Прзентация интегрального урока по татарскому языку и литературе Тынгы бирм?с тыныш билгел?ре.


Тынгы бирмәс тыныш билгеләре (интеграль дәрес)Сабирова Фәрбизә Сәмгетдиновна, Яңа Дума урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1. Укучыларның алдагы елларда алган белемнәрен барлау.2. Тел һәм әдәбият дәресләрен берләштерүнең укучы сөйләменә йогынтысын арттыру.3. Милли-төбәк компонентын куллану, әхлакый тәрбия өстендә эшләүне дәвам итү.Максат: Карточкалар, портрет, плакатлар, китаплар, музыкаль үзәк, аудио язма , компьютер, интерактив такта.Җиһазлау: 1. Уңай психологик халәт тудыру (әңгәмә).Дәрес барышы: - Укучылар, безнең дәрес гади түгел. Ул өч фәнне берләштерә. Тел, әдәбият, информатика дәресләрендә алган белемнәрне кулланып, “Тынгы бирмәс тыныш билгеләре” дигән тема буенча уздырырбыз. Грамоталы булу өчен, һәркем тыныш билгеләрен яхшы өйрәнергә һәм аны дөрес куллана белергә тиеш. Мин сезгә гади җөмләдә нинди тыныш билгеләре куелуын кабатлап килергә кушкан идем. . Уку мәсьәләсен кую. - Мин сезгә карточкалар таратам, ә сез төркемнәрдә шушы сорауларга җавап бирерсез һәм белемегезне компьютерда тикшерерсез, аннан соң үзегезгә бәя (билге) куярсыз. Уку мәсьәләсен чишү. 1. Сорау көчле тойгы белән әйтелсә, ул җөмләдән соң _______ билгесе куела. 2. Исем һәм исем мәгънәсендәге башка сүзләр белән бирелгән хәбәр янында ярдәмче фигыльләр яисә хәбәрлек (зат) кушымчалары булмаганда, ия белән хәбәр арасына _______ куела.3. Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан ______ куела.4. Тиңдәш кисәкләрдән алда килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан ________ куела.5. Аерымланган хәлләр җөмләнең башка кисәкләреннән _____ белән аерыла. 6. Исемнәр һәм исем урынындагы башка сүзләр белән бирелгән аныклагыч алдыннан ягъни сүзен куеп карау мөмкинчелеге булса, ул урынга _______ куела.7. Фигыль белән бирелгән хәбәрне ачыклап килә торган аныклагыч алдына ягъни сүзен куярга мөмкин булса, ул урынга ______ куела.8. Аныкланмышны тәрҗемә итү яки аңа искәрмә ясау рәвешендә килгән аныклагыч _____ эченә алына.9. Кереш һәм эндәш сүзләр җөмлә кисәкләреннән _______ белән аерыла.10. Әйе, юк сүзләре һәм ымлыклар үзләре караган җөмләдән ____ белән аерыла. Көчле интонация белән әйтелгәндә, алардан соң _____ билгесе куела. - Укучылар,сез биремнәрне үтәдегез, алар безгә эшебезне дәвам итү өчен кирәк. Мин сезгә әдипнең әсәрләрен укырга кушкан идем. Ул тыныш билгеләренең ниндиләрен ихтирам иткән икән, шуңа игътибарыбызны юнәлтербез. Әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларга тукталырбыз.Мин сезгә тагын карточкалар таратам , ә сез төркемнәрдә тыныш билгеләренең нинди кагыйдәләргә буйсынып куелуын билгеләрсез һәм җаваплар бирерсез.(Җаваплар тыңлана, үзбәяләр). Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Егет өне катып тынып калды. Йа Хода аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Егет үзен белештермичә яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. 1 нче карточка. . Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Егет, өне катып, тынып калды. Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Әйе бу җирдә кечкенә генә җыйнак кына бер дача бар иде. Менә бу чокыр урынында без мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түтәл булып үсеп утыра идек. 2 нче карточка. Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача бар иде. Менә бу чокыр урынында без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түтәл булып үсеп утыра идек. Зариф баланы кысып тоткан килеш, ашыгып юлга чыкты. Ул кесәсеннән шикәр кисәге чыгарды тузанын өргәләп балага тоттырды. 3 нче карточка. Зариф, баланы кысып тоткан килеш, ашыгып юлга чыкты. Ул кесәсеннән шикәр кисәге чыгарды, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Мәрьям абыстай терсәкләренә таянып урыныннан күтәрелергә тырышты. Гомәр әнисенең ике кулыннан йомшак кына тотып аны урыныннан торгызды. 4 нче карточка. Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына тотып, аны урыныннан торгызды. Бәдретдин маташа торгач скрипкәсен көйләде иңбашына терәде җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Бер-ике көй уйнагач Бәдретдин ниһаять, әнисенә дәште. 5 нче карточка. Бәдретдин, маташа торгач, скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште. Укучылар, Ф. Мортазинның Г. Сабирова сүзләренә язылган”Җан газабы” җырын тыңлап үтик. Гөлнара апагыз – авылдашыбыз, аның бик күп шигырьләрен , җырларын беләбез. Әлеге җыр Ә. Еникинең нинди әсәре белән аваздаш? - “Әйтелмәгән васыять”әсәренең эчтәлеге бу җырда тулысынча чагыла .Әсәр геройларын искә төшерү өчен , компьютерда тест эшләп алыйк әле. (Үзбәя).Укучылар, әсәр турында нәрсә әйтә аласыз? Әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар, тыныш билгеләренең әһәмияте.* Ә. Еники – күңел карурманнарының тургае, психологик проза остасы. * Анага дан җырлаучы. Нәтиҗә: рефлексия 1.Үзегез теләгән әсәрдән төрле дәрәҗәдәге биремнәр үтәргә.2. “Ана хакы” темасына иҗади эш – сочинение язарга.Өй эше: