Презентация по татарской литературе на тему Т?рбия ??м белем бир?д? Р. Ф?хреддин мирасын куллану


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫКАЗАН ШӘҺӘРЕ14 НЧЕ ГИМНАЗИЯХалык педагогикасын үстерүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллануШәрифҗанова Ф.К Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддин бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган Р.Фәхреддин үзенең “Әдәбе тәгълим” исемле /Казан, 1908, 8б./ китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп болай дип яза: “... Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң бер эш булачактыр...” Р.Фәхреддин бала тәрбияләүдә мәктәпнең вазыйфасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: «… Мәктәпнең вазыйфасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр…» Әдәбият - тәрбия фәне, тормыш дәресе Ризаэддин Фәхреддин бу хакта түбәндәге фикерне белдерә: “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.” «Гыйлем - күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер.» “Балаларга үгет-нәсыйхәт”/Казан, 2001, 26 б./