Минем педагогик осталыгым диг?н темага эссе


Чтобы посмотреть этот PDF файл с форматированием и разметкой, скачайте файл и откройте на своем компьютере.
Татарстан Республикасы Балык Бист әсе муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе “Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна Эссе “ Минем педагогик осталыгым” ...Олы бәхет – бөтен гомереңне Яшь буынга бирү, багышлау, Илең - халкың белән бергә атлау, Тормыш агышыннан калышмау. Җиргә лаек итеп уллар, кызлар Тәрбияләү нинди куаныч! Укытучы өчен моңардан да Бармы икән олы юаныч?! ( Т.Шәрипова) Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен дистә еллар к үпме тир түгәсең. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыять тәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, мин укытучы булып яшим. Балалар белән бергә сөенәм, кайгырам, шатланам, уйныйм, җырлыйм, биим. Минемчә, балалар белән эшләү - зур бәхет ул. Мин - үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы . Башлангыч белемне Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк башлангыч мәктәбендә алдым. Укытучы һөнәрен сайларга беренче укытучым этәргеч бирде. Аның дәрескә елмаеп керүе, тема аңлатуы, безнең белән аралашуы минем күңелемдә м әңгегә истә калды. “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да” . Укучыны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләргә корылмаган. Укытучы даими рәвештә һөнәри бел емен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү к урсларында уку, семинарларда, һө нәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу - болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Укучы лар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел, балалар һәр яңалыкны отып бара. Шуңа күрә минем методик темам - “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләрне куллану, укучыл арның сөйләм телен үстерү , татар халкы тарихына кызыксыну уяту ”. Минем төп максатым - белемле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, туган телен, халкын яратучы , үзенең үткәне белән кызыксынучы , әхлаки яктан тәрбияле шәхес үстерү. Максатыма ирешү өчен дәресләремдә инновацион технологияләрне - әзер электрон продуктларны, мультимедиалы презентацияләрне, интернет челтәре ресурсларыннан даими кулланам. Д әресләрдә презентацияләр , интернет материалларын файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына к алмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Яратып эшләгән эш төрләремнең берсе - проект эше.Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, фәнни - эзләнү эшләре алып барабыз. Укучыларым җирле - төбәк материалларын җыюда, туплауда эзлекле эш алып бара. Төбәкара, республика, район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә укучыларым бик теләп катнаша. Укучыларымның төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслый. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Һә рдаим үз белемемне күтәрү, заман белән бергә атлау һәм укучыларыма төпле белем бирү - минем хезмәт девизым. Яшермим, яңа гына мөгаллимлек хезмәтен башлаганда, авыр мизгелләр дә булды. Беренче укытучым үзенең киңәше, акыллы фикере, тәҗрибәсе белән ярдәм итте, миңа көч - куәт бирде. Мин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим, киресенчә, горурланам гына. Укытучы, Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның. Белем, акыл баш булганда гына, Нигезе нык була тормышның