Творческие работы детей по литературному чтению (тат.)


Куян.
Ап-ак куян,матур куянСикереп йөри һаман
Кызу-кызу сикерә ул
Җитеп булмый артыннан.
Чаба-чаба арып беттем
Тотып кына булмады
Әйдә иркеңдә йөрсен дип
Куанып кайтып җиттем.
Фазлеева Гөлназ,Алабуга районы,Морт урта мәктәбе
Тукай абыйга.
Мин дә шигырь язарга дип
Уйладым әле менә
Тукай абыем кебек
Булырмын бәлки гөл дә.
Кырлай урманына барып
Күрермен шүрәлене.
Су анасын да күрермен
Төшеп су буйларына.
Тукай абый һәйкәленә
Барып башым иярмен
Аннан чәчәкләр куеп
“Исәнме” Тукай абый диярмен.
“Су анасы”н,”Шурәле”не
Эй яратып укыйм ла
Тукай абый кебек оста
Булу минем уемда.
Моның өчен күп укырга
Бик күп белергә кирәк.
Китап сөйгән кеше генә
Була бит шундый зирәк.
Шакирова Диана,Алабуга районы,Морт урта мәктәбе.

.