Эссе Минем педагогик осталыгым


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе“Березняк авылы Х.В. Ваһапов исемендәге төпгомуми белем бирү мәктәбе”
Минем педагогик осталыгым
темасына эссе
Әзерләде: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Низаметдинова Миләүшә Илдар кызы
Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана идем. Хәтерлим: башлангыч сыйныфта укыган вакытта мәктәптән кайтам да, мәктәп формасын да алыштырмыйча, уенчыкларны, курчакларны идәнгә тезеп утыртып, аларга дәрес укытам. Беренче укытучым Гатифә апа минем өчен үрнәк. “Дәрес”не дә аңа охшатып алып барам.
Өлкәнрәк сыйныфларда исә “укытучы” эше төп “һөнәр”емә үк әйләнде. Сеңлемемне укучы итеп, аңа дәресләрен аңлата идем. Махсус дәфтәр башлап, анда Гатифә апа кебек билгеләр дә куеп барам, өй эшләрен сорыйм, “такта” янына чыгарып мөстәкыйль эшләр эшләтәм.
... Бу хатирәләрне барлаганда елмаеп ук куйдым. Мин кечкенәдән үк башка һөнәр турында уйлап та карамаганмын икән! Минем өчен бер генә һөнәр бар иде – УКЫТУЧЫ! Мөхәммәт абый Мәһдиев бик дөрес язган: без дә укытучыны бәрәңге ашамый, йокламый торган илаһи зат, дип уйлый идек. Иң матур киенүчеләр дә, иң күп белүчеләр дә – алар. Без үскән заманда укытучының дәрәҗәсе ифрат та югары иде. Шуңа күрәдер инде минем дус кызларымның да барысы диярлек укытучы һөнәрен сайлады.
Мәктәпне тәмамлаганда хыялым бер генә иде: педучилищега укырга керү. Ул хыялны тормышка ашыру җиңел булмады. Үземне укырга керүчеләр исемлегендә эзләп тапкан мизгел шуңа күрә күңелнең иң түрендә саклана. Канатланып, авылга кайтып киттем: иң беренче эш иттереп өйдәгеләрне сөендерим әле!
...Хәтер сандыгыннан тагын бер хатирә. Менә мин укымны тәмамлап, Березнякка – үзем укып чыккан мәктәпкә укытучы булып кайттым. Ул көннәрдәге дулкынланулар...Үземә белем биргән укытучыларымның киңәшләрен кат – кат искә төшердем. Бу уку елында мин беренчеләрне кабул иттем. Шул нәниләрнең хәтеренә беренче укытучы булып кереп калдым.
Татар әдәбиятен ярату,туган телебезгә мәхәббәт хисләре мине Казан Дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә алып килде. 2001 нче елдан туган мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияте дәресләре алып барам. Туган телебезне грамматик яктан төзек, саф, матур һәм затлы тел буларак белергә, туган телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез һәм тарихыбыз белән горурланырга өйрәтәм.
Класс. Дәрес аңлатам. Укучылар йотлыгып мине тыңлап утыралар. Никадәр самими, чиста күңелле, ихлас бит алар. Барысын да белергә, аңларга омтылалар.Укучы ул – ап-ак кәгазь бите. Син нинди теләк-киңәшләр, нинди сүзләр язасың, укучы шундый булачак! Аларга кызык. Һәр яңалыкны сеңдереп, отып баралар. Әнә бит, тыңлаусыз түгел алар, тып-тын утыралар. Бала бала инде, кызык, аңлаешлы, мавыктыргыч итеп алып бармасаң, дәресне тыңларга теләми. Укытучылар белән дә сөйләшәбез: үзеңнең ихлас икәнлегеңне күрсәтсәң, балалар да синең алдыңда ачылалар. Алар барысы белән дә - яңалыклар, фән, мавыктыргыч фактлар белән кызыксыналар... Бигрәк тә сабырсыз инде үзләре – һаман ашыгалар. Барысы да тиз кирәк. Шундый вакытта укытучының сабыр булуы кирәк. Синең тынычлыгыңны күреп, алар да сабырлыкка өйрәнә башласын. Укучыны иң беренче чиратта дус, сердәш, иптәш буларак кабул итәргә кирәк. Нәкъ шул чакта укытучы – укучы мөнәсәбәте яхшы нәтиҗәләргә китерә.
Замана бер урында гына тормый, югары темплар белән алга чаба. Хәзерге укучылар алдында татар теленнән бердәм дәүләт тестлаштыруы узу максаты тора. Шунлыктан бу юнәлештә эшне инде кечкенә сыйныфлардан башлыйм. Текстны ишетеп һәм укып аңлау күнегүләрен, лексик-грамматик күнегүләрне дәресләремдә еш кулланам. Укучыларым белән инша язу нечкәлекләрен дә җентекләп өйрәнәбез. Әлегә кадәр Бердәм республика тестлаштыруы нәтиҗәләре дә канәгатьләнерлек булды.
Укытучы һөнәре һич тә бертөрлелеккә корылмаган. Аеруча хәзерге тиз үзгәрүчән заманда! Укытучы һәрвакыт хәрәкәттә. Ул бөтен җиргә өлгерә алырга тиеш. Укучыларны төрле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләргә, конкурсларда катнашырга этәрергә кирәк. Өстәвенә, үз белемеңне күтәрү турында да онытырга ярамый. Укытучылар өчен дә конкурслар җитәрлек. Әзерлән, катнаш һәм үрләр яула. Үзем дә “Ел укытучысы” бәйгеләренең муниципаль турында катнаштым. Санап кителгәннәр сине ялыктырмый икән, син шул “казанда кайныйсың” икән, димәк, син үз эшеңнең остасы. Укытучы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли. Укытучы – һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, Ходай тарафынан бирелгән талант. Шуңа күрәдер теләсә кем укытучы була алмый. Укытучылыкны бик авыр эш, диләр. Бик дөрес сүз. Әмма чын укытучы ул акчага да, авырлыкка да карамый. Укучыларын яраткан укытучыга дәфтәр тикшерү дә, балаларның борчу-мәшәкатьләрен үзенекедәй кабул итеп, аларга ярдәм кулы сузу да, алар өчен җаваплылык алу да авыр түгел. Киресенчә, җиңел! Чөнки балаларның шат елмаюын, үсеп, тормышта үз урынын тапкач, укытучылары янына килеп, ихлас рәхмәт сүзләре әйтүен бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Укытучы өчен бик кадерле, кабатланмас, хәтергә уелап кала торган хисләр.