Презентация по татарскому языку на тему БЕРД?М Д??Л?Т ТЕСТЫНА ?ЗЕРЛ?Н?БЕЗ


БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ТЕСТЫНАӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Выполнила работу: учитель татарского языка и литературы Шагалиева Гульназ Назиповна Матурлык(1) Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште.(2) - Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?(3)Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.(4) - Әнкәй <....> син шушы көйне ярата идең бит! — диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. (5) Ул, берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, аның йөзенә генә карап,  скрипкәсен уйнады. (6) Аның җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.(7) Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! (8) Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? (9) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.        (10) Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. (11) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырг арөхсәт сорадык.... (12) Кояш баюга таба борылган иде инде. (13) Ә шулай датургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. (14) Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! (15) Җире-күге тын, буш, моңсу, бик моңсу миңа!.. (16) Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... (17) Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә. (18)  Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!  5 6 7 8 10 1 3 4 Җаваплар Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала? Бәдретдиннең әнисенә булган мөнәсәбәте нинди? 1. Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит. 2. Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып китте.3.Карашында әнисен аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора.4. Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә 1 Метафора булган җөмләне табыгыз.Тургайлар берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар.2. Безгә кузгалырга вакыт иде.3. Матур бит ул,  матур Бәдретдиннең әнисе! 4.  Кояш баюга таба борылган иде инде. 2 17 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз. 3 1 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз. 4 3 нче җөмләдән шатлык сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз. 5 5 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз. 6 6 – 7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз 7 4– 6 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз. 8 Соңгысы,(1)  ихтимал,(2)  еш очрый торгандыр, (3) әмма беренчесен ишеткән дә, (4) күргән дә юк иде. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз. 9 11 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз. 10 Җаваплар 1. 12. 43. Йодрык4. Ниһаять5. Куанычыннан6. Ул уйнады7. 68. 49. 1210. 2