Эссе Минем педагогик карашларым


Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе
Э С С Е
МИНЕМ ПЕДАГОГИК
КАРАШЛАРЫМ
Башкаручы :
Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы
“ Укыткан – әле укытучы түгел, укытмый кала алмаган – укытучы”.
“ Укытучының һәр дәресе- бала өчен бүләк булырдай итеп уйланылган булырга тиеш”... Нинди асыл сүзләр! Һәм, һичшиксез, моның белән килешми мөмкин түгел. Укытучы һәм укучы үсешендә төп кагыйдәгә әйләнгән сүзләр бу.
Бөек галим К.Д. Ушинский әйткәнчә,” Кешенең үсеше- аягыннан башына карап түгел, башыннан күккә карап үлчәнә”. Алтын сүзләр!
Тормыш дәвамында шулай һәм шулай булырга тиешлегенә тагын бер кат инанасың. Дәлиле – укучылар.
Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: балаларга бүләк булырдай дәрес булганда гына нәтиҗәсе куандырырлык . Үз артыңнан һәм үзеңне ияртү өчен көндәлек хәрәкәттә булу зарур.
“ Укытучы булыр идем... Менә син дәрес башлыйсың. Күпме күз сиңа төбәлгән. Акларсыңмы син аларның ышанычын?Булдыра алырсыңмы син? Ярты юлда туктап калмассыңмы? Я, җавап бир!”.
... Дүртенче сыйныфта укыган чагым... Инша язам... Сорау арты –сорау, алда- билгесезлек. Менә син, укучыларның мөлдерәмә тулы күзләренә карап, алар түземсезлек белән көткән беренче сүзләрне әйтәсең: “ Хәерле көн, кадерле балалар!..”.
Гомер агышы... Шул көннән алып, күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хәтирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле- онытылмаслык булып, күңел түрендә урын алган.
Бүгенгә кадәр миндә шул вакытта кабынган учак яна, сүнмичә яна бирә.
Һәм шул учакның ялкыннарын мин укучыларыма өләшәм.
Ә инде янган учакның бүгенгә кадәр сүнмәве өчен, мин үземне укыткан укытучыларыма , бигрәк тә, беренче укытучым- Сәмигуллина Фәүзия Сәмигулла кызына , мине 5 нче сыйныфтан үз канаты астына сыендырган сыйныф җитәкчем- Сафиуллина Фәридә Һадый кызына бурычлы һәм чиксез рәхмәтлемен.
Кеше ялгышларда өйрәнә. Менә шушы ике изге зат , тормыш юлын сайлаганда абынырга да, сөртенергә дә, вакытында сикереп тора белергә дә өйрәттеләр. Колагымда бүген дә алар әйткән сүзләр яңгырый:
“ Сайлыйсыз икән, үкенмәслек булсын!”. Үзеңнең мөмкинлекләреңә һәм көчеңә ышану һәм ышандыру өчен күпме көч һәм сәләт кирәк булган аларга! Мин моны яши- яши аңладым һәм аңлыйм. Сайладым.Үкенмим.
Бүгенге укучыларымда да, кайчандыр минем укытучыларым миндә уяткан хис- кичерешләрне уятырга тырышам. Әлбәттә, бөтен кеше дә укытучы булыга , барысы да үзен балалар укытырга багышларга тиеш, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Әмма һәр кешедә укытучылык яшәргә тиеш. Бала чакта әти-әни өйрәтә,үсеш чорында укытучы ярдәмгә килә, үсеп җиткәч,тормыш кануннарына буйсынасың һәм үзең инде укытучы ролендә.
Иң мөһиме – кешелек сыйфатларына ия булу һәм башкаларга ярдәм итү
өчен, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү.
Укытучы хезмәте нәкъ менә шуны таләп итә дә инде. Эчке яктан уңышлар сизелерлек булмаса да, нәтиҗәсе – вакыт белән исәпләнә. Һәм инде укытучы хезмәте- дөньяда иң кирәкле хезмәтләрнең берсе икәнлегенә тагын бер кат ышанасың.
Төрле укытучы мәктәпкә төрлечә килә. Кемдер кала, кемде китә...
Бу- тормыш кануны. Укытучы хезмәтенең катлаулылыгы- һәр укучы күңеленә юл сала белүдә, сәләтләрен үстерүдә шартлар тудыруда. Ә иң мөһиме- укытучы һәр укучының үзен шәхес итеп тануында ярдәм итәргә, үзен, тормышны, дөньяны таный белергә өйрәтергә, укучыда кешелек сыйфатлары, кылган эшләре өчен үзе, иптәшләре, мәктәп, җәмгыять алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш.
Укытучы хезмәте – бер мизгел генә түгел, ә бөтен бер тормыш ул.
Ә тормыш юлын ничек үтүебез безнең үзебездән тора дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Үсеп килүче буынга бик күп нәрсәләр турында сөйлисе, аңлатасы килә. Өйрәтүдән бигрәк, һәр укучы белән чын күңелдән аралашасы, аңлашасы килә. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой шундый сүзләр әйтеп калдыра: “Шәхесне өйрәтүнең иң гади кагыйдәсе-
башкаларны үзеңә буйсындыру түгел, күбрәк, башкаларга хезмәт күрсәтү. Башкалардан азрак таләп итү , аларга күбрәк ярдәм итү”.
Белемгә, танып белүгә омтылган, белемен башкаларга тарату һәм арттыру өстендә һәрдаим шөгыльләнгән укытучы дәрестә “ вакыт үткәрми”, ул – дәрестә укучының танып – белү эшчәнлеген активлаштырып ,” яши”. Ә башкаларны әйдәү- үзең дә өйрәнү дигән сүз ул. Әгәр дә без укучыны , булган барлык җитешсезлекләре белән генә, аны бер дә идеаль кеше итеп үстермичә генә кабул итәргә өйрәнсәк,
яхшы нәтиҗәләргә беркайчан да ирешмәячәкбез. Укучы белән , аны идеаль кеше итеп аралашканда гына без аны үзебез көткән югарылыкка күтәрә алачакбыз.
Үземнең укучыларымны лаеклы, эчкерсез кешеләр итеп күрергә теләр идем. Үземә киңәш , ярдәм сорап килүләрен яратам һәм телим. Миндә үзләре өчен ышанычлы иптәш, тугры дусны күрүләрен телим.
“Өйрәтүче – укытучы түгел, аннан өйрәнсәләр – укытучы”. Тормыш девизым әнә шундый.
Хезмәт юлым укытучы һөнәренә килеп тоташканчы, урау юллар үттем.
Әмма, балачак хыялларым туган телгә, туган җиргә мәхәббәтем аша тормышка ашты. Иң олы ярдәмчеләрем, әлбәттә, әти-әнием, беренче укытучым, сыйныф җитәкчем булды. Шул 4 нче сыйныфта укыганда ук уянган хисләр ялкыны бүген дә сүнми.
Бүгенгедәй күз алдымда: укытучы апамның мәктәптә тәүге тапкыр мине каршы алуы, сыйныф җитәкчемнең олы юлга ачкыч бирүе, олы тормыш юлына аяк басуым, гаилә коруым, мәхәббәт җимешләре—балалар үстерүем. Һәм менә инде бүгенге көнем. Кайчндыр, өмет белән тулы карашын укытучы апасына төбәгән кыз бүген инде үзе дәрес бирә!
Хәзерге вакытта хезмәт юлым Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе белән бәйле. Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Укыту юлламам – балаларда туган җиргә, туган туфракка, олы буынга хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү аша – телнең асылына төшендерү.
Минем педагогик табышларым нидән гыйбарәт соң?
Үз хезмәтеңә бәя биргәндә, үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң – гомер заяга узмаган икән! Моның ачык дәлиле- уңай эш нәтиҗәләре.Тагын шунысы куанычлы- үзең турында син укыткан балалар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләреңнең синең хезмәтеңә уңай бәя бирүләре. Әгәр синең хезмәтеңне күрә беләләр, уңай бәялиләр һәм аларга үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшисең икән, димәк, яшәүнең мәгънәсе бар дигән сүз. Мин моны һәрчак тоеп яшим. Укытучы өчен шуннан да зур бәхет юктыр мөгаен!
Ә инде иң куандырганы- үз гаиләңдә синең эшеңне үрнәк итеп алып, алга таба дәвам итүче кешең булуыдыр, минемчә.
Бүгенге көндә гаиләбездә 3 укытучы. Иптәшем – физика, информатика фәннәре белгече, кызыбыз инглиз һәм татар теле фәннәрен сайлады. Моны чын бәхет дими, ни дисең?!
Тагын кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмам.
Язмышыма тагын шундый ничә кыңгырау тавышы, күпме дәрес язылгандыр? Билгесез. Әмма мин шуны ачык итеп әйтә алам: бүген мине көтеп торучы укучыларым, алыштыргысыз хезмәттәшләрем, яратып башкарган эшем, эшемне дәвам итүче балаларым, алтын канатым- тормыш иптәшем бар. Хезмәтем җыр- моң белән үрелеп бара һәм бербөтен, аерылгысыз булып, юлымны яктырта. Әтиемнән шигъри җанлылык күчсә, әнием исә, җыр, моң чаткылары бүләк иткән.
Телебездә бер гыйбарә яшәп килә : “ Урманда беркайчан да бушлык булмый. Әгәр була икән – син моңа үзең гаепле”. Бу очракта мин үземне бер дә гаепле итеп санамас идем. Минем үткәнем бушлык һәм күңелсезлекләрдән түгел, ә киресенчә - тулы бер тормыш дулкыныннан гыйбарәт. Шул дулкында мин әле дә булса , талгын гына чайкала бирәм. Ишкәкләрем – минем ышанычлы укучыларым. Алар булганда мин дулкын ярсуына бирешмәячәкмен! Әгәр дә миннән :”Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең ?”,- дип сорасалар, җавабым бер генә : “ Бары тик- укытучы!”. Үз һөнәреңә чынлап та бирелгәнсең икән, башкача булуы мөмкин дә түгел.
Бүген инде мин , кайчандыр җавапсыз калган сорауларыма төгәллек кертә алам :
Үткән юлыма газаплы караш сакламыйммы? Җавабым: Юк. Чөнки мин куелган максатларыма ирештем.
Бу тормышта минем үз урыным бармы? Җавабым : Әйе! Барысыннан да битәр, мин- ана, иремнең яраткан тормыш юлдашы.
Мин үземне таптыммы? Җавабым : Әйе! Мин – укытучы! Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!