Урок по татарскому языку Гасыйм Лотфи «Песн?к бел?н ?нис?» (3 класс)


3 нче сыйныф рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы.
Тема: Гасыйм Лотфи «Песнәк белән Әнисә»
Максатлар:
1.Г. Лотфиның әсәре белән таныштыру, эчтәлеге өстендә эшләү;
2.текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү, нәтиҗә ясарга, фикерне әйтергә өйрәтү, үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү;
3.әйләнә-тирәгә үз мөнәсәбәтеңне булдыру;
Дәреснең тибы:Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Метод һәм алымнар: иҗади эш, эзләнү.
Җиһазлау: дәреслек (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әдәби уку рус 3 нче сыйныф 1 нче кисәк, К.Мәгариф-Вакыт, 2013), Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013, 97б.,презентация.
Дәреснең барышы
I.Мотивлаштыру – ориентлашу.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик җиребезгә.
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
2.Өй эшен (Гамил Афзалның «Песнәк» шигыренең эчтәлеген үзләштерүләрен) тикшерү.
“Блиц турнир”
-Шигырьнең авторы кем? (Гамил Афзал)
-Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Буранлы салкын кыш, песнәккә салкын, кемдер песнәккә бодай сибә)
-Сез ничек уйлыйсыз, песнәк кыш килгәнгә шатланамы? (Юк, чөнки аның аяклары туңа, канатлары тала)
-Ә сез кышны көтеп аласызмы? Ни өчен?
Нәтиҗә.
Үзбәя.
-Хәзер җавапларыгызга бәя куегыз.
3.Шигырьне ятлап килгән укучыларны тикшерү.
-Бу шигырьне ятлап килүчеләр бармы?
-Уйлашып алыгыз. Бүген шигырьне кем яттан сөйли? (2 укучы шигырьне яттан сөйли ).
Үзбәя.
II.Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы:
-Биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
-Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
-Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...
Тикшерү өчен сораулар:
-Көтүче кемне сайлаган? (Дуслыкны)
- Ни өчен? (Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән).
- Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Дуслык турында)
-Ә өйдә укып, ятлап килгән шигырьне дә искә алсак... (Кешеләр һәм кошлар дуслыгы турында).
III.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1.Презентация буенчаэш.
1.(1 слайдта песнәк һәм кыз рәсеме.)
-Укучылар, рәсемдә нәрсә күрәбез? (Кыз һәм песнәк)
-Рәсемгә нинди исем бирер идегез? (Песнәк белән кыз)
-Ә мин ул кызга Әнисә дип исем бирәм. Бу исем сезгә ошыймы, килешәсезме?
(җаваплар тыңлана)
-Димәк, без бүген укыячак текстның исеме ничек дип уйлыйсыз?
Нәтиҗә.
-Без бүген дәрестә Гасыйм Лотфиның тагын бер әсәре белән танышырбыз. Әйдәгез исебезгә төшерик әле, 2 нче сыйныфта без бу язучының шигырьләре белән танышкан идек инде.
2 слайдта – авторның портреты, аның турында:
ГасыймЛотфиТатарстанныңӘтнә районы ИскеӘҗемавылындатуа. Башлангычһәмуртабелемне 1918 елгакадәрмәдрәсәләрдә ала һәм 1926 елгачаукытубеләншөгыльләнә.  1928 елдан аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр яза.“Яз җыры”, “Сыерчык” исемле шигырьләр авторы.Әдип татар теленә әдәби әсәрләр тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп хезмәт куя.
2.Әсәр өстендә эш.
-Дәреслекнең 103 нче битендә Гасыйм Лотфиның «Песнәк белән Әнисә» тексты бирелгән. Укыйм. Игътибар белән тыңлагыз! (Укытучы әсәрне укый)
-Әсәрне үзегез укып чыгыгыз!
(Укучылар үзләре хикәяне эчтән укып чыгалар.)
Тикшерү өчен сораулар:
-Бу әсәрнең жанры нинди? (Хикәя)
-Хикәянең исеме эчтәлегенә туры киләме? (туры килә)
-Китаптагы рәсем хикәянең эчтәлегенә туры киләме? (туры килә)
-Рәсемгә туры килгән урынны тексттан табып укыгыз әле! (табып укыйлар)
-Кошларга ничек ярдәм итеп була? (җаваплар тыңлана)
3.Әнисәгә бәя бирү (3 слайдтагы сорауларга җавап эзләү)
-Син Әнисә белән дус булыр идеңме? Әнисә дөрес эшләгәнме?
-Кайсы сыйфатлар Әнисәгә туры килә?
игътибарлы
тәртипле
ярдәмчел
тәрбиясез
мәрхәмәтле
игелекле
ялкау
4.Фикерләрне дәвам ит. (4 слайдта җөмләнең башы бирелә)
Әнисә яхшы кыз, чөнки ...
Әнисә миңа ошый, чөнки ...
Әнисә кошларны ярата, шуңа күрә ...
Нәтиҗә.
Үзбәя.
Физминутка. (Очты – очты ... уены)
5.Яңа мәгълүмат бирү. Кошлар турында беләсезме?
(5 слайдта рәсем + информация)
1.Канатлы дусларыбыз зарарлы бөҗәкләрне юк итә: мәсәлән, бер сыерчык гаиләсе бер көндә – 350 гусеницаны, ә күке бер елда – 270 мең зарарлы бөҗәкне юк итә.
2.Россиядә «Кошлар көне» беренче тапкыр 1927 елның 1 нче апрелендә билгеләп үтелгән.
3.(Аудиоязмада кошлар сайраган тавыш ишетелә) Кошлар җырын тыңлап, аларның матурлыгына сокланып, кешеләр шатлана.
6. Дуслык турында сөйләшү.
-Без укыган хикәядә сүз нәрсә турында бара? Бер җөмлә белән әйтегез. (җаваплар тыңлана)
Нәтиҗә. Кешеләр белән кошлар дуслыгы. Дуслык.
-Дуслык сүзен сез ничек аңлыйсыз? Җавапны аңлатмалы сүзлектән эзлибез.[Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013, 97б.]
(Экранда дуслык турында мәкаль бирергә мөмкин)
7.Әсәрне өлешләргә тарату.
-Бу хикәя ничә мәгънәви кисәктән тора? (4)
-План төзик әле(Укучылар белән киңәшеп, уйлашып планны төзибез. Ахырда план экранда чыга)
Кышкы суык көн.
Кошларга авыр.
Тәрәзәгә песнәк килә.
Әнисә белән песнәкнең дуслыгы.
(Вакыт булса 1-2 бала план буенча сөйләп карый)
IV.Рефлексив бәяләү.
-Нәрсә белдек?
-Нинди нәтиҗәләр ясый алдык?
Нәтиҗә.
-Гасыйм Лотфиның «Песнәк белән Әнисә» хикәясе белән таныштык. Әсәр кошлар белән кешеләр дуслыгы турында. Язучы безгә кошларга ярдәм итегез, дип әйтергә тели.
Үзбәя.
V. Өй эше.
1. Иҗади эш дәфтәрләрендә эш. (Ел башында ук укучыларга биремле таблица үрнәген дәфтәрнең 1 нче битенә ябыштырып куям. Шул таблицаны сызып, тутырып киләләр.) Үрнәк.
Сораулар Җаваплар
1. Әсәрнең авторы кем? 2. Нинди әсәрен өйрәндек? 3. Әсәрнең жанры ... 4. Автор ни әйтергә тели? 5. Әсәрдән сынландырулар(җанландырулар)ны тап һәм күчереп яз! 2.1 нче төркем (көчле укучылар) Мин кошларга ничек ярдәм итәм. (Үз хикәяңне сөйләргә өйрәнеп кил!)
2 нче төркем (уртача белүчеләр) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
3 нче төркем (начар белүчеләр) Хикәяне сәнгатьле укып килергә. 2 нче сорауга җавап бирегез.
-Үзара киңәшләшегез һәм дәрестә алынган белем дәрәҗәгезне бәяләгез – гомуми билге куегыз. (укытучы да ярдәм итә)
Кызыл йолдыз, кемгә «5»ле дип саныйсыз.
Яшел дүртпочмак кем үзенә «4»ле куя.
Зәңгәр өчпочмак, дәрестә алган белемнәрем «3»ле билгесенә генә тора дип уйласагыз.
-Мин сезнең эшчәнлегегездән канәгать. Дәрес өчен бик зур рәхмәт.