Эссе. Минем педагогик табышларым.


Минем методик табышларым.
Яхшы укытучы булу өчен, үзең
укыткан фәнне һәм укучыларыңны яратырга кирәк.
В.О.Ключевский.
Хезмәтем - тормышымдагы иң зур табышым. Әйе, бу, чынлап та, шулай, чөнки мин - мөгаллим. Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укытучы - иң авыр, иң кирәкле, җаваплы һәм шул ук вакытта иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе.
Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә миңа иң яхшы, кешелекле укытучылар белем бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлҗиһан апаның дәресләрен аеруча түземсезлек белән көтеп ала идем. Аның шигырьләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп сәнгатьле сөйләве, матур, аһәңле тавыш белән дәрес аңлатуы бүген дә колагымда яңгырап тора сыман.
Шушы кызыксынуым мине Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килде. Укуымны тәмамлауга, һич тә икеләнмичә, туган авылыма - үземә аң һәм белем биргән мәктәбемә эшкә кайттым. Һәм менә 23 елдан артык инде ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә мин барлык көчемне бирәм. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер. Әллә кайсы арада мәктәп тормышының бетмәс-төкәнмәс катлаулы һәм кызыклы эше мине "сихерләп", үзенә гашыйк итәргә дә өлгергән икән. Хәзер мин инде үземне башка төрле һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки мин үз эшемне чын күңелдән яратам. Һәм миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә. Шушы бәхет түгелмени?
Мәктәп, балачак - ул үзе бер серле дөнья. Ә укытучы исә әнә шул белем иленә юл күрсәтүче иң олы Зат, әйдәп баручы Остаз. Ничек итеп, нинди юллар белән булган белемеңне балаларга сеңдерергә? Бүгенге катлаулы заманда адашып калмыйча, үз туры юлыннан тайпылмыйча алга барырлык шәхесне ничек тәрбияләргә? Сораулар - чиксез. Ә аларга җавап табу тагын да авыррак. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен ныграк төшенә барам һәм хәйран калам.
Һәр иртәне мин мәктәбемә ашыгам, сыйныф бүлмәсен ачып керәм һәм балаларның җавап көтеп төбәлгән күз карашлары белән очрашам. Ә күз карашлары төрле. Кемдер кызыксынып, кемдер сынап, кемдер куркып карый. Менә шушы гөнаһсыз сабыйлар, әле катлаулы тормышның пычрагын үзенә сеңдерергә өлгермәгән керсез, саф күңелле балалар мәктәптә укыган елларын бары тик якты хатирәләр белән генә искә алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барсын да эшләргә тиешмен дип, үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.
Бүгенге укучыларны тактага акбур белән генә язып кызыксындырып булмый. 21нче гасыр таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә, заманча технологияләр кулланып эш итәргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, ниндидер уңышларга ирешергә, тормышка яраклы шәхес тәрбияләргә мөмкин. Шуңа күрә еш кына традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, КВН-дәрес, конференция, дәрес-сәяхәт, түгәрәк өстәл, практикум, семинарлар уздыру отышлы. Бөтен баланы дә бер кысага салып карарга ярамый, алар һәрберсе үзенчә. Кемдер җыр-биюгә оста булса, икенчесе шигырь сөйләргә ярата, кайсыдыр гуманитар фәннәрне өстен күрә, ә кемгәдер математика җиңелрәк бирелә. Менә шуңа күрә, һәрберсенең белемен һәм сәләтен истә тотып, өй эшләрен берничә вариантта бирәм.
Минемчә, дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра алу, әсәрләрне бала йөрәгенә барып җитәрлек тиешле сүзләр табу үземнең дә әдәбиятка гашыйк булуыма турыдан-туры бәйледер. Яңа гына "табадан төшкән" китапларны уку, шигырьләрне яттан сөйләү - минем иң яраткан шөгыльләрем. Әдәбият дәресләрендә мин гореф-гадәтләргә, уеннарга еш мөрәҗәгать итәм. Уенны, бигрәк тә, 5-6 сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, ихтыяр көче тәрбияли.
Шулай ук кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чишү, тест эшләү - укучыларның яраткан эше. Ул логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар өйдә үзләре дә төзеп алып килә. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Үзем дә педагогик тәҗрибәмне гомумиләштеререп, иҗади эшләремне http://infourok.ru/Каримова Роза Мударисовна сайтыма куеп барам.
Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Һәрбер укытучы сыйныф җитәкчесе дә бит әле. Мин үземә девиз итеп түбәндәге юлларны алдым: “Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш бул, кеше хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак бул!” Чыннан да, мөгаллимнең төп бурычы укыту гына түгел, ә тәрбия бирү дә. Мәктәп – оя бит ул. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - дип халык юкка гына әйтми бит. Р.Фәхретдиннең : “Укытуның нигезе – тәрбия... Тәрбия җитешмәгән җирдә гүзәл кеше дә җитешмәс”, - дигән сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел. Вакытында без – укытучылар, ата-аналар бүгенге яшь буынга тиешле тәрбияне бирмибез икән, киләчәктә алар безнең оныкларыбызга нинди үрнәк күрсәтер?
Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.
Эшемнең нәтиҗәсе буларак, укучыларым төрле конкурсларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннар алалар. Татар теленнән уздырылган олимпиадаларда җиңүгә ирешәләр. Өч ел рәттән район туры призерлары булдылар.
Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләрен күрү, белү - үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешең булу - икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр, тарихыбызны, телебезне онытмасыннар, динебезне хөрмәт итсеннәр иде безнең балаларыбыз. Безнең яшәвебезнең мәгънәсе - үзебездән соң җирдә калдырган эзебез, кылган гамәлләребез. Әгәр дә мин шәфкатьле, миһербанлы, белемле, чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән язылырга хаклы Кеше тәрбияли алганмын икән, димәк, максатыма ирешкәнмен. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә дә эшләргә кирәк!
Хәзер мөгаллимнәргә елдан-ел зуррак таләпләр куела. Зур сабырлык, тирән белем таләп ителә. Ә бит укытучының да гаиләсе, бетмәс-төкәнмәс уй-эшләре, ерып чыга алмастай проблемалары булып тора. Кайвакытта күңел төшенкелегенә биреләсең. Кемнәрнеңдер һөнәре бик җиңелдер кебек тоела. Ләкин кайчандыр мәктәпне тәмамлаган берәр укучыңның: “Исәнме, апа, Сезне бик сагындым!” – дип килеп кочаклап алулары, һәрберсенең ерактан ук сәлам бирүләре бу авырлыкларны оныттыра, үз хезмәтеңнең кирәклеген һәм бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың. Күзләреңә тыгылган күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп, бөтен әрнү-ачуларыңны онытасың да, тагын шул “серле һәм мавыктыргыч” могҗизалы мәктәп дөньясына кереп чумасың. "Ярый әле мин бу һөнәрне сайлаганмын!"- дип тагын бер кат эчеңнән генә сөенеп куясың. Нәкъ шигырь юлларындагыча, кешеләрнең зур ихтирамын, яратуын һәм олылавын гына тоеп яшәргә язсын, хөрмәтле коллегаларым!
Ил карты да сиңа башын иеп,
Мөгаллим дип зурлап эндәшә.