Статья на тему С?л?тле балалар бел?н эш т??риб?сенн?н


“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел”
сәләтле балалар белән эш тәҗрибәсеннән

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив  үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын” , дип язган күренекле педагог А. С. Макаренко.
Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе. Сабыйның мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең “сензитив” чоры санала. «Сензитив» сүзе латин теленнән кергән. Sēnsus – хис, тоемлау, аңлау кебек мәгънәләрне белдерә. Сензитив үсеш чоры дәвамында организм әйләнә-тирә мохиткә карата югары сизгерлеккә ия, шул ук вакытта физиологик һәм психологик яктан да үз-үзеңне тота белү һәм аң-белемнең яңа формаларын үзләштерергә әзер.
Һәр бала, дөньяга килгәндә үк, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора, шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала.
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, яшьтәшләре белмәгән вакыйга һәм проблемалардан хәбәрдар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар. Болар барысы да – сәләтле бала сыйфатлары.
Сәләтле балаларны белән эшләгәндә түбәндәге максатларны куям:
- балаларның ана теленнән алган белемнәрен күтәрү;
- тирән һәм ныклы белем булдыру;
- логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен ачу;
- аларда телгә карата кызыксыну уяту;
- сәләтле балаларның иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;
- хәзерге тормыш шартларына яраклаштырып чын шәхес тәрбияләү;
-үз фикерен ана телендә сөйләшә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирергә өйрәтү, баланың фикерләү сәләтләрен үстерү;
-белем һәм тәрбия бирәгә компплекслы якын килеп, балада әхлак кануннары тәрбияләү;
-баланың сүзлек хәзинәсен баету;
-матур әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру;
-балада милли рух, үз халкының сәнгатенә, тарихына, мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү;
-баланың тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.
Балалар белән түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барам:
-балаларда милли үзаң тәрбияләү;
-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;
-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;
-“сәләтле балаларның” иҗади мөмкинчелекләрен үстерү.
Куелган бурычлар:
1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтен ачыклау һәм алар белән телне өйрәнү буенча индивидуаль якын килеп эш алып бару.
2. Баланың индивидуаль үсеше өчен шартлар булдыру, иҗади продуктив фикер йөртү алшартларын үстерү; диалогик һәм монологик сөйләмне, хәтер, зиһен сәләтләрен үстерү.
3. Балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп куярга өйрәтү.
Балалар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр
1. Ана телен өйрәнү һәм гаилә-көнкүрешкә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында үзләштерү өчен шартлар булдыру.
2. Уку-укыту процессында баланы аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту.
3. Ана теле буенча системалы белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.
4.Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү.
5. Балаларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү.      
Рус бакчасында белем алучы татар балаларына ана телен укыту аерылып тора. Чөнки алар рус җирлегендә яшиләр, русча аралашалар. Шуңа күрә ана теленә кызыксыну уяту, аны тирәнтен өйрәнү өчен төрле алымнар куллану, рус теленнән алган белемнәренә таяну, телевидение, радио тапшыруларын тыңлау, алар турында әңгәмәләр үткәрү, төрле бәйгеләрдә катнаштыру мөһим. Белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Бала күңелендә мәрхәмәтлелек, чын дуслык, сакчыллык, күзәтүчәнлек хисе тәрбияләү мәсьәләләренә дә игътибар ителде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар эшнең төрле характерда булуына өстенлек бирәләр. Бертөрлелек аларны ялыктыра. Бу хәлгә юлыкмас өчен, биремнәрнең төрле вариантлары сайланды. Алар балаларның эш белән кызыксынуларын арттыра, иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра. Һәр эшкә биремнәр тәкъдим итә бару баланың игътибарын тупларга, тиешле максатны хәл итүгә юнәлтә.
Биремнәр сәләтле балаларны ачыклауга, аларның белем-күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.
Уеннарны үткәрү алымнары:
1.Тәрбияче үзе уеннарны өйрәнә.
2.Балаларны эш алымнары белән таныштыра, нинди максат куелганын аңлата, юнәлеш бирә.
3.Проблема һәм максат балаларның яшь үзенчәлекләренә туры  килергә тиеш. Тәрбиячегә максатны кыска, аңлаешлы итеп аңлатырга кирәк. Бала үзенең ни эшләргә тиеш икәнен аңласын.
4.Балалар кайбер урында ялгышса, тәрбияче балага әйтеп җибәрә.
5.Уен тәмамлангач пауза ясарга, нәтиҗә ясарга.
6.Анализ вакытында баланың игътибарын эмонациональ халәтенә карап билгелиләр (нәрсә ошады, нәтиҗә нинди?) Иң мөһиме бала уеннан зур канәгатьләнү алырга тиеш.
Әдәбият 1.З.М.Зарипова“Балбабай”, Яр Чаллы, 2002 2. Ф. Зарипова “Бал бишеге – гомер ишеге”, Яр Чаллы, 2002 3. Нәкый Исәнбәт “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”, Казан,1984.