Презентация Зарарлы гад?тл?р 10 сыйныф (рус т?ркеме)


Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! Сәламәт булыр өчен кеше нишләргә тиеш?спорт белән шөгыльләнергә ;көндәлек режимны үтәргә ;дөрес тукланырга ;дөрес киенә белергә ;Сәламәт булыр өчен кеше нишләмәскә тиеш?исерткеч эчемлекләр эчмәскә ;тәмәке тартмаска ;наркотиклар кулланмаска “Әрекмән түгел ул. Бер мәртәбә тартып караган кеше аны ташламый инде...” Мефистофель Фауст. Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар – 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белән – 15-30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт – 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә - туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин. Тәмәке тарту – зарарлы гадәт. Тәмәке тартучы кеше үз организмын гына түгел, ә бәлки әйләнә-тирәдәгеләрне дә агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе –никотин. Биш папиросның никотины – кроликны, ә йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә, әмма моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәм үлемгә алып бара торган агулы матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш кына үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә.Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзе җыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы. Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә. Фикерләрегезне әйтегез: Хатын – кыз тәмәке тартса, аның баласы, ....... .Исерек кеше сигарет кабып йоклап китсә, ...... .Тәмәке тарту, аракы эчү сәбәпле, гаиләләрдә ..... . Эчкечелек белән күп мавыгу:кешенең нерв системасын ярсыта;организмда матдәләр алмашын боза;организмда аксым һәм витаминнар кими;баш мие тышчасындагы тоткарлау процессын зәгыйфьләндерә.эшкә сәләт кими;хәтер начарлана;кеше әдәпсезләнә, күп сөйләшә, үз-үзенә хуҗа була алмый;бавыр зарарлана. ““Шәрабны күңел күтәрү өчен эчсәләр дә, ул шатлыкка караганда, күбрәк кайгы китерә.”” И.П.Павлов Берәүләр – 20 ел, икенчеләр 5 ел дәвамында эчкече булып формалаша. Ә кайберәүләргә эчкече булу өчен 2 ай да җитә. Алкоголизм чиреннән котылу өчен аутоген күнегүләре зур ярдәм итә. Белгечләр, үз-үзеңне билгеле бер нәрсәгә ышандыру өчен, сүзләрне инанып әйтергә түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәләр.Мин бик тыныч, үз-үземә ышанам һәм мин ирекле.Борчу һәм хәвефле хәлләр онытыла.Мин алкогольгә битараф.Аек булу миңа шатлык китерә.Аракыны күрәсем килми, шәраб бик тәмсез.Аракы эчәргә теләмәвемә мин бик шат.Исерек кеше беркемне дә тыңламый.Мин бик тыныч һәм үз көчемә ышанам.Миңа спиртлы эчемлекләр турында уйлау да куркыныч.Мин хәзер бөтенләй башкача яшим.Мин хәмер эчмәүгә бик шат һәм аны алга таба авызыма да капмам.Эчмәү мине көчле һәм горур итә.Мин үз сүземдә торырмын. Файдасы:- исерткеч эчемлек аппетитны яхшыртаАрганлыкны бетерү өчен әйбәтСыра – кояш бүләге, кәефне күтәрә торган искиткеч эчемлек. Зыяны: Бу дөрес түгел. Хәмер куллану ашказаны эшчәнлеген боза, исерткеч эчемлек хлорид кислотасы күләмен арттыра, бу майлы ризыкларны эшкәртүгә комачаулык тудыра.эчкеченең ялы ял булмый. Исерткеч эчемлек тәэсирендә баш мие эшчәнлеге бозыла. -Сыра составында кобальт, мышьяк, бакыр бар. Алар йөрәк эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә. Акыл үсеше артта калган балаларның 90%ның әти-әниләре эчкече. Әти-әнисе эчкече булган гаиләләрдә үле балалар, сәламәт гаиләләр белән чагыштырганда, ике мәртәбә артыграк туа, бала чагында үлүчеләр саны өч мәртәбәгә күбрәк.Бер чәркә аракы эчкән кешенеңхезмәт җитештерүчәнлеге -20-30%ка кими.урлаучыларның – 55%;кеше талаучыларның – 79%;кешегә һөҗүм итүчеләрнең – 69% ы эчкече, наркоман. “Әгәр дә кешеләр үзләрен шәраб, аракы, тәмәке, әфьюн белән исертүдән, агулаудан туктасалар, моның тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде.” Л.Н.Толстой. Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч?Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятькә матди һәм әхлакый зыян китерә.Өченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми.Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый.Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуны кулланырга тарталар. “Без тормышта – зур тизлек белән алга, безне үлемгә алып баручы поездда – төрле гамәлләр кылабыз. Әфьюн тарту – тулы көченә барган менә шул поезддан сикерү ул.” Билгесез фәлсәфәче. Кеше ни өчен наркоманга әйләнә? Аның 5 төп факторы бар: 1. Кешенең үз-үзен дорфа, агрессив тотуы.2. Мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килүе.3. Гаиләдә үзара мөгаләмәнең киеренке булуы.4. Гаиләдәге әледән-әле була торган каршылыклар.5. Ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибар итмәве. “Наркомания – таксикоманиянең бер төре. Төрле матдәләр кешедә наркотик халәт булдырырга мөмкин һәм аларның барысы да агулы. Кеше психикасына тәэсир итә торган дарулар, көнкүрештә кулланыла торган химия әйберләре һ.б. шундый матдәләрне тәшкил итә. Исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке составындагы никотин да – наркотик матдә. Аларны куллану таксикоманиянең бер төре булып санала.“Медицина энциклопедиясе” “Эчкечелек – вәхшилекне барлыкка китерүче, ул борынгы заманнардан ук кешелеккә үтергеч һөҗүм ясый һәм яшьлегенә киртә куеп, көчсезләндереп, көч-куәтен бетереп, кешеләрнең иң яхшыларын юкка чыгара.” (Д. Лондон) “Шәраб кешеләрнең тән сәламәтлеген җимерә, акыл сәлатенә зыян китерә, гаилә иминлеген боза, һәм барыннан да бигрәк, кешеләрнең рухын һәм аларның нәселен корыта.” Л.Н.Толстой. “Кеше ни өчен исерә” мәкаләсеннән. “Тәмәке организмга зур зыян китерә, кешенең аңын томалый, акылын җимерә.” (О.Де Бальзак) Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.Аек яшәгәннең акылы төгәл.Аекның күңелендә, исерекнең телендә.Акылыңа аракы түрә булмасын.Аракы авызга черки булып керә, аҗдаһа булып чыга.Аракы – акча түләп алган агу.Аракы акылны утсыз да яндыра.Аракы аш булмас, бавырга таш булыр.Исерткән дә аракы, тилерткән дә аракы.Исерек акчасын эчми, акылын эчә.Исереккә диңгез тубыктан.Исеректә акыл исе булмас, аракы исе генә булыр. Сәламәтлек – зур байлык! Сәламәт булыйк!