Выступление на педсовете Д?рест?н со? эшч?нлек


ОКГ дәрестән тыш эшчәнлек.
(Педсоветта ясаган чыгыш).
ОКГ тәрбиячесе Гафурова Алсу Ильгизовна
Башлангыч белем бирү программасының мәҗбүри өлеше булып дәрестән тыш эшчәнлек тора. Шәхесне үстерү юнәлешләре буенча дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга ярдәм итүче инновацияле проектлар гамәлгә ашырыла башлады.
Безнең мәктәптә дә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) тормышка ашырыла башлады. Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. “Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.
Мин 1 класс укучылары белән, ОКГ вакытында 5юнәлеше буенча эш алып барам.
Дәрестән соң шахмат,вокал, бию, математика, инглиз теле, проект эшчәнлеге буенча түгәрәкләр уздырыла. Клуб сәгатьләре төрле темаларга КВН, викторина, әңгәмә формасында үткәрелә. Ял вакытларын саф һавада төрле хәрәкәтле уен-ярышлар белән уздырабыз. Ирекле уеннар вакытында балалар үзләре алып килгән уенчыклар белән алмашып уйныйлар, яңаларын алып киләләр. Хәзерге вакытта бигрәк тә мәктәптән бүләк ителгән шашка-шахмат, доминоны үз иттеләр. Пазл җыярга, әкиятләр тыңларга, карарга яраталар. Әлеге әкиятләр буенча рәсем ясыйлар. Кул эшләрен яратып башкаралар.
Хәрәкәтле уеннар, шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. Дәрестә өйрәнгәннәрне ныгыту өстендә төрлечә шөгылләр алып килеп тәкдим итәм. Укучылар бик яратып, теләп бер-берләренә ярдәмләшеп эшләрне башкаралар.
Аларга үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру, күршең белән эшләү төрләре уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм мин, чөнки алар бер-берсе белән аралашырга, башкаларның да фикерләрен тыңларга, үз фикерләрен әйтә белергә, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзүсешкә ирешәләр. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Укучы белән актив диалог алып бару бик файдалы. Балаларның коммуникатив эшчәнлеге активлаша:табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа.
Һәр укучыда сәләтле, ләкин шул сәләтне ача белү безнең бурыч, шуны истә тотып эшчәнле алып барырга тырышабыз. Балаларны төрле конкурсларга тартырга тырышабыз. Алар бик теләп катнашалар.
Дәрестән соң эшчәнлек тулысынча файдага үтә дип исәплим.