“С?хн?л?штер? эшч?нлеге аша балаларны? с?йл?м телен ?стер?” темасына чыгыш


Муниципаль автономияле 35нче номерлы
«Сандугачкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Чыгыш
Тема: “Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша
балаларның сөйләм телен үстерү”
1нче категорияле тәрбиячесе
Гарипова Чулпан Мөҗип кызы әзерләде
Яр Чаллы шәһәре, 2017 ел

“Сөйләм сәнгатьле булган саен, ул сөйләм була, тел булып кына калмый, сөйләм сәнгатьлерәк булган саен анда сөйләүченең үзе чагыла”, - дип яза филосов С.Л. Рубенштейн. 
Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, һәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә.
Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша – яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренлән монологик сойлэм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә. Татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2-3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларнын бу шөгыльләрдән сон хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар. Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша; персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге үз алдына түбәндәге бурычларны куя:
сәхнәләштерү эшчәнлегенә кызыксынуны уяту һәм үстерү ;
балаларның сүз байлыгын үстерү ;
дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;
мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.
Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин:
сәхнәләштерү эшчәнлеге;
курчак театры карау һәм алар буенча әңгәмә оештыру;
сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.
Тәрбияче үзе дә актерлык, режиссерлык осталыгына әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.
Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:
баланың теләге буенча роль сайлау;
төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;
карточкалар буенча рольләргә бүлү;
парлап уйнау.
Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:
һәр балага рольләр житмәсә нишләргә;
тискәре рольләрне кем уйнар.
Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш.
Кечкенәләр белән эшләгәндә, мин аларның матур костюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар иттем. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уята, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башладым. Башта бу уен охшату кебек уздырылды. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрдем. Тора- бара балалар белән кечкенә генә өзекләр куя башладык. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килде (мимика, ишарә, төрле төстәге тавыш куллана башладылар).
Сөйләм телен үстерүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы булып – курчак театры карау hәм аның буенча әңгәмә оештыру, үзебез куеп карау тора. Без балалар белән “Шалкан”, “Йомры икмәк” әкиятләрен өйрәндек. 
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота. Бу юнәлештә “ Балачак аланы” хрестоматиясен кулланам.
Балалар шулай ук сюжетлы рәсемнәр белән эшләргә яраталар. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә ашыгалар. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә мин яңача методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны файдалану яхшы нәтиҗәләргә китерә дип саныйм. 
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: соңгы елларда халыкның үз туган теленә, мәдәниятына карата игътибары арта бара. Үз чиратыбызда без дә – тәрбиячеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телләренә җәлеп итү буенча эш алып барабыз. Бу очракта ул сәхнәләштерү аша тормышка ашырыла. Нәкъ менә әкиятләр, сүзгә, туган телгә карата кызыксыну уятырга ярдәм итеп тора да.
Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.
Кулланылган әдәбият:
1. Иң матур сүз: ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия / Төз.: К.В.Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.- 335
2. Иң татлы тел-туган тел. Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма.М.Ф.Кашапова.Казан, мәгариф, 2004.
3. Әткәм-әнкәмнең теле: балалар бакчасы тәрбиячеләренә кулланма.- Закирова К.В., Гаффарова С.М.Казан: Мәгариф, 1997.- 152 б.