Статья на тему Татар ??м рус шагыйрьл?рене? и?атында сугыш чынбарлыгыны? г??д?л?неше.


Татар һәм рус шагыйрьләренең иҗатында сугыш чынбарлыгының гәүдәләнеше.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә 71 елдан артык вакыт узды. Ләкин каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән. Без аларны онытмаска тиешбез.
Ватан сугышы башлануга барлык язучылар илне басып алучыларга каршы  күтәрелделәр. Фронт вакыйгаларын күрсәткән шигырьләр яздылар. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар:
- көрәшкә чакыру;
-илне сакларга ант итү;
-фашизмга нәфрәт;
-туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу.
Сугыш елларында шагыйрьләр радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр яздылар. Армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар.
Муса Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга өлгерә. “Окоптан хат”, “Каска”, “Госпитальдән”, “ Тупчы анты”... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы.
Сибгат Хәким 1941нче елның июнендә армиягә алына. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы белән «Курск Дугасы», «Дала җыры», «Бакчачылар» кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә.
Фатих Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза.
Сугыш вакытында поэзия иң популяр жанрга әйләнә. Сугышның өченче көнендә үк Василий Лебедев-Кумач “Священная война” җырын яза, ул халыкның дошман белән көрәшендә бердәмлек символына әверелә.
Константин Симонов – атаклы шагыйрь, сугышның башыннан ахырына кадәр “Красная звезда” газетасының корреспонденты була. Ул бер фронттан икенчесенә күчеп йөри, сугышны “эченнән” белә.
Бөек Ватан сугышы елларында Алексей Сурков поэзиясе бик популяр була, аны чын мәгънәсендә “солдат шагыйре” дип атыйлар. Шул вакытларда ук инде Сурков шигырьләрендә сугыш китергән фаҗига күрсәтелә.
Давид Самойловка сугыш башланганда 20 яшь була. Ул үзенең беренче китабын сугыш беткәннән соң 13 ел үткәч кенә чыгара. 1963 нче елда “Второй перевал” исемле икенче китабын бастыра.
Татар һәм рус шигырьләрен укыганда без бик күп охшашлыклар булуын ачыклыйбыз. Мисал өчен Муса Җәлилнең “Сөеклемә” һәм Константин Симоновның “Жди меня” шигырьләрен алып карыйк.
Һәр ике шигырь дә язучыларның сөекле ярларына багышлана. Еллар буе, бәлки хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда. Җәлил үзенең шигырен шулай дип башлап җибәрә. Симонов та сугыш шартларында ерак җирләрдән хәбәрләшеп тору авыр булуын искәртә:
Жди , когда из дальних мест
Писем не придёт.
Сугыш кырындагы солдатларга мәхәббәт язылган шигырьләр дә бик кирәк була. Менә шуңа күрә ике шигырь бик популяр, чөнки аларның икесендә дә сугышчыларның уй - хисләрен чагылдыралар: сөйгән ярларының көтүе аларга бик кирәк. Муса Җәлил шигырендә сөйгәненә көтәргә куша, юллар урау булса да мин кайтырмын, ди. Мәхәббәт,сөю аңа җиңүгә көч өсти.
Мин моңарчы синең көтү белән
Көчле булдым сугыш кырында,
Синең сөю, серле тылсым булып,
Саклап килде йөргән юлымда.
К.Симонов та нәкъ шул бары сөйгәненең көтү көче генә аны барлык авырлыклардан җиңүгә алып чыгып, исән калдырды ди:
Не понять, не ждавшим им,
Как среди огня
Ожиданием своим
Ты спасла меня.
Симоновның шигырен солдат һәм офицерлар куен кесәләрендә йөртәләр, чөнки анда язылганнар аларның рухи халәтенә туры килә, йөрәкләрендәгесен әйтеп бирә.
К.Симонов шигыренең сүз һәм ритмик материалы бик саран, ритмы бертөрле, монда “көт” сүзе күп тапкыр кабатлана, ләкин нәкъ менә шундый чаралар хисләрнең никадәр тирән икәнлеген күрсәтә дә инде. Шигырьдә “көт мине” дигән тирән үтенеч кенә түгел, ә инде “онытырга вакыт” диючеләргә яхшылык теләмәскә дигән кырыс киңәш тә бирелә, шуның белән көтә белү зур бер рухи батырлык итеп чагылдырыла.
Җәлил дә үз шигырендә көтүнең никадәр авыр икәнен күрсәтә. Төшләреңә “бәлки, кара киеп “ керермен ди.
Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,
Ялыктырыр сине бу көтү.
Сөйгән ярларына карата көтү үтенече белән язылган шигырьләрдә - М.Җәлил дә, К.Симонов та бары тик аларның мәхәббәте, аларның көтү көче генә җиңеп исән-сау кайтуга зур сәбәпче булуына бик нык ышаналар .
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.
Шулай итеп ике шигырьне чагыштырып карау һәр халыкның әдәбиятында сугыш чорында бер үк тема, идея, жанр булуын күрсәтә. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре күрсәтелә. Шигырьләр тел-сурәтләү чараларына да бай, стилистик фигуралар да (кабатлау, риторик эндәш) күзәтелә.
Сугыш елларында лирика белән бергә поэзиянең җыр, сатира кебек жанрлары җанланып китте, шигъри жанрлы плакат яки лозунг тибындагы әсәрләр дә еш язылып торды. Шулай ук поэма жанрына да еш мөрәҗәгать ителде.
Бөек Ватан сугышы чорында рус һәм татар әдәбияты бары бер тема – сугыш темасы, туган ил темасы әдәбияты булды,татар һәм рус әдипләренең сугышның төрле шартларында иҗат иткән, халык героизмын сурәтләгән әсәрләре сугыш эпопеясына әйләнде.
Бөек Ватан сугышы вакытында поэзия ни өчен иң популяр жанрга әйләнә соң?
-экстремаль шартлар шундый көчле була, әйтәсе килгән сүзне шигъри жанрда әйтү уңайлы була;
- бары тик поэзиядә генә кешеләр кичергән хисләрне ачык, тулы һәм кыска чагылдырып була.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: поэзия сугышта үзенең солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы чорында рус һәм татар поэзиясе идея һәм художество ягыннан яңа югарылыкка күтәрелде. Без, аларны укып, халык кичергән фаҗигаләрне хәтергә төшерәбез, хәзерге тыныч тормышның кадерен ныграк белергә өйрәнәбез.