Презентация Т?рбия с?гате Зарарлы гад?тл?р


Презентация Максатлар: Яшусмерләргә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчүнең, наркотик куллануның зарарын аңлату ;Шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру;Тәртипләренә бәя бирергә кунектерү. Гомер безгә бер генә килә Зарарлы гадәтләр Тәмәкечелек Алкоголизм Наркомания Күчү чоры - яшүсмерләрнең өлкәннәр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр чоры. Бу табигый дә, чөнки үсмерлек чоры - ул баланың икенче туу чорына тиң вакыт. Бу чорда баланың физик үсеше һәм өлгереп килүче интеллекты аны үзен төрле иҗтимагый рольләрдә сынап карарга омтылдыра.Яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен җайларга омтылалар. Алар үзара дус булырга һәм төрле группаларга берләшергә мөмкин. Мондый берләшүләр яшьләрнең олылардан мөстәкыйль булып, үз йөзләрен булдырырга тырышулары белән бәйле була. Зурлар кебек тәмәке тартып карарга, алкогольле эчемлекләрне эчеп карарга телиләр. Алар бу татып карауларның зарарлы гадәткә әверелә барганын сизми дә калырга мөмкин.Яшьләр үз өсләренә төрле бурычлар алып, куркыныч янаган проблемалар белән дә очрашалар. Бер үк вакытта ата-анадан читләшү дә барлыкка килергә мөмкин. Ул вакытта ата-ана киңәшләрен яшьтәшләре фикерләре алыштыра, алар яшьтәшләренә күбрәк ышана башлый. Наркоманиягә ияләнүнең 5 төп факторы бар. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:1. кешенең үз-үзен дорфа, агрессив тотуы;2. мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килүегаиләдә үзара мөгамәләнең киеренке булуы4. гаиләдәге әледән-әле була торган каршылыклар5. ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибар итмәве. Наркоманның тышкы кыяфәте Эчкән алкогольнең 89 %ын –ашказанының лайлалы тышчасы,ә башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тәэсир итә.Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларына –баш миендә,бавырда,йөрәктә,ашказанында һ.б.28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана.Психикага да тәэсир итә. Тони Беттенхаузен Белгечләр, үз-үзеңне билгеле бер нәрсәгә ышандыру өчен, сүзләрне инанып әйтергә түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәләр.• Мин бик тыныч, үз-үземә ышанам һәм мин ирекле• Борчу һәм хәвефле хәлләр онытыла• Мин алкогольгә битараф• Аек булу миңа шатлык китерә• Аракыны күрәсем килми, шәраб бик тәмсез• Аракы эчәргә теләмәвемә мин бик шат• Исерек кеше беркемне дә танымый• Мин бик тыныч һәм үз көчемә ышанам• Миңа спиртлы эчемлекләр турында уйлау да куркыныч• Мин хәзер бөтенләй башкача яшим• Мин хәмер эчмәүгә бик шат һәм аны алга таба авызыма да капмам• Эчмәү мине көчле һәм горур итә Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны 3600 миллиард сигарет тарта. 3,5 миллиард кеше үзләренең үпкәсе аша 5 млрд кг төтенен үткәрә. Һәр сигарет кешенең гомерен 5 – 6 минутка кыскарта. Көненә 10 – 19 сигарет тарткан кеше үзенең гомерен – 5,5 елга, 40 сигарет тартканы 8,3 елга кыскарта. Зарарлы гадәтьләрдән котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Тормышта, бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә мин сезгә кешеләрне, тормышы яратырга, эшне намус белән башкарырга тырышырга киңәш итәм. Үз сәламәтлегегез өчен үзегез көрәшегез. Сәламәтлек – матурлык ул. Матур булыгыз. Сәламәтлегегезне ныгытыгыз. Юк! Эйе!