С?л?тле укучылар бел?н эшл?? планы


Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе – Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе
Сәләтле укучылар белән эшләү планы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы –
Фадеева Гүзәл Хамзовна

2016-2017 нче уку елы
Сәләтле укучылар белән эшләүнең максатлары:
1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.
2. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.
3. Укучыларның район, республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.
4. Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру.
5. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
6. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
Сәләтле укучылар белән эшләү планы.

№ п/п Эшләнәчәк эш төре
Чыганак
1 Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау. 2 Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау. 3 Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:
- үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;
- эчтәлекне сөйли белү;
- терминнар куллана белү;
- грамоталылык;
- иҗадилык. 4 Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү
Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар5 Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.
Газета-журнал номерлары6 Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү.
Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар7 Аерым темалар буенча тестлар эшләү.
Татар теленнән тестлар.
8 “ Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү. “ Мәгариф” журналы
9 Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.
10 Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу. Картиналар
11 Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү. Татар теленнән тестлар.
12 Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.
Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле
М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.
Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.
Татар теленнән тестлар.
Узган уку еллары олимпиада сораулары.
13 Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру
Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.
З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.
Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты
14 Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү. Һәр класс өчен йомгаклау тестлары.
Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим.