С?л?тле балалар бел?н эшл??д? инновациял?р кулану.


Сәләтле балалар белән эшләүдә инновацияләр кулану.
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.
Безнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты компьютер, мультипроектор белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бар. Ә бу, үз чиратында, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.
Аңлы, белемгә омтылучан укучылар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар. Кулланыла торган кайбер гадәти укыту алымнары һәм методларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсендә бик ачык чагылыш таба. Хәзерге заман яшьләрендә үзаң һәм үз дәрәҗәсен белү хисе бик нык үскән. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган раслауларга корылган методлар кулланып, дәрес – занятиеләр үткәрү аларның , бигрәк тә үз фикере булганнарның, ачуын чыгара. Укучы, уку процессыннан читләшеп, күңелсезләнеп утырырга да мөмкин. Боларның барысы да иҗади фикер йөртүче мөгаллимнәрне укучыларның үзенчәлегенә туры килә торган яңа методлар һәм алымнар эзләүгә этәрә. Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч – куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.
Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала.. Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.
Укучыларда белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү, шуның белән бәйләнештә дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру, вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру.
Дәрестә дифференцияләштерелгән укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым , эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.
Дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.
Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.
Дәрестә терәк схемалар теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Көчлерәкләр өчен тестлы биремнәр яисә өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртачарак белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җававп табалар, аларның белеме тирәнәя бара.
Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау дәресләрендә, дәрес-конференцияләрдә аеруча ачык күренә. Сәләтле укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатында, сыналган алымнар да киң файдаланыла . Күп очракта укучы сыйныфта консультант, лаборант вазыйфаларын башкара, алар үзара ярдәмләшәләр, үз-үзләренең ни дәрәҗәдә белемле булуын тикшерәләр. Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни конференцияләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.
Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Без бик матур, бай, бәхетле тормышта яшибез. Аеруча соңгы елларда укытучыларга карата игътибар артты, үз мөмкинлекләреңне файдалану өчен киң мәйдан бирелде. Сөекле шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, йоклап ятмаска, заман белән бергә атларга, телебез өчен көрәшергә кирәк. Ә телне балаларга өйрәтү, җиткерү бурычы тулысы белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өстендә. Без, киләчәктә халкыбызга лаеклы, милләтебез горурланырлык белемле, зыялы шәхесләр тәрбиялик. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, динен, халкын хөрмәт итүче һәм башка милләтләр белән дә бөтен яктан үзара толерант булган кеше генә шәхес дигән олы исемгә лаек була.
Түбән Кама шәһәре 10 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лотфуллина Гөлия Гариф кызы.