Презентация по татарской литературе на тему Туфан — ?зе бер чор( 9класс)


Садриева Гөлнара Миңнулла кызы Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәресе. Дәреснең планы 1. Хәсән Туфан: “Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә, дип әйтә”. Мин дә - авылда туган шагыйрь”.2. Агыла да болыт агыла...3. И, якты Казан! Синең нурларың...4 ...Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте...5. Кайсыгызның кулы җылы?- Бәйлисе бар йөрәкне... Традицияләргә тугры калган әдипләрнең берсе - Х.Туфан Яхшы ата, яхшы аналарның Яман түгел баласы идек, Яманлыкның күзенә баса-баса Уңышларга барасы идек. Х.Туфан Кеше буларак, зур намуслы кеше, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән Туфан. Ул үз юлыннан беркайчан да тайпылмады. Аның кешелек батырлыгы Җәлилләр батырлыгы белән тиң. М.Шәймиев Туфан турында Туфан Кармәт күңелендә әле дә яши Аксубай районы Иске Кармәт авылында, 1900 елның 9 декабрендә әнисенең соңгы – 10 нчы баласы булып, Хизбулла исемле бер малай дөньяга килгән... Әни миндә:” Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды. Х.Туфан Иҗатка фатиха Иҗатының чорларга бүленеше 20-30 нчы еллар иҗаты (1924-1981):Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган һәм киләчәккә ышаныч рухы белән яшәүче итеп сурәтләү;Халык авыз иҗатыннан килә торган афористик фикерләүгә таяну;Шәрык традицияләрен дәвам итеп һәм киләчәк турында фәлсәфи уйланулары чагылыш табу;Тоткынлык чоры ( 1940-1956):Тоткынлыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыру;Сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ачу;Кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзаллау;60-70 нче еллар (1956-1981):Оптимизм, рухи хөрлек, тормышны ярату хисләре өстенлек итү;Публицистик эчтәлекле шигырьләрендә милләт һәм тел язмышы турында уйлану;Халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган олы шәхесләрнең якты образларын иҗат итү; Аккошларга тиң мәхәббәт 16 елга сузылган “сәяхәт” Туган як күңелдә мәңге Искә алып мине быел тагын,Тиргиләрдер Кармәт гөлләре:Минем әле алар турында бит Ярты сүздә язган юк әле... Х.Туфан Туфан турында Х.Туфан – гаугалы, гыйсьянлы чорда, миллионнарның чәбәләнеп беткән язмышларыннан үрелгән канлы вакыйгалар тезмәсе аша, кешелеклелеген саклап, исән-имин үтә алган сирәк шәхесләрнең берсе. Р.Фәтхерахманов Туфан рухы мәңге яши Юк, эзләмим сине җир астыннан,кабердән, таштан, Рухың мәңгелеккә тоташкан да күкләргә ашкан! И.Юзеев