Уртанчылар т?ркеменд? йомгаклау ш?гыле Зурлар т?ркемен? юл


Зурлар төркеменә юл.
(Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле)
Максат:
өйрәнгән материалны кабатлау һәм ныгыту.
Бурычлар:
1-5 цифрларын кабатлау, 5 эчендә предметларны санау, геометрик фигураларны, төсләрне кабатлау һәм ныгыту;
Терәк сүзләр аша әкиятләрне тану, табышмаклар чишү;
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кабатлау,
Агач, чәчәк, йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту;
Активлык, табигатькә сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы:
Исәнләшү. Балалар белән бергә шигырь уку:
Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн бөтен дөньяга!
- Балалар, сез ел буе бакчага йөрдегез, күп әйберләр өйрәндегез һәм үстегез. Озакламый җәй җитә, җәйдән соң без зурлар төркеменә күчәрбез. Телисезме? Хәзер сезнең әзерлекне тикшерербез.
- Менә монда карагыз әле, өч юл бар. Беренчесе сазлыкка илтә, барабызмы? Икенчесе урманга Убырлы карчык янына илтә, барабызмы? Өченчесе зурлар төркеменә илтә, барабызмы? (әйе)
- Сезне кисәтеп куясым килә, юлда каршылыклар булачак. Менә шуларның беренчесе:
- Өстәлдә уенчыклар, ә миндә цифрлар. Сез мин күрсәткән цифр кадәр уенчык күрсәтергә тиеш.( 5 бала эшли)
- Икенче каршылык: геометрик фигураларны әйтеп чыгарга кирәк (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак) Алар нинди төстә?
Уен: “Нәрсә түгәрәккә охшаган?”
- Өченче каршылык: әкиятләр белүегезне тикшерик.
1.Избушка, коза, козлята, волк (“Волк и семеро козлят”)
2.Емеля, печка, щука (“По щучьему велению”)
3.Ниф-Ниф, Нуф-Нуф, Наф-Наф (“Три поросенка”)
4.Алтын тарак, малай, әни (“Су анасы”)
5.Кара урман, егет, җен-пәриләр (“Шүрәле”)
Шүрәле керә, ачулана.
- Тукта әле, Шүрәле. Без бит начар кешеләр түгел, күптәнге ачуларны оныт инде син. Балалар сиңа хәзер җыр җырлап күрсәтерләр.
Җыр: “Шүрәле”
- Шүрәле, безнең балалар зурлар төркеменә баралар.
Шүрәле: Ә алар табышмаклар чишә беләләрме соң? Тикшереп карыйк әле.
1.Үсеп утыра бер чүлмәк,
өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
- Кәбестә нәрсә ул? (яшелчә) Тагы нинди яшелчәләрне беләсез? Ни өчен аларны яшелчәләр дип атыйбыз?
2.Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.(алма)
-Алма нәрсә ул? (җиләк-җимеш) Тагы нинди җиләк-җимешләрне беләсез? Ни өчен аларны җиләк-җимеш дип атыйбыз?
Уен:”Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер.”
3.Язын киенә, көзен чишенә. (агач)
- Нинди агачларны беләсез? Алар кешеләргә ни өчен кирәк?
4.Чәчәк турында табышмак.
- Нинди чәчәкләрне беләсез? Алар ни өчен кирәк?
Уен:”Что без чего не бывает?”
Монда карагыз әле, хайваннар буталып беткән. Әйдәгез аларга ярдәм итик, урыннарына куйыйк. (Йорт хайваннарын өй янына, кыргый хайваннарны агач янына)
Уен:”Кто чей малыш?”
Шүрәле: Сез бик акыллы балалар икән, күп беләсез. Котлыйм сезне зурлар төркеменә күчүегез белән. Менә сезгә миннән бүләк.
( бүләкләрен тапшыра, саубуллашып чыгып китә)
Йомгаклау.