Доклад Ваш ребенок идет в школу


Ата-аналарга доклад:
Балагыз
мәктәпкә бара.
Докладны әзерләде:
1нче квалификацион категорияле
1нче сыйныфлар укытучысы Гимаева И.Т.
Сарлы
Балагыз мәктәпкә бара.
Баланың сәламәтлеге нык булуы мәктәптә яхшы укуга нигез булып тора. Әмма һәр пәрсәгә дә баланың көче җитәме, ул башкара торган нинди эшләр аның сәламәтлеген какшатмый.
Бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: сәламәтлек сәбәпсез какшамый. Чөнки мәктәп- бала өчен борылыш чоры. Биредә баланың күнегелгән яшәү рәвеше үзгәрә, хәрәкәтләре чикләнә, киеренке акыл хезмәте арта. Күп уйнарга, хәрәкәтләнергә гадәтләнгән бала озак вакыт парта артында утырырга мәҗбүр. 1нче сыйныф укучысына яңа коллективка, укытучыларның таләпләренә, тырышып һәм максатчан эшләү зарурлыгына күнегергә кирәк. Әлбәттә 6-7 яшьлек балалар өчен бу зур хезмәт, һәм тормыш раслаганча, күп кенә укучының көченнән килми торган эш. Димәк, беренче кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен организмдагы барлык системаларныңбилгеле бер дәрәҗәдә өлгереп җитүе кирәк. Сәламәтлекнең нигезе әнә шунда. Авыру, хәлсез, тиз арый торган бала мәктәптә зур кыенлыкларга очрый. Шуңа күрә ата-аналар баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында һәрдаим уйларга тиеш. Сәламәтлекне саклау өчен баланың көндәлек режимын, хезмәтен, ялын оештыра белергә, ничек тырышып эшләргә һәм башка күп нәрсәләрне белергә кирәк. Бары тик шул рәвештә генә 1нче сыйныф укучысына тормышындагы тәүге җитди кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгарга ярдәм итә аласыз.
Сәламәт бала актив, шат күңелле, яхшы кәефле була. Ул яхшы ашый һәм йоклый, йокыдан җиңел тора, игътибарын тиз туплый, бүленмичә бик игътибар белән 20 минут эшли ала. Мондый бала борынын тартып утырмый, авызы белән суламый, хәлсезлеккә, баш авыртуына зарланмый, хроник авыруларга бирешми.
1нче сыйныф баласының әти-әниләренә.
Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз.Күзләрен ачуга ул сезнең елмаюыгызны күрергә, йомшак тавышыгызны ишетергә тиеш.
Баланы мәктәпкә ашыктырмагыз. Сезнең бурычыгыз-вакытны дөрес бүлү.
Баланы мәктәпкә ашатмыйча озатмагыз.Өйдән чыгып киткәндә аңа уңышлар теләп калыгыз.
“Бүген син нинди билге алдың?” дигән сорауны онытыгыз. Баланы тыныч каршы алыгыз. Аңа хәл алырга мөмкинлек бирегез.
Әгәр бала кирәгеннән артык ярсыган булса, фикерләрен сезнең белән уртаклашырга теләсә, кулыгызны селтәмәгез, аны тыңлагыз. Әгәр бала кәефсез булса, берни дә дәшмәсә, төпченмәгез, соңыннан ул барсын да үзе сөйләп бирер.
Мәктәптән кайтуга баланы дәрес әзерләргә утыртырга ашыктырмагыз. Аңа 2-3 сәгать ял кирәк. Дәрес әзерләгәндә бала янында утырмагыз. Балага мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирегез.
Көн дәвамында ярты гына сәгать вакытыгызны балага багышлагыз. Мондый вакытта сезнең өчен аның эшләре һәм мәшәкатьләре мөһимрәк булырга тиеш.
Шуны онытмагыз: уку елының беренче 4 атнасы, икенче чирек ахыры, кышкы каникуллардан соң беренче атна, дүртенче чирекнең уртасы бала өчен иң катлаулы, тиз арый торган чор.
Баланың: “Баш авырта, арыдым, үземне начар хис итәм”,-дип зарлануларына игътибарлы булыгыз. Болар- укудагы кыенлыклар нәтиҗәсе.
Төрле балаларны аралашырга ничек өйрәтергә соң?
Агрессив бала. Аның ни өчен агрессив булуын аңларга тырышыгыз. Агрессивлык белән үз-үзен расларга омтылу арасында аерма бар. Әлеге аерманы балага җиткерә белү мөһим. Аны үзенә кирәк әйберне башкаларның кәефен төшермичә ягымлы итеп сорый белергә, үз хисләре белән идарә итәргә өйрәтегез.
Алдакчы бала. Кайбер бала тәнкыйтьтән котылу өчен ялганлау юлына баса. Балаларга нәтиҗәләрдән курыкмыйча дөресен сөйләргә кирәклеген аңлатыгыз.
Дорфа бала. Үз холкыгызга игътибар итегез. Бәлки сездә җитди сүз сөйлисе урынга мыгырданып, юк-барга бәйләнеп, кычкырып йөрү гадәте бардыр. Мөмкин булган урында балагыз мөстәкыйль эшләсен. Кешеләр бер-берсенә хөрмәт белән караганда хезмәттәшлекнең яхшырак булуын бала аңларга тиеш.
Кыйнашырга яратучы бала. Балага проблемаларны хәл итү өчен башка юллар булуын аңлатыгыз, низагларны хәл итүнең тыныч алымнарын күрсәтегез.
Оялчан бала. Баланың эчке дөньясын аңларга тырышыгыз. Аңа башка кешеләр арасында үзен иркен тоярга ярдәм итегез. Балага оялчан булуы сәбәпле кирәкле эшләрне үтәүдән баш тартуга юл куймагыз.
Бәйләнчек бала. Һәрчак игътибар таләп иткән бала еш кына үз-үзенә ышанучан булмый. Балага тапшырылган эшне мөстәкыйль эшли алуын аңлатыгыз. Аны башка кешеләрнең тойгыларын һәм теләкләрен хөрмәт итәргә өйрәтегез.
Тыңламаучан бала. Аны тәртипкә, җаваплылыкка, хезмәттәшлеккә, проблемаларны хәл итә белергә өйрәтегез.
Китапка мәхәббәтне ничек тәрбияләргә?
Бала сезнең дә китапны зур канәгатьлек белән укуыгызны күреп торсын. Хикәяләр яки көлкеле хәлләр турында язылган мәкаләләрне бер-берегезгә чиратлап укыгыз. Балагыз китап укырга яраткан укучы белән дуслашырга тырышсын. Өйгә китаплар сатып алыгыз, үзегез дә китаплар бүләк итегез. Бала китапларны (китапханәдән, кибеттән) үзе сайлап алсын. Аңардан үзе укый торган китаплар турында фикерләрне ешрак сорагыз.
Баланың көндәлек мәтбугат язмаларын укып баруын хуплагыз. Өйдә күренә торган урынга бала укый торган китапларның исемлеген язып куегыз. Өйдә балалар китапханәчеге булырга тиеш. Уку өчен махсус урын булдырыгыз. Бергәләшеп кроссвордлар чишегез. Балагыз укырга яраткан темаларга китаплар җыегыз. 1нче сыйныф укучысына кыска хикәяләр укырга киңәш ителә. Ул кычкырып укуга күнексен. Бу – үз-үзеңә ышанычны артттыра.
Шулай итеп сезнең балагыз мәктәпкә китте. Сез әлеге вакыйгага берничә ел дәвамында бик җентекләп әзерләндегез. Нәтиҗәдә бик мөһим нәрсәгә ирештеге: бала мәктәпкә бик теләп йөри, яратып укый. Сезгә балагызның мәктәптә белем һәм тәрбия алуында зур уңышларга ирешүен теләп калабыз!