Конспект урока по татарскому языку на тему Аваз ияртемн?ре 6 класс


Тема: Аваз ияртемнәре (Звукоподражание)
Максат: 1) аваз ияртемнәрен өйрәнү;
2) фигыльләрнең төрле заманнарын куллану күнекмәләрен үстерү;
3) туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, кроссворд, таблица, карточкалар
Дәрес барышы
Оештыру моменты
Уңай психологик халәт тудыру
Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
Дәфтәрләргә число язу, укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

Без бүген аваз ияртемнәре турында белемнәр тупларбыз. Аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.
Фонетик зарядка белән дәресебезне дәвам итик. Тактага язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым – аерым әйтербез.
Мнимни – мнымны - мнемне - мнәмнә - мнамна - мномно - мнөмнө - мнумну - мнүмнү
Нинининни – нынынынны - ненененне - нәнәнәннә - нанананна - нонононно - нөнөнөннө - нунунунну - нүнүнүннү
Өйгә эшне тикшерү
Актуальләштерү.
алмашлыкларны, тема буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү
Яңа материал бирү
Таблицадан файдаланып, аваз ияртемнәрен өйрәнү
Кеше, кош – корт, хайван, төрле әйбер тавышларына, табигатьтәге авазларга охшатып ясалган сүзләр аваз ияртемнәре була.
Актив кулланылучы аваз ияртемнәре Мәгънәләре
Келт – келт
Шырык – шырык
Гыж – гыж
Дер – дер
Кыйгак – кыйгак
Чут – чут
Тып – тып
Һау – һау
У-у-у
Фью –у
Гөр – гөр
Без – з
мияу Сәгать тавышы
Көлү тавышы
Сулыш кысылу
Өшүдән калтырану
Казлар тавышы
Кош сайравы
Тамчы таму
Эт өрү
Җил улау
Сызгыру тавышы
Күгәрчен тавышы
Озынборын тавышы
Мәче тавышы
Укучылар, таблица белән таныштык. Аваз ияртемнәрен, аларның мәгънәләрен карадык. Ә хәзер, тагы да ныграк истә калсын өчен, без алар белән җөмләләр төзеп карарбыз.
(1. Келт – келт килгән тавышка мин сискәнеп уяндым.
2. Кичке уеннан кайтучы яшьләрнең шырык – шырык килгән көлү тавышларын гына ишетеп калдым.
3. Авыруның сулышы кысыла: гыж – гыж килә иде.
4. Өшедем, дер – дер киләм, тешләрем тешкә тия башладылар: җылынырга гына урын юк иде.
5. Көньякка китүче кыйгак – кыйгак каз тавышлары табигатьтә көз патшасы хакимлек итә башлавын раслый иде.
6. Чут – чут килеп сайраучы сандугач – су буен ямьләндерүче.
7. Тып та тып түбә кыекларыннан язгы тамчылар тама.
8. Һау да һау килеп, күрше авыл этләре, мине күргәч, өрергә тотындылар. 9. У – у – у тавышлары чыгарып тышта җил улый, ә бу мине тагы да сискәндерә, куркыта иде.
10. –Әй, кая син, Сөн буе гүзәле, фью, сызгырганымны ишетмисеңме әллә?
11. Күгәрченнәр гөр дә гөр килеп түбә кыегында сөйләшәләр, әйтерсең лә минем шатлык – сөенечләремне алар да беләләр һәм уртаклашалар.
12. Без – з килеп тавыш биргән озынборын мине сискәндереп җибәрде, уйларымнан арына алмыйча бик озак аңа карап утырдым.
13. Мияу – мияу пескәем,
Хыянәтче икәнсең,
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең.)

Әйдәгез, телдән 300 нче күнегүне дә эшләп алыйк әле.
Ныгыту.
Аваз ияртемнәрен куллануга 301 нче күнегүне эшләү
Кабатлау күнегүләре 302
Әйдәгез, ял итеп алыйк әле. Аның өчен безгә ярдәмгә кроссворд килер.
Бирем. Шакмакларга көн исемнәрен язарга.
М М М М М М М (Җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе)
Иҗади эш. 1 нче вариант өчен бирем. Аваз ияртемнәрен табып, аларның мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. 2. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла, аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. 3. Кече кодача тирә ягына ялт-йолт каранып алды да, миңа иелә биреп, шыпырт кына әйтте: «Мин алар арасында хат йөрттем». 4. Нәкъ шул чакта иярле атка атланган бер егет, тасыр-тасыр чабып, капкадан чыгып китте. 5. Киртә буенда гына казыкка бәйләнгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри. (Ә. Еники)
Иҗади эш. 2 нче вариант өчен бирем. Бирелгән аваз ияртемнәрен файдаланып, җөмләләр уйлап языгыз.
Чут-чут (кош сайравы), тып-тып (тамчы таму), мышык-мышык (елау), һау-һау (эт өрү), кыйгак-кыйгак (казлар), шыгыр-шыгыр (биегәндә итекләре), лаштыр-лоштыр (атлау), җилфер-җилфер (флаг), шырык-шырык (көлү), у-у-у (җил улау), фью-у (сызгыру), әлҗе-мөлҗе (күзгә бәйле), чыж-пыж (килү), торрыйк-торрыйк (торналар), гөр-гөр (күгәрченнәр), зыр-зыр (тәгәрмәчләр әйләнү), җем-җем (су өсте яки иген кыры), гыж-гыж (сулау), без-без-з (озынборын).
Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.
Сүз төркемен билгеләү
Мәгънәсен аңлату
Ңөмләнең нинди кисәге булып килә
Ясалашын аңлату.
Өй эше. Күнегү 303
Дәрескә йомгак
-Сораулар бармы? Сездә булмаса, минем соравыма җавап бирегез әле.
(Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)
-Бу кошлар , җәнлекләр, табигать тавышлары безгә кирәкме?
-Әйе, кош - корт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буыннарга тапшыру - безнең изге бурыч.
Табигатьнең матурлыгын күрсәм,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тоеп калсам,
Шушы нурны нәни йөрәгемә салсам -
Мин бәхетле, мин бәхетле.
Күктә кояш балкып яктыртсын.
Җилләр шаулап иссен.
Чишмәләр челтерәп аксын.
Кошлар сайрап, кәефебезне күтәрсен!