Доклад для педсовета на тему Требования нового стандарта


Яңа стандарт куйган таләпләр
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгәашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде.
Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышы пузыйк. 
Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.Стандарт нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла. Бу, үз чиратында, түбәндәгеләрне үз эченә ала:
 яңа иҗтимагый тормыш таләпләренә җавап бирерлек яшь буын тәрбияләү;
 шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе (укытучының ничек, нинди юллар белән эшләве түгел, ә нәтиҗә мөһим);
 эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;
 белем бирүнең һәр баскычында дәвамчанлык принцибының саклануы (балалар бакчасы, башлангыч, төп һәм урта мәктәп);
 эшләрне оештыруда төрле формалар тәкъдим итү, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;
 универсаль эш ысулларына өйрәтү;
 укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен бәяләү.
Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында «Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм» дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән. Бала, үзгәрүчән заман шартларында үзенә урын һәм юнәлеш табу өчен, тәкъдим ителгән уку программасының минимумын үзләштерергә кирәк икәнлеген аңларга тиеш. Федераль дәүләт белем стандарты шартларында гомуми белем бирү системасы көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя. Уку-укыту эшчәнлеге төрләрен үзләштерү укучыларга яңа төр компетенцияләргә үзлектән ия булырга мөмкинлек бирә, төпле белем алырга өйрәтә. Уку-укыту эшчәнлеге төрләре универсаль (күпьяклы) дип йөртелә, чөнки алар шәхеснең гомуми, шәхси, танып-белү, үзлектән үсеш халәтен, төрле курс- лар, фәннәр арасындагы бәйләнешне тоемлавын, психологик мөмкинлеген, сәләтләренең үсешен дә күз уңаенда тота.
Гомуми белем бирү системасында универсаль уку-укыту эшчәнлеге төрләре шәхескә кагылышлы, регулятив, танып-белү, коммуникатив гамәлләр дип аерып йөртелә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала.
Регулятив универсаль уку гамәлләренә:
 максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?);
 планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү;
 фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау;
 контроль – эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү;
 коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү;
 бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе керә.
Танып-белү универсаль уку гамәлләренә эзлекле фикер йөртүгә (логикага) нигезләнгән һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, тыңлый, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне күзаллай.
Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
   Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: алартөп укыту программаларының төзелешенә, эчтәлегенә, укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән кадрлар мәсьәләсе, финанслау, материаль-техник база булдыру һ.б.), төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә катгый таләпләр куя. Әлеге таләпләрне тормышка ашыру юлында аны тиешле нормативлар белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү, матди-техник шартлар булдыру кебек зур бурычларны да чишәргә кирәк. Һәр белем бирү оешмасы  стандарт таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына туры китереп, үзенең төп белем бирү программасын төзи. 
   Төп укыту программалары 3 төп өлештән торырга тиеш:
1) максатларны чагылдырган өлеш;
2) эчтәлеген чагылдырган өлеш;
3) оештыру мөмкинлекләрен чагылдырган өлеш.
Әйткәнемчә, яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Шулай булгач,укытучының үзенә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк.
    ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә.Укучылар инде иншалар, диктантлар белән бергә заман техникасында смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофоннар да урын ала.
   Яңа стандартлар балаларга көнозын мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшчәнлек (внеурочная деятельность) хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләрен — барысын да официаль рәвештә мәктәп оештырырга тиеш дигән сүз.
Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен безнең мәктәптә 2011 елда кертелде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә.Миңа да 1 сыйныфлар белән эшемне яңа стандартлар нигезендэ башларга туры килде.Сыйныфта 7 укучы.Стандартны тормышка ашыру өчен мәктәптә, тулаем алганда, барлык шартлар да бар: без, укытучылар ФГОС буенча курслар үткән, мәктәп стандартка яраклы дәреслекләр һәм программалар белән тәэмин ителгән, һәр укучы өчен дәрестән тыш түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар, барыбыз да Интернет челтәреннән ирекле куллана алабыз.
Бүгенге мәктәп заман белән бергә атлый. Мин дә үз эшемдә төрле информацион технологияләр, шәхесне үстерүче алымнар кулланырга омтылам. Төп максатым - уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче,дөньяны актив танып-белүче,мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын,илен, телен яратучы,гаилә һәм җәмгыять  кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен  төгәл үтәүче шәхес тәрбияләү.
Әлбәттә, яңа белем бирү стандартлары куйган  таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә нәтиҗәле булачак.