?д?биятта батырлык темасы статья


Әдәбиятта батырлык темасы
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
“Батырлык ул – рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр-дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле”.(Минтимер Шәймиев.)
1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.Алар зур батырлыклар күрсәттеләр.Аларның батырлыкларын без язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатында күрәбез.Ф.Кәрим иҗатына тукталып үтик.Ф.Кәримнең шигырләре поэмалары бик күп.Ул аларның күбесен Бөек Ватан сугышы елларында иҗат итә һәм менә шушы елларда язган әсәрләрендә ул ватаныбызның ул һәм кызларының батырлыгын тасвирлап китә.
  Ф.Кәрим тоткыннан чыккач ук, фронка китә . Ул Бөек Ватан сугышында катнашуны  үзенең намус эше итеп, горурлык дип саный. Һәм “ Ант” шигырен яза  
Әти –әни өчен иң изге кеше бала. Шагыйрь солдатлар  исеменнән бала тотып ант итә.
.. Шушы балам өчен..., Туган ил өчен. Әлбәттә бала тотып ант итү,аңа тугры калу үзе бер батырлык булып тора.
“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасында шагыйрь сугыш кырларында яраланган сугышчының сызланып –әрнеп ятканын күрсәтми. Киресенчә,ул үзендә көч таба, яраларына сызларга ирек бирми кулына гармун ала,иптәшләрен дә рухландыра .
“ Пионерка  Гөлчәчәккә  хат”  поэмасының  төп герое — солдат, Гөлчәчәк,партизанка Ләлә. Солдат Гөлчәчәккә хат яза. Хатны  Гөлчәчәккә юллау — шагыйрь сайлаган бер алым гына. Гөлчәчәк ул — сугыш чорының теләсә кайсы баласы. Шигырьнең икенче бүлегеннән без солдатның разведчик икәнлеген аңлыйбыз.
Вакыйгаларны сөйләүче  солдат,  Гөлчәчәк исемле  кыз җибәргән яулыкның, халык хисе булып, төнге окопларга килгәненә сөенә. Анда исә — батырлыкка чакыру юллары. Димәк, ир-егет каһарманлык күрсәтүне- халык алдында бурыч үтәү дип   саный.
Өченче бүлектә героебыз батырлык эшләү шартына куела. Разведчик коткарган кыз партизаннар ярдәмчесе булып чыга. Ляля-Ләйлә аның кулына бик мөһим бер хат тоттыра. Бу вакыйга сугыш вакытында сабыйларның да   зур батырлыкларга сәләтлелеген күрсәтә. “Гөлсем” поэмасы 1941 -1942  елларда языла . Безнең гүзәл хатын кызларыбыз тылда зур батырлык күрсәтеп кенә калмыйлар, алар үзләре дә корал тотып дошманга каршы күтәреләләр. Гөлсем дә партизаннарга кушыла.
Поэманың ахырында без Гөлсемнең искиткеч зур батырлыгын күрәбез. Ул коедан су алган булып, немецларның штаб телефонының чыбыгын өзә.Кое  янына килгән офицер  Гөлсемең баласын вәхшиләрчә җәзалауда катнашкан була. Гөлсем аның кулына  көянтә белән суга һәм чәч толымы белән буып үтерә. Гөлсем партизаннарга ярдәм итә,шулай итеп ул баласы өчен ,иле өчен дошманнан үч ала.  Бу бик зур батырлык.
“ Партизан хатыны “ поэмасында сурәтләнгән партизан хатыны  образы аша без меңләгән татар хатын- кызларының фидакарь батырлыгын күрәбез.
Г. Әпсәләмов татар әдәбиятында “Мәңгелек кеше”, “Сүнмәс утлар”, “Газинур” кебек зур күләмле әсәрләре белән урын алды. Аерым бер тарихи чорларны бөтен катлаулылыгы белән тудыру иҗатчыдан — зур осталык, аны укучы игътибарына, аның кырыс хөкеменә тәкъдим итү кыюлык сорый..
Г. Әпсәләмов — кеше батырлыгын калку итеп сурәтләүне алга куйган язучы. Гариф ага Ахунов та шулайрак фикер йөртә: “Габдрахман абый татар халкының ике сыйфатын — хезмәт яратуын һәм батырларча сугыша белүен “Сүнмәс утлар”, “Алтын йолдыз”, “Газинур”, “Мәңгелек кеше” романнарында калку итеп чагылдыра. Аның роман һәм повестьларында яшьлек сулышы, романтик пафос бөркелеп торыр. Тормыш авырлыкларыннан, үлемнәрдән, фаҗигалардан гарык булган халыкка — укучыларга нәкъ менә шул кирәк иде. (М. Гәрәев белән әңгәмә. “Әпсәләмов ун ел татар халкын татар теле янында тотып торды”// Шәһри Казан, 1977). Кыскасы, тәнкыйтьчеләр, әдипләр, язмаларында Г. Әпсәләмовка хас җитешсезлекләрне күрсәткәндә дә, аның татар кешесе батырлыгына дан җырлавын таныйлар. Шуның өчен рәхмәт әйтәләр. Әйе, Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”, “Газинур” кебек романнары — кеше батырлыгына һәйкәл ул.
Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники дә әлеге темага аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның “Кем җырлады?”, “Бала”, “Бер генә сәгатькә” әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия. Язучының “Бала” хикәясен укыганда да безнең күңелләребез тетрәнә.Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч – дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга.
Кайгысы, сагышы, югалтулары белән сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак. Бөек җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары, оныклары 1979 елның декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр ерак Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичерде. Татарстан әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар” – Әфган “кызалаклары”. Аларның 33 е, Чаллы шәһәреннән яисә Тукай районыннан китеп, әфган сугышында башларын салган. Бу егетләр турында В.Имамовның “Әфган кызалаклары” дигән китабыннан укып белергә була. Яудан кайтмый калган егетләр өчен тирән әрнү белән сугарылган язмаларда якташларыбызның вакытсыз өзелеп калган тормыш юллары, чит-ят җирдә кылган батырлыклары һәм соңгы мизгелләре тасвирлана.

Йомгак.
Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Җитмеш беренче мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килә. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара. Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш еллларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч-куәт алды. Гаять зур рухи- әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге, кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте. Батырларыбызның күп булуы күңелле күренеш. Егерме беренче гасыр да яшәсәк тә: “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!” – дигән изге бер теләк уяна. Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын иде.
Әдәбият исемлеге:
1.Батырлар китабы.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2000., 3-8 б., 335б.
2. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002., 8-9 б., 16-18 б.
3. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр.,2005., 19-21б.