Эссе Минем педагогик осталыгым


“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

ТР Чистай муниципаль районы МББУ
“5нче урта гомуми белем мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шарапова Эльмира Ринат кызы


Укытучы! Бар нәрсәнең, һәр эшнең башлангычы ул. Укытучы булу – батырлык. Укытучы үзенә игелеклелек хисләрен, сабырлыкны ,тыйнаклык-ны, гадилек һәм олылыкны алган. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз –
Укытучы булган. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.Тормышта бар яктылык укытучыдан башлана.
Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы  хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында  югалмасын өчен, юл  өйрәтеп, хәреф  танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы  җир кебек, ә укытучы аңа  белем  орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый.
Мин – укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкь менә
укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия училищесына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам”, “Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым”дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, тулысынча түгелдер. Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазым Мария Афанасьевнаның ярдәмен һәрдаим тоеп, аның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым.Ул мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керде.
Зур һәм яңа коллективка ияләшү миңа бик үк кыен булмады, чөнки монда мине укыткан яраткан укытучыларым каршы алды. Үзем тәмамлаган мәктәбемә эшкә килү миндә булган җаваплылык хисен тагын да арттырды.
Инде менә егерме ике ел үтеп тә киткән. Шатлыклары, борчулары белән
егерме ике ел! Мин көн саен йөгерә-йөгерә мәктәпкә укучыларга белем-тәрбия бирергә ашкынам. Ата-ана баласын мәктәпкә нинди уйлар белән озата икән? Әлбәттә, баласы белемле, тәрбияле, зур кеше булып үссен дип. Димәк, мин алар алдында да бурычлы, аларның өметләрен дә акларга тиеш.
Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап,горурланып куям.
Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә,
әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең.
Укытучылык – ул минем һөнәрем. Минем инде үз эш тәҗрибәм, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Мин егерме ике ел балаларга татар телен һәм татар әдәбиятын укытам. Күбрәк рус телле укучылар белән эшлим. Мәгариф системасында барган үзгәрешләр минем алдымда тагын да зур бурычлар куя. Башка милләт балаларында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру төп максатым булып тора. Дәресләрне оештырганда укытуның актив алымнарына, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләргә өстенлек бирәм. Укучыларның табигый сәләтләрен вакытында күреп алу һәм үстерү дә минем өчен бик мөһим. “Сәләт белән уңыш янәшә” дигән принциптан чыгып, укучыларыма төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга этәргеч бирәм.
Замананың укытучыга куйган таләпләре зур: ул тәрбияче дә, яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, киң эрудицияле укытучы да. Ә тел, милләт язмышы мәктәпләрдә хәл ителгән чорда, миңа татар теле мөгаллиме буларак икеләтә җаваплылык йөкләнә. Мин рус мәктәбе шартларында татар теленең иң дәрәҗәле телләрнең берсе булуын укучыларыма җиткерергә бурычлы. Мин үз миссиямне анык аңлыйм һәм һөнәри баскычтагы һәр адымым белән алга атлыйм.