрын рәвешләреЕракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якындаСәбәп, максат рәвешләреКирәктә, кирәкмәскә, бушка, юкка, юри Җөмләләрне тикшерү.  Мин акрын гына артка чигенәм. (В.Нуриев) Көн бардылар, төн бардылар, күп юллар үттеләр, ерак җирләргә җиттеләр. Безнең заманда могҗизага якын хәлләр күп. Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килә.                                                       Тест 1. Рәвеш нәрсәне белдерәа) предметның билгесенә) эш-хәлнең билгесенб) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә. 2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирәа) ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?ә) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?Б) күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?  3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?а) дүртә)алтыб) җиде 4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?а) зат-сан белән төрләнәә) исемләшәб) төрләнми торган сүз төркеме 5. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?а) тамыр, ясалма, парлыә) кыскартылма, ясалма, тамырб)тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә 6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, сафә) саф, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урынб) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урынб) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф. 7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалмаә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамырб) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма. Дөрес җаваплар                          Бәяләү1-ә                                             хатасыз эш - “5” ле2-а                                             2 хата- “4” ле3-ә                                             3 хата – “3” ле4-б5-б6-а7-ә