Тест на тему Фонетика


Фонетика буенча тест.
Татар телендә ирен-ирен тартыкларының саны:
а) 1, ә) 2, б) 3, в) 4
Яшел сүзендә:
а) 4 хәреф, 4 аваз;
ә) 4 хәреф, 5 аваз;
б) 5 хәреф, 4 аваз;
в) дөрес җавап юк;
Татар телендә чагыштырмача кыска сузыклар:
а) берәү, ә) икәү, б) өчәү, в) дүртәү.
4) Алгы рәт, ягъни калын пары булмаган нечкә сузык:
а) [a], ә) [ү], б) [и], в) [ө].
5) Татар телендә ничә сузык аваз бар:
а) 9, ә) 12, б) 13, в) 14.
6) Яу сүзендә:
а) 2 тартык, 1 сузык;
ә) 2 сузык, 1 тартык;
б) 2 сузык кына;
в) 2 тартык.
7) Барлык сүзләр дә яңгырау тартыкларга тәмамланган рәт:
а) кул, имән, доклад;
ә) бай, эшләү, клуб;
б) гараж, әнкәй, Галиев;
в) карар, бал, бияләй.
8) Балалар сүзенең иҗек моделләрен билгеләгез:
а) ТСТ-С-ТСТ;
ә) ТСТ-ТС-ТСТ;
б) ТС--ТС-ТСТ
в) ТСТ-ТС-СТ.
9) “[у] сузыгы – тар сузык” дигән формулировка туры килгән характеристика:
а) рәт;
ә) күтәрелеш;
б) иренләшү;
в) озынлык.
10) Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сонорга тәмамланган?
а) кул, май, җәяү;
ә) бай, эшли, көл;
б) таң, әнкәй, Галиев;
в) тормыш, ил, ир.