Эссе Минем педагогик осталыгым


“Минем педагогик осталыгым”
темасына эссе
                                                                                                     
«Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…»
Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган.
Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.  “Кем булырга?” дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Шушы уйлар мине Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына илтте.
Бүгенге көндә мин Яшел Үзәннең 7 нче гомуми урта белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларымны бик яратам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, бәйгеләрдә катнашабыз.
Укыту дәверендә укучыларга татар теле буенча эзлекле белемнәр бирүне игътибар үзәгенә куям. Программа материалын укытуда, өстәмә материаллар әзерләүдә, дәрес структурасын билгеләүдә һәрвакыт иҗади эшләргә, яңа алым, формалар табуда әһәмият бирергә тырышам. Эшләү дәверендә һәрвакыт балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәм. Эшемдә миңа күрсәтмә материаллар ярдәмгә килә. Укытучының иҗат лабораториясе – укытучыга эшендә кулланырга иң әһәмиятле һәм кирәк булган материаллар җыелмасы ул.
Ә нәрсә соң ул минем методик табышларым? Мәктәптә кыска вакыт эшләү дәверендә, нәрсәләрне өйрәндем дә, нәрсәгә әһәмият биреп бетерә алмадым икән?
 “Укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,- дигән бөек философ.      Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган уеннар укучыларның оештыру сәләтен, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә. Шул максаттан төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган интеллектуаль уеннар “ Зирәкләр һәм тапкырлар”, “ Тамчы шоу”, “Могҗизалар кыры” укучыларда кызыксыну уята. Алар талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора. Муниципаль шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, 2 урынны алган укучым да - моның нәтиҗәсе.
Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә дәресләрдә ситуация тудырып укучыларны диологик һәм монологик сөйләмгә алып керү көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Бу отышлы алым укучыларны тормыш- көнкүрештә әңгәмәгә кереп китә алырлык дәрәҗәгә җиткерә.
Дәресләремдә иҗади якын килергә , матурлыкны күрсәтергә тырышам . Ә матурлыкны мин - телдә, милли йолаларда, татар халкының яшәешендә, халкыбызның иҗади шәхесләрендә күрәм. Академик Индус Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк”, - дигән сүзләрен истә тотып, мин укучыларымда ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр. Шул традицияләрне дәвам итеп, “Милли тәлгәшләр” исеме кысаларында үткәрелгән фәнни укуларда укучыларым призлы урыннарга лаек булдылар.
Нәтиҗә ясап әйтсәк, шуны күрәбез: мәктәптә укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.  
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим. Һәм язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Ярата һәм яраттыра алсам,
Гүзәллеккә сокландыра алсам,
Олы җанлы булып кала алсам.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Чын дус була алсам сезнең кебек.
Якты йөзем, күңел матурлыгым
Кешеләргә булса хуш килерлек.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.