Проект эш.” С?л?тле балалар бел?н эшл??,татар теле ф?ненн?н олимпиадаларга ?зерл??.”


Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” –
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Проект эше
Тема:” Сәләтле балалар белән эшләү,татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.”
Автор:
Хаҗеева Зилия Гали кызы,
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Түбән Кама шәһәре
Эчтәлек
Кереш. Проектның асылы.
Төп өлеш. Сәләтле балалар белән эшләү hәм татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.
2.1. Сәләтле балаларны ачыклау.
Сайлап алынган балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.
Сәләтле балалар белән эшләү планы.
Сәләтле балалар белән эшләү өчен метод–алымнар hәм материаллар.
Йомгаклау. Ирешелгәннәргә чик юк.
Файдаланылган әдәбият.
“Сәләтле балалар белән эшләү hәм татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү” проекты.
Проектның үтәлү вакыты: 2013 – 2017 нче уку елы.
1.Кереш. Проектның асылы
Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – ХХI гасырга аяк басты. Заман таләпләре үскәннән үсә бара. Хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әhәмиятле.
Балалар тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу hәм тәрбия – ил өчен иң мөhим мәсьәлә. Талантлы яшьләр- җәмгыятьнең төп байлыгы.
Заман уку – укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәрешлүр кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү hәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты.
Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз , үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.
Сәләтлек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог – галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю. Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары бигеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә – ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.
Ләкин нинди генә сәләтлелек булмасын,билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльлләнгән баланың сәләте тиз ачыла,кызыксынучанлыгы арта.Шуңа күрә һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы,максаты,бурычлары булу бик мөһим.
2.Төп өлеш. Сәләтле балалар белән эшләү hәм татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү
Проектның максаты: баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда hәм камилләштерүдә булышу, мөмкинлекләр тудыру. Татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда татар теле фәне олимпиадаларына әзерләү өстендә комплекслы эш алып бару.
Гипотеза
- сәләтле балалар белән эшләүне югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
-алган белемнәрен практикада куллану;
-проектта укытучыларга файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.
Проектның бурычлары:
Сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштыру.
укыту – тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.
фән олимпиадаларында дәрестән тыш чараларда актив катнашу hәм югары күрсәткечләргә ирешү.
укучыларның танып-белү эшчәнлеген,иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;аларны эзләнү\-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.
Көтелгән нәтиҗә:
1.Гимназия,шәһәркүләмендәге чаралларда актив катнашу.
2.Төрле олимпиада-бәйгеләрдә нәтиҗәләргә ирешү.
Проектның тикшерү объекты:укучыларның иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары,аларның үзенчәлекләре.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: сәләтле балалар белән эшләүче укытучыларга кулланма була алуында
2.1. Сәләтле балаларны ачыклау.
Мөгәллимнәргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле баланың күңелен аңлау, аларның үсешенә көч- куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.
Куйган максат-бурычларга ирешү өчен, укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә
тарту, сәләтләрен ачуны түбәндәге юнәлешләрдә алып барырга була.
1.Танып белү сәләтләрен ачыклау
-яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсе
-нәтиҗә ясый белүе
-катлаулы идеяләрне аңлавы, үзенчәлекләрен аера белүе
-ситуациягә анализ ясый белү
-теорияне практикада куллана белү
-гипотеза төзи белү
2. Иҗади сәләт
-сиземләү үсеше
-оригиналь идеяләрне әйтә белү
-интуиция үсеше
Моны ачыклау өчен сораулар ярдәмендә төре тестлар тәкъдим ителә.
Һәр фәннән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар. Һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балаларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Катлаулырак мәсьәлә һәм биремнәрдән торган олимпиада, интеллектуаль марафон үткәрелә. Соңыннан эш нәтиҗәләрен чагыштырып, сәләтле балаларны сайлап, олимпиадага әзерлек эше башлана.
Бу күзәтүләрдән соң сәләте балалар турында мәгълүматлар тупларга була.
2.2.Сайлап алынган балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.
Сәләтле балалар исемлеге ,алар турында мәгълүмат.
№ Ф. И. класс сәләте нәтиҗәлелек
1 Гыйзатуллина Алина 11 гуманитар фәннәр.бию төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, татар телен яхшы белә.
2 Салахов Илзат 9 гуманитар һәм төгәл фәннәр төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә
3 Нәбиуллина Энҗе 9 гуманитар һәм төгәл фәннәр, уйлап табу төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала
4 Камалиева Алина 9 гуманитар фәннәр төрле иҗади конкурсларда катнаша, татарча аңлый,
4 Зәйнетдинов Рәфил 8 гуманитар фәннәр, рәсем төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала, сәнгатьле укый
5 Зайнуллина Илнара 6 гуманитар фәннәр
төрле иҗади конкурсларда катнаша
6 Артемьева Динә 6 гуманитар фәннәр
телләрне яхшы үзләштерә, сөйләм теле бай
Эш планы
№ Эчтәлеге вакыты
1 Сыйныфларда сәләтле укучыларны барлау. Даими
сентябрь
2 Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп, аларның исемлеген булдыру. даими
3 Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру. даими
4 Сәләтле укучылар белән эшне оештыру. даими
декабрь
февраль
март
5 Укучыларны олимпиадаларга әзерләү. даими
февраль
апрель
6 Мәктәп күләмендә фән олимпиадаларында катнашу даими
февраль
7 Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү. даими
8 Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып, яңа төр эш формалары булдыру. даими
9 Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру.
даими
10 Укучыларның тестлар чишү, иҗади эшләү алымнарына контроль ясау. даими
2.3. Сәләтле балалар белән эшләү өчен метод – алымнар hәм материаллар.
Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?
Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар.
Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.
Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.
Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.
Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.
Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез. Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк. Шулай ук интернет та зур ярдәм итә.
3.Йомгаклау. Ирешелгәннәргә чик юк
Проектның нәтиҗәләре.
Чараның исеме Дәрәҗәсе Укучының исем-фамилиясе Нәтиҗә Вакыты
“70 елга-70 хатирә”- Халыкара фәнни эшләр буекнча конкрус Минһаҗева Илвина ,10Бкл. Җиңүче.Диплом 2015
Нәфис сүз сөйләү конкурсы “Җиңүгә-70 ел» Муниципаль Камалиева Алинә, 8Б кл Лауриат дипломы Март,
2015
Фатих Кәрим исемендәге фәнни конференция Республика
Скворцов Дамир
Катнашучы сертификаты Февраль, 2015
“Иң кадерле газиз кешем”иншалар бәйгесе Рәсәйкүләмендә “Иң кадерле газиз кешем”иншалар бәйгесе,.җиңүче2015 Камалиева Алия ,
8 класс
Җиңүче.Диплом Февраль,
2015г.
Җиңүнең 70 еллыгына татар талендә иншалар бәйгесе. Муниципаль
Мирзазянова Әдилә Җиңүче.Диплом
Апрель.
2015
Р.Вәлиев премиясенә конкурс. Муниципаль Камалиева Алия ,8 класс
Диплом
13май,
2015
“Минем яраткан укытучым” иншалар бәйгесе Рәсәйкүләм Шакирова Гөлназ Катнашучы сертификаты. 2014
декабрь.
Олимпиадалар Класс Дәрәҗәсе Укучының исем-фамилиясе Нәтиҗә Вакыты
Татар теле 9А
Муниципаль Гыйзатуллина Алина Призёр
2013
Татар әдәбияты 9А Муниципаль Хаҗиева Нурисә җиңүче 2013
Татар теле 10А Муниципаль Сәламова Әлфирә Призёр
2013
Татар теле 8Б
Муниципаль Камалиева Алинә
Призёр
2014
Татар теле 8Б Муниципаль Нәбиуллина Энҗе Призёр 2014
Татар теле 8Б Муниципаль Салахов Ильзат Призёр 2014
Татар теле 7Г
Муниципаль Зайнетдинов Рафил
Призёр 2014
Татар теле 5Б
Муниципаль Зайнуллина Илнара Җиңүче 2014
Татар теле 5Б Муниципаль Артемьева Динә Призёр 2014
Татар теле 6Б Муниципаль Зайнуллина Илнара Җиңүче 2015
Татар теле 5Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Абсаликов Мөххәмәт Җиңүче 2015
Татар теле 5Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Мусин Инсаф Җиңүче 2015
Татар теле 5Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Маннанов Фәнзил Җиңүче 2015
Татар теле 8Г Халыкара Татар Теле. ИНФО Фархутдинов Мансур Җиңүче 2015
Татар теле 8Г Халыкара Татар Теле. ИНФО Сөлейманов Эдуард Җиңүче 2015
Татар теле 8Г Халыкара Татар Теле. ИНФО Саматов Альмир Җиңүче 2015
Татар теле 8Г Халыкара Татар Теле. ИНФО Хаммадиев Риназ Җиңүче 2015
Татар теле 7Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Исламова Гөлшат Җиңүче 2015
Татар теле 11Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Камалиева Алинә Җиңүче 2015
Татар теле 9Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Гыйззәтуллина Алинә Җиңүче 2015
Татар теле 8Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Пушкарёва Җәмилә Җиңүче 2015
Татар теле 6Б Халыкара Татар Теле. ИНФО Камалова Алсу Җиңүче 2015
Татар теле 5Б: Халыкара Татар Теле. ИНФО Гайнуллин Нияз. Җиңүче 2015
Татар теле 7Г Халыкара Татар Теле. ИНФО Гәрәева Алсу. Җиңүче 2015
4.Файдаланылган әдәбият.
Татар теленнән гомуми белем бирү стандарты К.2008.
Г.Н. Селевко. Современные образовательные технологии. Москва «Народное образование», 1998.
Р.А. Юсупов. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияәү. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983.
Педагогик технологияләр турында “Мәгариф” ңурналларындагы материаллар (2012-2013 еллар).
Бодрых О.Д. Работа с одаренными детьми. Завуч начальной школы.-2009.-№8.
Савенков А.И. Детская одаренность как теоретическая проблема. Начальная школа.-2011-№1.
Савенков А.И. Одаренные дети: особенности психического развития. – М.,2010
Шумакова Н.Б. Одаренный ребенок: особенности обучения. – М.: Просв., 2010.
http://nsportal.ru ПРОЕКТ «НАШИ НАДЕЖДЫ» (программа работы с одаренными детьми в начальной школе).
http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/psikhologiya/vyyavlenie-odarennosti-u-detei" Выявление одарённости у детей.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик Технологилар.- “Мәгәриф” нәшрияты, 2008.