Тапшырылмаган хатлар… Туфан ага Ми?нуллин ист?леген?.


ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР...
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның Республика конференциясендә катнашу өчен әзерләнгән чыгыш
1.“Минем педагогик табышларым” (беренче хат);
2.”Хуш, авылым! Исәнме авыл!” (икенче хат);
3.”Утырып уйлар уйладым” (өченче хат);
4.”Сагынабыз, Туфан абый!” (Истәлек хаты).
Э С С Е
УКЫТУЧЫ БУЛЫР ИДЕМ...
(БЕРЕНЧЕ ХАТ)
Туфан абый!.. Мөмкинме Сезгә шулай дип эндәшергә?...
Сезнең белән беренче тапкыр очрашкан һәрбер кешенең беренче соравы ... Әлбәттә, Сезнең өчен бу мөһим түгел. Сезнең өчен иң мөһиме- сорауның эчтәлеге. Бу кешене нәрсә кызыксындыра, ягъни, ул нәрсә белән “авырый”. Туфан абый! Беренче очрашу, гадәттә, танышудан башлана. Сезгә бераз үзем турында, тормыш юлым- үткәнем һәм бүгенге көнем турында язып үтәсем килә. “Читтән яхшырак күренә”- диләрме әле, бәлки, бәяләп тә алырсыз.
“Җилкәннәр җилдә сынала”- ди Фәнис абый Яруллин. Ялгышларым булса, төзәтерсез, Туфан абый. Киңәшләрегезне дә бик рәхәтләнеп кабул итәрмен. Сүземне хезмәт юлымнан башлап китәсем килә.
“ Укыткан – әле укытучы түгел, укытмый кала алмаган – укытучы”.
“ Укытучының һәр дәресе- бала өчен бүләк булырдай итеп уйланылган булырга тиеш”...
Нинди асыл сүзләр! Һәм, һичшиксез, моның белән килешми мөмкин түгел. Укытучы һәм укучы үсешендә төп кагыйдәгә әйләнгән сүзләр бу.
Бөек галим К.Д. Ушинский әйткәнчә,” Кешенең үсеше- аягыннан башына карап түгел, башыннан күккә карап үлчәнә”. Алтын сүзләр!
Тормыш дәвамында шулай һәм шулай булырга тиешлегенә тагын бер кат инанасың. Дәлиле – укучылар.
Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: балаларга бүләк булырдай дәрес булганда гына нәтиҗәсе куандырырлык . Үз артыңнан һәм үзеңне ияртү өчен көндәлек хәрәкәттә булу зарур.
“ Укытучы булыр идем... Менә син дәрес башлыйсың. Күпме күз сиңа төбәлгән. Акларсыңмы син аларның ышанычын?Булдыра алырсыңмы син? Ярты юлда туктап калмассыңмы? Я, җавап бир!”.
Дүртенче сыйныфта укыган чагым... Инша язам... Сорау арты –сорау,
алда- билгесезлек. “Менә син, укучыларның мөлдерәмә тулы күзләренә карап, алар түземсезлек белән көткән беренче сүзләрне әйтәсең: “ Хәерле көн, кадерле балалар!..”.
Гомер агышы... Шул көннән алып, күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хәтирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле- онытылмаслык булып, күңел түрендә урын алган.
Бүгенгә кадәр миндә шул вакытта кабынган учак яна, сүнмичә яна бирә.
Һәм шул учакның ялкыннарын мин укучыларыма өләшәм.
Ә инде янган учакның бүгенгә кадәр сүнмәве өчен, мин үземне укыткан укытучыларыма , бигрәк тә, беренче укытучым- Сәмигуллина Фәүзия Сәмигулла кызына , мине 5 нче сыйныфтан үз канаты астына сыендырган сыйныф җитәкчем- Сафиуллина Фәридә Һадый кызына бурычлы һәм чиксез рәхмәтлемен.
Кеше ялгышларда өйрәнә. Менә шушы ике изге зат , тормыш юлын сайлаганда абынырга да, сөртенергә дә, вакытында сикереп тора белергә дә өйрәттеләр. Колагымда бүген дә алар әйткән сүзләр яңгырый:
“ Сайлыйсыз икән, үкенмәслек булсын!”. Үзеңнең мөмкинлекләреңә һәм көчеңә ышану һәм ышандыру өчен күпме көч һәм сәләт кирәк булган аларга! Мин моны яши- яши аңладым һәм аңлыйм. Сайладым.Үкенмим.
Бүгенге укучыларымда да, кайчандыр минем укытучыларым миндә уяткан хис- кичерешләрне уятырга тырышам. Әлбәттә, бөтен кеше дә укытучы булыга , барысы да үзен балалар укытырга багышларга тиеш, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Әмма һәр кешедә укытучылык яшәргә тиеш. Бала чакта әти-әни өйрәтә,үсеш чорында укытучы ярдәмгә килә, үсеп җиткәч,тормыш кануннарына буйсынасың һәм үзең инде укытучы ролендә.
Иң мөһиме – кешелек сыйфатларына ия булу һәм башкаларга ярдәм итү
өчен, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү.
Укытучы хезмәте нәкъ менә шуны таләп итә дә инде. Эчке яктан уңышлар сизелерлек булмаса да, нәтиҗәсе – вакыт белән исәпләнә. Һәм инде укытучы хезмәте- дөньяда иң кирәкле хезмәтләрнең берсе икәнлегенә тагын бер кат ышанасың.
Төрле укытучы мәктәпкә төрлечә килә. Кемдер кала, кемде китә...
Бу- тормыш кануны. Укытучы хезмәтенең катлаулылыгы- һәр укучы күңеленә юл сала белүдә, сәләтләрен үстерүдә шартлар тудыруда. Ә иң мөһиме- укытучы һәр укучының үзен шәхес итеп тануында ярдәм итәргә, үзен, тормышны, дөньяны таный белергә өйрәтергә, укучыда кешелек сыйфатлары, кылган эшләре өчен үзе, иптәшләре, мәктәп, җәмгыять алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш.
Укытучы хезмәте – бер мизгел генә түгел, ә бөтен бер тормыш ул.
Ә тормыш юлын ничек үтүебез безнең үзебездән тора дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Үсеп килүче буынга бик күп нәрсәләр турында сөйлисе, аңлатасы килә. Өйрәтүдән бигрәк, һәр укучы белән чын күңелдән аралашасы, аңлашасы килә. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой шундый сүзләр әйтеп калдыра: “Шәхесне өйрәтүнең иң гади кагыйдәсе-
башкаларны үзеңә буйсындыру түгел, күбрәк, башкаларга хезмәт күрсәтү. Башкалардан азрак таләп итү , аларга күбрәк ярдәм итү”.
Белемгә, танып белүгә омтылган, белемен башкаларга тарату һәм арттыру өстендә һәрдаим шөгыльләнгән укытучы дәрестә “ вакыт үткәрми”, ул – дәрестә укучының танып – белү эшчәнлеген активлаштырып ,” яши”. Ә башкаларны әйдәү- үзең дә өйрәнү дигән сүз ул. Әгәр дә без укучыны , булган барлык җитешсезлекләре белән генә, аны бер дә идеаль кеше итеп үстермичә генә кабул итәргә өйрәнсәк,
яхшы нәтиҗәләргә беркайчан да ирешмәячәкбез. Укучы белән , аны идеаль кеше итеп аралашканда гына без аны үзебез көткән югарылыкка күтәрә алачакбыз.
Үземнең укучыларымны лаеклы, эчкерсез кешеләр итеп күрергә теләр идем. Үземә киңәш , ярдәм сорап килүләрен яратам һәм телим. Миндә үзләре өчен ышанычлы иптәш, тугры дусны күрүләрен телим.
“Өйрәтүче – укытучы түгел, аннан өйрәнсәләр – укытучы”. Тормыш девизым әнә шундый.
Хезмәт юлым укытучы һөнәренә килеп тоташканчы, урау юллар үттем.
Әмма, балачак хыялларым туган телгә, туган җиргә мәхәббәтем аша тормышка ашты. Иң олы ярдәмчеләрем, әлбәттә, әти-әнием, беренче укытучым, сыйныф җитәкчем булды. Шул 4 нче сыйныфта укыганда ук уянган хисләр ялкыны бүген дә сүнми.
Бүгенгедәй күз алдымда: укытучы апамның мәктәптә тәүге тапкыр мине каршы алуы, сыйныф җитәкчемнең олы юлга ачкыч бирүе, олы тормыш юлына аяк басуым, гаилә коруым, мәхәббәт җимешләре—балалар үстерүем.
Һәм менә инде бүгенге көнем. Кайчндыр, өмет белән тулы карашын укытучы апасына төбәгән кыз бүген инде үзе дәрес бирә!
Хәзерге вакытта хезмәт юлым Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе белән бәйле. Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам.
Укыту юлламам – балаларда туган җиргә, туган туфракка, олы буынга
хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү аша – телнең асылына төшендерү.
Минем педагогик табышларым нидән гыйбарәт соң?
Үз хезмәтеңә бәя биргәндә, үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң – гомер заяга узмаган икән! Моның ачык дәлиле- уңай эш нәтиҗәләре.
Тагын шунысы куанычлы- үзең турында син укыткан балалар,аларның
әти-әниләре, хезмәттәшләреңнең синең хезмәтеңә уңай бәя бирүләре. Әгәр синең хезмәтеңне күрә беләләр, уңай бәялиләр һәм аларга үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшисең икән, димәк, яшәүнең мәгънәсе бар дигән сүз.
мин моны һәрчак тоеп яшим. Укытучы өчен шуннан да зур бәхет юктыр мөгаен!
Ә инде иң куандырганы- үз гаиләңдә синең эшеңне үрнәк итеп алып, алга таба дәвам итүче кешең булуыдыр, минемчә.
Бүгенге көндә гаиләбездә 3 укытучы. Иптәшем – физика, информатика фәннәре белгече, кызыбыз инглиз һәм татар теле фәннәрен сайлады. Моны чын бәхет дими, ни дисең?!
Тагын кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмам.
Язмышыма тагын шундый ничә кыңгырау тавышы, күпме дәрес язылгандыр? Билгесез. Әмма мин шуны ачык итеп әйтә алам: бүген мине көтеп торучы укучыларым, алыштыргысыз хезмәттәшләрем, яратып башкарган эшем, эшемне дәвам итүче балаларым, алтын канатым- тормыш иптәшем бар. Хезмәтем җыр- моң белән үрелеп бара һәм бербөтен, аерылгысыз булып, юлымны яктырта. Әтиемнән шигъри җанлылык күчсә, әнием исә, җыр, моң чаткылары бүләк иткән.
Телебездә бер гыйбарә яшәп килә : “ Урманда беркайчан да бушлык булмый. Әгәр була икән – син моңа үзең гаепле”. Бу очракта мин үземне бер дә гаепле итеп санамас идем. Минем үткәнем бушлык һәм күңелсезлекләрдән түгел, ә киресенчә - тулы бер тормыш дулкыныннан гыйбарәт. Шул дулкында мин әле дә булса , талгын гына чайкала бирәм. Ишкәкләрем – минем ышанычлы укучыларым. Алар булганда мин дулкын ярсуына бирешмәячәкмен! Әгәр дә миннән :”Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең ?”,- дип сорасалар, җавабым бер генә : “ Бары тик- укытучы!”. Үз һөнәреңә чынлап та бирелгәнсең икән, башкача булуы мөмкин дә түгел.
Бүген инде мин , кайчандыр җавапсыз калган сорауларыма төгәллек кертә алам :
Үткән юлыма газаплы караш сакламыйммы? Җавабым: Юк. Чөнки мин куелган максатларыма ирештем.
Бу тормышта минем үз урыным бармы? Җавабым : Әйе! Барысыннан да битәр, мин- ана, иремнең яраткан тормыш юлдашы.
Мин үземне таптыммы? Җавабым : Әйе! Мин – укытучы! Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!
Мин дөрес юлдамы, Туфан абый?
Э С С Е
ХУШ, АВЫЛЫМ!
ИСӘНМЕ, АВЫЛ!
(ИКЕНЧЕ хат)
(Якташ язучыбыз Зиннур Хөсниярның
“Хуш, Авылым!” романы буйлап сәяхәт )
Туфан абый, мин Сезне үзем белән сәяхәткә дәшәм. Юлыбыз озын булыр. Минем туган ягыма кайтып килик әле. Нинди үзгәрешләр бар икән?
“ Кайтырлык туган авылыңның булуы
мең тапкыр кадерлерәк!”
Зиннур Хөснияр
Туган авыл...Туган туфрак...Туган җир...Авыл һәм җир... Зиннур Хөснияр...
Бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын һәм аерылгысыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки язучы үз язмышын, көнен-төтен, аен-елын әлеге дә баягы шул авыл, җир, кара туфрак белән бәйли һәм дә ялгышмый. Моның шулай икәнен кылган гамәлләре, башкарган эшләре раслый. Әлбәттә, сүз аның әсәрләре турында бара. Балачак, үсмер еллары авылы белән турыдан-туры бәйле булса, кылган эш-гамәлләре аның алдагы тормышында маяк булып, юлын яктырталар. Кайсы гына әсәрен укысак та, авыл сулышын тоябыз, һәр авылның үзенә генә хас, башка бер җирдә дә була алмый торган, кабатланмас табигате белән очрашабыз. Ә авылның йөзек кашы булган авыл халкы... үзе сихри бер дөнья! Менә шуларны бер йомгак итеп күрә белү, ә аның өчен- күңел күзең булу кирәк. Язучы өчен бигрәк тә. Зиннур Хөснияр үзе белән булган бер әңгәмәсендә болай дип искә ала: “Мин язучы булам дип, үз-үземә максат итеп куймадым, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты,”-ди. Күрәсең, күңел күзе күргән нәрсәләргә ул җан өргән һәм алар гүя, җанланып, безнең хозурыбызга күчкән.
...Шигырь конкурсы… Йомгаклау туры… Җиңү...Бүләкләү тантанасы...
Мине сәхнәгә чакырдылар...Һәм...
Кулымда - Кош...Каурый канатлы ирекле Кош! Ул мине үзенең куе каурыйлы канатына күтәреп алды да Галәм киңлегенә күтәрде...
...Очсыз-кырыйсыз киңлек! Югарырак күтәрелгән саен, күк йөзе яктыра бара. Миңа әйтеп бетергесез рәхәт! Ни хикмәт – сулышым да икенче!
Рәхәт хисләрдән бераз айный төшеп, кайсы урыннан күтәрелеп китүемне барлау өчен карашымны түбәнгә юнәлттем. Ә анда...
...Басу-кырлар буйлап җир җиләкләре тәгәрәшкән. Очсыз-кырыйсыз киңлек! Җил кызы, җиргә тәгәрәп, җиләк ашый. Кичәге иген кырларына тау башындагы чирәм шуып төшкән...
Җир-Әнкәнең күңелен сагыш биләгән, аның бәгыре сызлый. Җир-Әнкә өстендә – кара корым. Шул корым безне дә куып тотар сыман...
Гүзәл Кошым шунда телгә килде : “Инде хәзер синең дә канатларың бар. Теләсәң, галәм киңлеген бергәләп иңләрбез. Тик бер шартым бар: син бар нәрсәне күзәтеп, истә калдырып, күргәннәрең турында Җирдәге дусларыңа сөйләргә, юлда нинди генә каршылыклар очраса да, сабыр канатларыңны сындырмыйча, гел алга омтылырга, ә иң мөһиме – Галәмгә күтәрелеп киткән урыныңны хәтердә калдырырга, онытмаска тиешсең!!! ”. Шулай диде дә Кошым, киң колач алып, туган якларына юл тотты. Бик озак (адашмасын диптер инде) артымнан күзәтеп, озатып калды.Күңелем шулай сизде .
Мин –Галәм кочагында! Күпме гизәрмен – билгесез... Тик сабыр канатларым гына сынмасын иде!
А в ы л ы м ! Җир Кешеләре! Көтегез мине! Мин к а й т ы р м ы – ы – ы – н !
Юлым дәвам итте. Җир-Ананың кайсы гына почмагын күзәтмәдем дә, нинди генә Кешеләрен күрмәдем мин аның! Себер тайгалары, иксез-чиксез далалары, Сөен һәм Урал таулары, дүрт йөзгә якын елганы үзенә сыендырган диңгез колачлы Байкал күле, Аннан аерылып чыккан, риваятьләрдә сөйләнгән Ангара елгасы, күңелгә бик тә якын Ашкын, Илләт, Ашыт буйлары...Тәкәнеш, Сарман, Саба яклары, күккә ашарга тиешле, зур тарихлы Байтамак авылы, гүзәл Кошымның газиз туган ягы- Казан арты- Дөбъяз төбәге – Битаман, Бикнарат авыллары... Һәр якның үзенә генә хас шифалы һавасы, искиткеч бай табигате, ягъни, “авыл терапиясе”. Һәм инде шушы гүзәл манзараны тулыландырып торган Кешеләре – Зыятдин агайлар, Сәйфетдиннәр, Апанаевлар, Рөстәмнәр, Байтимерләр, Миңлебайлар, Борһаннар, Госманнар, Байбулатлар, Арсеннар, Алмаслар, Шәйхетдиннәр,Гыйләҗетдиннәр, Мәҗитләр, Исхаклар, Шамилләр, Шәүкәтләр, Болгар патшасы, Батырлар, Кәлимулла агалар, Хәнәфи агалар, Илгизләр, Булатлар, Фоатлар, Айратлар,Һәдия апалар,Нурияләр, Зиләләр, Гайшәләр, Гөлмәрьямнәр, Майшәкәрләр, Наҗияләр, Сәкинәләр, тагын бик күп, бик күпләр... Кайда гына булмадым мин, кемнәр белән генә очраштырмады да, кемнәр белән генә аралаштырмады мине бу чиксез дөнья!Ләкин, Галәмне аркылыга-буйга иңләсәм дә, Җир сере әлегә янә үзендә генә сакланып калыр...Шуны аңладым.
Ниһаять, ерак сәфәрем тәмам. Мине ерак юлга үзенең фатихасын биреп, канат куеп очырган туган ягыма якынлаштым. Авылымда әллә ни үзгәреш сизелми кебек. Шунысы бик тә куандырды. Шул ук таллар, шул ук басу- кырлар, шул ук инеш, чишмә буйлары...Исәнме, газиз Туган Җирем! Исәнме, Авылым! Исәнме, Ямаширмәм! Исәнме, Туган нигез! Исәнмесез, минем газиз әти- әнием, туганнарым! Күрегез, мин Сезгә кайтты-ы-ы-м!
Туган нигезгә тукталганчы, ерак бабаларым, күкрәк сөтен имезгән газиз әнием, вакытсыз гомерләре өзелгән кан-кардәшләрем яшәгән мәңгелек йортка- авыл зыяратына юл алдым. Теләгем - сәламемне җиткерү иде .
“Әнием, синең күкрәк сөтеңне имеп, синең фатыйхаңны алып, ерак Галәмгә очырган кызың ,канатларын ныгытып, синең яныңа исән-сау килеш әйләнеп кайтты. Хәтерлисеңме, әнием, син мине үлем кочагыннан алып калган көнне? Миңа җан сулышыңны өреп, мине терелттең дә,шул сәгатеңдә үк үзең мәңгелеккә китеп бардың... Катлаулы операциядән соң аякка баскан көнем иде ул...Синең хәер-догаң белән йөреп киттем мин, әнием, ишетәсеңме?! Иң зур үкенечем- соңгы сулышыңны алган вакытта яныңда була алмадым, әнием...Кичер мине, булдыра алсаң, кичер! Авыр туфрагың җиңел булсын! Хәер-фатыйхаңнан ташлама, әнием! Бәхил бул !
Синең догаларың бүген миңа юлдаш! Рәхмәт сиңа, барысы- барысы өчен дә!
Синең янда- синең бәгыреңнән өзелеп төшкән җимешләрең- өч балаң ята.Әнием, ничекләр түздең икән син аларны югалтуга? Сабыр канатларың ничекчыдады икән?Урының җәннәтнең түрендә булуына шигебез юк,әнием!
Әтиебез белән икегезгә сигез күгәрчен идекбез.Аннан- бишәү калдык.
Бүген бишебез дә исән-саулар, әнием. Сезнең хәер-догагыз саклый безне. Әтиебез бүгенгесе көнне бик бәхетле. Тик күзләре генә моңсу. Пар канаты каерылган шул... Тик шулай да, ун оныгы, алты оныкчыгы әтиемнең моңсу күзләренә яктылык өстәп, яшәү яме биреп торалар. Бертуганнарым- абыем белән энеләрем- дүртесе дә авылда- әтиебез янәшәсендә, Җир уллары булып яшиләр, тырышып эшлиләр. Тормышларыннан барысы да канәгать. Әтиебезнең таянычы- Туган авылы, аның авылга тугры кешеләре, без- балалары һәм дә аңа тугры калган каләме. Матур шигырьләре, тормышыбыздагы уңай һәм тискәре үзгәрешләр, мәхәббәт, яшьлек турындагы киң эчтәлекле язмалары әледән-әле газета – журнал битләрендә урын ала, кешеләрне куандыралар. Язмалары өчен иң якын булган тема- туган авылы, аның кешеләре, икмәк һәм аны үстерүчеләр.
“Язмышыма чиксез рәхмәтлемен!”- ди әтием. Чынлап та, үзең сайлаган язмыш, матур тормышың, яратып башкарган эшең, горурланырлык балаларың, балдан татлы оныкларың, үзең корган, бүгенге көнгә кадәр таралмаган нык нигезең, утырткан агачларың һәм дә җан тынычлыгың булу бәхет түгелмени? Кеше өчен моннан да зур бәхет була да алмый.
Шулай булгач, әнием, борчылырга урын юк. Тыныч йокла!”.
Бездән дога өмет иткән җәннәт “кошлары”! Авыр туфракларыгыз җиңел булсын! “.
Шундый уйлар белән туган нигеземә юл алдым. Анда мине газиз әтием көтә.
...Күңелне җиңел рәхәтлек биләп алды. Чынлап та, кайтырлык туган авылың,
сине һәрвакыт көтеп торган туган нигезең, якын кешеләрең булуы мең тапкыр кадерлерәк икән!!!Рәхмәт Сиңа, гүзәл Кошым !
Каурый каләмең белән шуны аңлата алуың өчен рәхмәт! Ак юллар Сиңа!
Туфан абый! Сез дә килешәсезме минем белән?
Ишетәсезме Сез мине-е-е-е?...
УТЫРЫП
УЙЛАР
УЙЛАДЫМ...
ӨЧЕНЧЕ ХАТ(икенче хатның дәвамы)
.(Танылган драматург һәм прозаик Туфан Миңнуллинның шул исемдәге көндәлеге буйлап сәхифә)
Мин юлымны дәвам итәм. Канатларым инде ныгыган, каләмем дә чарланып килә. Тик, күңелне биләп алган моңсулык тынгы бирми, гел елыйсы килә...
Каршымда- биек тау... Шул тау итәгеннән югарыга карыйм. Карыйм да, тирән уйга чумам. Күз күреме җитмәслек биеклек. Тирән эзле сукмак мине алга- югарыга дәшә сыман. Югарыда- Сез. Бернинди җил- давылга да бирешмәгән, кеше җырын түгел, үз җырын җырлаучы, авызыннан ут чәчеп торучы дию кебекләрнең зәһәр утын сүндерерлек көчкә ия булган горур кыяфәт белән Сез басып торасыз. Әйе, әйе, басып торасыз! Гүя бу- мәңгелек һәйкәл. Нинди бөеклек, Туфан абый!
Мин, тын алырга да куркып, Сезне күзәтәм. Җирдәге хәлләр югарыдан яхшырак күренәдер ул, Туфан абый...
“Тормыш- мәңгелек көрәш! Яхшылык белән яманлык көрәше. Бер яманлыкны җиңә дә, яхшылык бер адым алга атлый; аннан тагын яманлык икенче кыяфәткә кереп, яхшылык юлына чыгып ята. Тагын көрәш, тагын... Бүгенге көндәге яманлык- безнең күңелләрнең катылануы ул, акылның йөрәк белән исәпләшми башлавы, кеше гомеренең арзанаюы, аналар һәм балалар арасындагы иң нечкә бәйләнешләрнең өзелгәләве, “ата улны, ана кызны белми” дигән куркыныч әйтемнең актуальләшә баруы...
Кайда безнең үз әхлак нормаларыбыз? Нигә үз сүзебезне әйтмибез? Әй, Яшь бабай! Кайда син? Бирче миңа бер акыллы җавабыңны...”.
Сорау арты сорау...
Баксаң, Туфан абый, Сез бу сорауларыгызга үзегез үк җавап та биргәнсез.
“Утырып уйлар уйладым” көндәлек- җыентыгы һәр бүлеге заман сулышы белән сугарылган.
Аек акыл белән эш итүче, башкаларга да чын мәгънәсендә үрнәк булырлык, гадел, саф күңелле олы шәхес – Габдулла ага һәм хатын-кызда булырга тиешле барлык сыйфатларны үзендә туплаган, тормыш авырлыкларын җиңә алган көчле, горур холыклы, “олылый белергә һәм олы була белергә” гомере буе “тормыш дәресе” биргән һәм дә бирә алган олы җанлы, киң күңелле Халисә апа кебек бөек затлардан гына туа торгандыр Сезнең кебекләр, Туфан абый!
Утырдым да, уйга калдым... Минем дә әтием шундый, минем дә әнием шундый бит дип , Сезгә дәшәм сыман. Ә Сез- югарыдан мине күзәтәсез, мине ишетәсез кебек.
Минем дә бит әтием- җир улы. 12 яшьтән “нужа” арбасын тарткан, ачлык- ялангачлыкны да татыган, ләкин сынмаган, сыгылмаган. Әниемә килгәндә, өч яшьтән ятим калып, “әти”, “әни” дип әйтүдән мәхрүм калган, җиде малай арасында бер кыз бала булып үскән, сез әйткәнчә, “ир холыклы, ирләр кебек тәвәккәл” булган ул. Булган дим, чөнки әниебез инде бүген безне югарыдан күзәтеп, кылган эшләребезгә бәя биреп тора. Әйе,әйе, Туфан абый, бу чынлап та шулай! Берәр тайпылыш булса, без инде, әнигә бу ошамас иде, әни болай эшләмәс иде, дип үзебезнең эшебезне бәялибез. Минем әнием дә, Туфан абый, Сезнең әниегез кебек, Сез әйткәнчә, “зуррак хөрмәткә лаеклы Әни иде”.
“Әниләр бары тик тиеш кенә. Дөрес, гомеребезнең башлангыч өлешендә, чыннан да алар безгә тиештер. Дөньяга китергән икән, ул үз баласын дөньяда, кешеләр арасында йөрерлек, яшәрлек итеп тәрбияләргә бурычлы. Аннан соң инде,- ике аякка нык басып йөри башлагач, бары тик без генә тиешледер...”. Бу сүзләрегез белән тулысынча килешәм, Туфан абый. Тик...
Тик менә “ике аякка нык басып йөри башлау” гына озаккарак сузыла шул...
Ата- ана үзләренә тиешлесен артыгы белән үти, ә бала бу ике изге затка мәңгелек бурычлы булып кала бирә. “Ни генә булмасын, яныбызда булганда, аларның кадерләрен белеп бетермибез- монысы аяныч факт”.
Килешәм Сезнең белән.
Әти-әниләргә булган җылылык белән сугарылган көндәлек битләре... Әти-әни фатихасын алган олы җанлы кеше көндәлеге...
Әй, Кеше булып калырга теләүчеләр! Ишетәсезме-е-е? Алыгыз кулыгызга шул көндәлекне.Укыгыз. Көрәшеге-е-з! Матур яшәге-е-е-з!
Утырдым да, тирән уйга чумдым...
Сагынабыз, Туфан абый!
ИСТӘЛЕК ХАТЫ
Язучы, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, туры, үткен сүзле бөек шәхес – Туфан абый Миңнуллинның арабыздан кинәт китеп барды...
Бар татар дөньясы зур югалту хисе кичерде. Үлем һәрвакыт авыр, көтелмәгән кайгы. Туфан Миңнуллин кебек тыңгысыз, гаярь кешеләр киткәндә бигрәк тә. Зур трибунадан торып халык мәнфәгатьләрен яклады Туфан ага. Гомере буе актив җәмәгать эшлеклесе булды. Ул һәрчак безне җирдә татарның үз урыны бар дип өйрәтте, татар исемен горур әйтергә өндәде.
Туфан аганың барлык әсәрләрендә, җиңел генә дигән комедиясендә дә тирән кеше язмышы ята. Шуңа да без аның һәр яңа әсәрен, һәр куелган пьессасын зарыгып көтеп алдык, йотлыгып укыдык, карадык. Аның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Гөргери кияүләре”, “Без бит авыл малае”, “Ай булмаса, йолдыз бар”,”Әниләр һәм бәбиләр” кебек әсәрләре- тормыш маягы булып торалар. Көндәлек тормышта, фани дөньяда һәммә нәрсә – яхшысы да, яманы да җитәрлек. Урманга барып эзләсәң, агулы гөмбә табарга да, чәчәк җыярга да була. Кем нәрсә эзли – шуны таба... Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши, тапса, сөенә, тапмаса, бөтен җаны-тәне белән борчыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, бу дөньяда изге эшләр эшлисе, онытылып яратасы һәм яшисе килә
Үләренә ике ай кала Туфан абый безнең Чыршы авылына кунакка кайткан иде. Аның безгә кайту тарихы кызыклы булды. Оренбург татар театры Туфан ага Миңнуллиннын “Нәзер” әсәре белән Татарстан буйлап гастрольләр ясаганда, Биектау районында дүрт спектакль күрсәтергә тиеш иде. Артистларны, гастрольләр вакытында яшәп тору өчен, безнең Чыршы авылына китерделәр. Аларны зур итеп каршы алдык, әмма гастроль графигына Чыршы авылы кермәгән булып чыкты. Шунда “АгроСтар” ширкате директоры, үзебезнең авыл егете Ленар Илдүс улы Зарипов, артистлар белән сөйләшеп, спектакльне сатып алды, авылдашларына 8 нче март алдыннан зур бүләк ясады. Театр артистлары да аның сүзен тыңлап, кысан графикларын бозмыйча, гастрольләренең соңгы көнендә спектакль куйдылар. Туфан абый бу турыда ишетеп, бик куанган. Ул үзе дә гомере буе халкым дип яшәде бит. “Кайтасым килеп, күрәсем килеп кайттым. Бик күрәсем килә иде, тирә юньдәге авылларда булгаладым, нәкъ менә Чыршыга кайтасым килде.Театрда мени әле кайгы, дигән җитәкчеләр күп. “Безнең халык кемнән ким”,- дип көрәште сезнең Ленар. Шундый егетләр булганда татарның киләчәге бөек,”- дип кат-кат сөйләде Туфан абый җыелган халыкка. Авылыбызны ошатып, кешеләрен яратып китте. "Кешенең ниндилеген, кем икәнен чынлап торып аңлыйсың килсә, аның туган ягына барып кара", – диләр. Туып үскән нигезе, нәсел-нәсәбе, яшәгән мохите, кешеләре нинди, димәк, ул да шундый...”.
Антракт вакытында да торып чыгып китмәде, чордашлары белән сүз куертты. Пьессаның язылу тарихы, сугыш чоры истәлекләре белән бүлеште. “Алай театрлар артыннан ияреп йөри торган гадәтем юк иде, Оренбурглар нәкъ мин теләгәнчә уйный, күңелемә якын,”- диде Туфан ага.
Чыршы культура йорты шыгрым халык белән тулды. Күрше Абла, Дөбъяз авылларыннан да кунаклар бар иде. “Күптәннән болай халык җыелганы юк иде, авыл өстенә кояш чыккан кебек булды,”- дип рәхмәт белдерде Ленар Илдус улы Туфан агага һәм артистларга. “Нәзер”не бер сулышта карады авыл халкы. Аның Туфан каләменнән өзелеп төшкәне күренеп тора иде. Тормышчан диалоглар, очкынлы юмор, тетрәндергеч кеше язмышлары артык сүз-хәрәкәт кертмичә, идеаль формага китереп бирелгән. “Балалар, мин уйлап чыгарган тарих түгел, мондый хәлләр күп булган сугыш чорында,-“ дип сөйләде Туфан абый безгә, үзенең тәмле “әйе”сен куша – куша.
Бу көн - 2012 нче елның 4 нче марты- Президент сайлаулары көне иде. Туфан абый алдан әзерләнеп кайткан, сайлауда бездә катнашты, үзенең тавышын бирде. Татар халкы, депутатлык эше, җәмгыять, сәясәт турында сөйләде. Видеога гына яздырып барасы калган икән дә бит, кем уйлаган аны... Үлем үкенечсез булмый шул. Югыйсә, тагын килермен дип киткән иде... Хәзер һәрбер әйткән сүзе безгә Туфан ага калдырган амәнәт булып яңгырый төсле. Әле ул көнне әйткән фикерләре кайта-кайта искә төшәр. Туфан аганы юксыну, сагыну торган саен арта барыр әле.
Татарның олпат затының тормыш җыры өзелде, әмма Туфан дигән, буыннан- буынга күчә торган моңы калды.
Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, Туфан ага! “ Кеше язмышы күктә языла”-ди халкым. Безнең күңелләрдә Сез шул БИЕКЛЕКНЕҢ БӨЕК ЗАТЫ булып мәңгегә калачаксыз!
Мин Сезнең белән саубуллашмыйм, Туфан абый.
Киләсе очрашуга кадәр, дим.
Кешелек дөньясы яши икән, димәк, Сез дә безнең белән!
Сез безгә бүген УТЫРЫП УЙЛАР УЙЛАР ӨЧЕН кирәк!
Сезгә зур ихтирам белән,
Биектау районы Каенлык мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы.