Йомгаклау контроль эше (9 нчы класс)


Татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше.
9 нчы сыйныф
Тест
1.Татар әдәбиятының чорларга бүленеше:
а) 4;
б) 5;
в) 6.
2.Әдәбият сүзенең мәгънәсе нәрсәне аңлата?
а) әдип һәм аның әсәре;
б) әдәп турындагы әсәр;
в) әдәпкә ия.
3.Татар халкы нинди халык төркеменә карый?
а) угро-фин;
б) төрки;
в) славян.
4.Әдәбиятның нигезендә кайсы жанр ята?
а) әкият;
б) миф;
в) риваять.
5.Болгар дәүләте ничәнче елда Ислам дине кабул итә?
а) 375;
б) 922;
в) 632.
6“Кыйссаи Йосыф” әсәренең чагыштырмача дөрес вариантын төзегән галима) Мөхәммәдьяр;
б) Габдерәхим Утыз Имәни;
в) Габди.
7.Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре герое?
а) Ширин
б) Гөлдерсен
в) Зөләйха
8“Кыйссаи Йосыф” та кулланылган төп деталь
а) кулъяулык;
б) төш;
в) кое.
9“ Анафора нинди сурәтләү чарасы?
а) строфа башында ;б) строфа уртасында
в) строфа азагында кабатлаулар
10.Түбәндәге әсәрләрнең кайсы дастан түгел?
а) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;
б) “Кыйссасел - әнбия”;
в) “Идегәй”.
11.Газәл жанрының төп тематикасыа) олуг затларны мактау;
б) мәхәббәт;
в) Аллага табыну.
12.Уй-хисләр, эчке кичерешләрне “мин” исеменнән сөйләүче герой
а) төп герой;
б) лирик герой;
в) ярдәмче герой.
.
13.Тел-сурәтләү чараларының, образлар бирелешенең, сюжетның башка чорларга да күчеше нинди күренеш?
а) новаторлык;
б) традиция;
в) әдәби багланыш.
14.Әдәби әсәрләрнең авторларын бел.
№ Авторның исеме№ Әдәби әсәр атамасы1. Закир Һади “Диване лөгатет-төрек”
2. Заһир Бигиев “Бичара кыз”
3. Габдрахман Ильяси “Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә”
4. Каюм Насыйри “Кыйссаи Йосыф”
5. Габделҗаббар Кандалый “Кырык бакча”
6. Кол Гали “Җиһанша хәзрәт”
7. Мәхмүд Кашгарый “Сәхибҗамал”
№3 Сезгә әсәр башланып киткән берничә юл бирелгән. Шуннан чыгып, әсәрнең исемен, авторын һәм жанрын билгеләгез. 2 балл.
Аңына килгәч,күлмәкне ул кулга алды,
Үбә-коча,еглый-еглый күзен салды,
Күлмәгендә ертылган җир табылмады,-
“Нинди шәфкатьле бүре бу?”-дияр имди.