Татар теленн?н йомгаклау язма эш (диктант)


4 сыйныф өчен татар теленнән йомгаклау язма эш. (диктант)
Дару үләннәре.
Дару үләннәрен июнь аенда җыялар. Аларның сабагын, яфрагын, чәчәген, орлыгын һәм җиләк – җимешләрен җыярга кирәк. Боларны юмыйлар. Киптерү дә җитә. Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.
Эт тигәнәген һәм дару ромашкасын чәчәккә бөреләнгәндә җыялар. Үги ана яфрагын май һәм июнь айларында җыярга киңәш бирәләр. Мәтрүшкә кебекләрне чәчәк атканда җыярга кирәк. Дару үләннәренең сабагын, яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк атканда җыю файдалы. Аларның орлык һәм җимешләрен өлгергәч җыярга кирәк.
Киптерелгән дару үләннәре катыргы тартмада саклана. Аларны чүпрәк капчыкларда да сакларга мөмкин.
Биремнәр:
1.тиңдәш кисәкле җөмләләр:
2.Сүз төркемнәре:
Исем:
Сыйфат:
Фигыль:
3.Парлы сүзләр:
4.Исемнең килешләрен билгелә: суда,буйга, капчыкларда, көндә, тамырларны.