Ф?нни-гам?ли эш ?д?биятта Б?ек Ватан сугышы чагылышы


ТР Биектау муниципаль районы Усад гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни – эзләнү эше
Матур әдәбиятта һәм халык авыз иҗатында бал кортлары чагылышы
Эшләде: 11 нче сыйныф укучысы
Хәкимова Диана Илдусовна Җитәкче: 1 нче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Абдуллина Н.Н.
2015 нче ел
Эчтәлек
I Кереш өлеш.............................................................................................4-5
II Төп өлеш................................................................................................6-12
2.1. Коръән һәм изге кортлар....................................................................4-6
2.2. Риваять, легендалар............................................................................6-7
2.3. Бал кортына һәйкәлләр..........................................................................8
2.4. Без яраткан мультфильмнар..................................................................8
2.5. Язучылар, шагыйрьләр иҗатында бал кортлары...........................8-10
2.6. Бал кортлары турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм сынамышлар.....................................................................................................10-12
III Йомгаклау.............................................................................................13
IV Кулланылган әдәбият ...........................................................................14
Эшнең максаты:
Татар һәм рус язучылары иҗатында,халык авыз иҗатында бал кортлары сурәтләнешен ачыклау.
Бурычлар:
- матур әдәбияттан бал кортлары турында мәгълүмат җыю,
- халык авыз иҗаты әсәрләре белән ныклап танышу,
- китаплар һәм интернет чыганаклар аша бал кортлары һәм аларның кеше тормышында тоткан урыны турында белемне тулыландыру.
Теманың актуальлеге:
Бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә.Мәсәлән,бал,балавыз,умарта “сөте”,чәчкә серкәсе,прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар.Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә, медицина өлкәсендә аерым дәвалау системалары барлыкка килә. Безнең гаилә,безнең күп кенә танышларыбыз “Тенториум” продуктларын теләп куллана һәм файдасын күрә. Үзем дә кулланучы һәм китаплар укырга яратучы буларак, шушы теманы сайларга булдым, бу тырыш бөҗәкләр турында күбрәк беләсе килү теләге туды.
Кереш өлеш
Һай,бал корты! Бал корты!
Бик матур аның йорты.
Тәрәзәләре гел юк,
Тик ул бер ишекле йорт.
Керәләр дә,чыгалар,
Болында бал җыялар.
Балавыз савытларга
Салып бикләп куялар.
Аларның эшчәнлеге,
Валлаһи көнләшерлек!
Бал корты тырышлыгын
Һәр кемгә өләшерлек.
Ул тырышлык һәр көндә,
Әгәр булса һәркемдә,
Барча халык бу илдә,
(Ышаныгыз әлбәттә)
Кайгы,хәсрәт күрмичә
Яшәр иде рәхәттә.
Татлы балым син минем, диләр бер-берсенә гашыйклар. Килен төшкәндә дә яшь кәләш белән кияүгә бал-май каптыралар. Тормышлары бал кебек татлы булсын, диләр. Салкын тигәндә, ютәлләгәндә әниләребез бал белән мәтрүшкә чәен эчерәләр. Әбиләребез заманыннан ук килгән бу табигать дәвасының шифасы бик зурдан.
Бик күп без яраткан балның файдасы. Гәрәбәдәй сары юкә, чәчәк балы белән кем генә чәй эчәргә яратмый икән?! Бигрәк тә кышкы озын кичләрдә. Урамда карны бөтерә-бөтерә буран дулый, ә син, тирләп-пешеп түгәрәк өстәл артында бал белән чәй эчәсең. ”Чәй эчәбез бал белән, бала чагалар белән, бала чага алты җан – Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан, Зәйнәп белән Галия, иң кечесе Асия”, - диелә бит “Асия” шигырендә.
Әлбәттә, җәй буе төрле чәчәкләргә кунып, бал җыючы тырыш кортларга рәхмәт әйтми калмыйсың. Алар булмаса, тырышмаса, кешеләргә кыш буе дәва, шифа булган бал каян килер иде?
Ә бал кортларының үз эше. Чәчәкләрдән нектар җыялар да, кәрәзләргә салалар. Ә умартачы шул балны суырта, кортларны тәрбияли. Аның хезмәте дә бәяләп бетергесез.
Бал составында алтмышка якын матдә бар. Бал составында глюкоза, минераль тозлар, витаминнар бар. Ашамлык буларак та бал бик файдалы, чөнки 100 г бал организмга 335 калория энергия бирә. Көн саен кичен 1 — 2 аш кашыгы бал ашасаң, яки йокларга ятар алдыннан 1 аш кашыгы балны 1 стакан суга туглап эчсәң, бер дигән йокы даруы булачак. Бал тынычландыру үзлегенә ия. Ә балавызны сыер маенда яки суда эретеп куллансаң яхшы. Йокларга ятканда 1 бал кашыгы кабып куйсаң, организмдагы бактерияләрне үтерә, ашказанына файдалы. Аны чәйнәп йөрү дә файдалы. Балавыз пенициллин үтерә алмаган микробларны да үтерергә сәләтле. Шуңа күрә умартачылар башкаларга караганда озаграк яши, сирәк авырый.
Төп өлеш
2.1. Коръән һәм изге кортлар
«Коръән»дә «Нәхел» сүрәсе бар. Нәхел — бал корты дигән сүз. Бу сүрәгә тик торганда гына аның исеме кушылмаган, чөнки бал корты — динебездә хөрмәткә лаек бөҗәк. 68нче аятьтә: «Раббың бал кортына әйтте: «Тауларда-кыяларда, агач куышларында вә кешеләр корган каралты-кураларда үзеңә оялар — умарталар яса», — диелә. 69нчы аять: «Аннан соң җимешләрнең һәрбереннән авыз ит, Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч». Шулай ук, «Коръән»дә кортларның яшәвендә гыйбрәт алырлык нәрсә бар икәнлеге диелә. Кортлар бик бердәм, эшчән бит алар, кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр бер дә тик тормыйлар. Әгәр аларның кереп ояларын актара башласаң, алар дәррәү сиңа ябыша, берсе дә читтә калмый, качып китми, үлемнән курыкмый. Мөселманнарга да шулар шикелле яшәргә куша Аллаһы Тәгалә. Дин чисталыкка, яхшылыкка өнди, ә кортлар чиста һәм яхшы күңелле кешеләрдә генә үрчи, диләр.
Ислам дине белән бал кортлары арасында уртаклык бик күп. Казанда мәдрәсәләрдә дөньяви профессия бирәләр — умартачылык һөнәренә өйрәтәләр. Аллаһы Тәгалә балга шифаны үзе салган. Димәк, бал — авырулар өчен, тән өчен, организм өчен табигый шифалы дару, экологик яктан иң чиста азык. Грециядә, Римда табылган иң борынгы кулъязмаларда ук бал кортлары, бал турында телгә алына. Тау куышларында яшәгән кешеләр ясаган хайван рәсемнәре арасында бал кортыныкы да бар. Җир астыннан табылган керамик савытларда да бал корты рәсеме булуы билгеле. Борынгы Мисырда фиргавеннөр заманында бал кортлары бердәмлек, тугрылык, батырлык символы булып торган. Кешеләргә Аллаһның рәхмәте, нигъмәте булып, Ул бал кортларын бар кылган, аларны бал җыя торган итеп ясаган.
2.2. Риваять, легендаларБал кортлары турында мин күп кенә риваять, легендалар укыганым бар. Менә шуларның берсе.
Бик күптән, Җир яшь һәм яшел булганда, барлык хайваннар, үсемлекләр дус һәм бәхетле яшәгәннәр, дөнья матур, ямьле булган. Шул вакыт Кояш бар тереклекне җыйган да, шушы матурлыкны ничек саклап калу өчен киңәш сораган. Барысы да җыелган: елгалар, диңгезләр һәм зур болытлар, таулар Һәм вулканнар, агачлар, чәчәкләр һәм күбәләкләр. Җирнең матурлыгын саклаучыны сайлар өчен, бар җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр килгән. ”Сакчы булып шул калырга тиеш, - дигән Кояш, - кем акыллы, Җиргә кем ярату һәм шатлык китерә, үзенең уйлары һәм эше белән чиста, кем башкалар өчен яши һәм куркусыз аларны саклый ала”.
Көн, төн уйлашканнар, бәхәсләшкәннәр. Арып-талып, озак тавышланганнан соң, кинәт иртәнге Кояш нурларында барысы да ниндидер тавыш ишетәләр: бу бал кортының канат тавышы була. Барысы да аланда кызып бәхәсләшкәндә, бал кортлары, бернигә карамый, үз эшләрен дәвам иткәннәр, бал җыйганнар. Шунда Кояш бер нәтиҗәгә килгән: менә шушы бал кортлары Җиребезне саклаучы һәм җаныбызның символы булырлар. Урман , елга, табигать, Җир җаны... Ә һәр гадел, юмарт, көчле булырга теләгән кешегә бал бушка ...
Борынгы чыганаклардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Һиндстанда моннан 5-7 мең еллар элек үк балның һәм тома балавызның (прополисның) файдалы үзлекләре билгеле булган. Борынгы Кытайда балны төрле авыруларга каршы дару буларак кулланганнар һәм корт чактырып дәвалануны киң файдаланганнар. Борынгы Мисырда бал белән күз авыруларын, яралы һәм пешкән урыннарны дәвалаганнар. Аристотель, Гиппократ, Вергелий, Демокрит, Пифагор һ.б. акыл ияләре бал ашаган кешенең гомере озын, акылы саф, ихтыяры нык була дип исәпләгән.
Борынгы Грециянең атаклы математигы Пифагор үзенең озын гомерле булуын бал ашудан күргән. “Медицинаның әтисе” – Гиппократ болай әйтеп калдырган: «Әгәр көн саен бал куллансагыз, гомерегез озын булыр». Моннан мең еллар элек яшәгән атаклы табиб, шагыйрь Әбүгалисина : “Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, - дигән һәм йөрәк авырулы кешеләрне бал ярдәмендә савыктырган. Ә йөздән артык яшәгән борынгы философ Демокрит болай дигән: сәламәтлекне саклау өчен, “эчке әгъзаларны – бал белән, ә тышкы әгъзаларны май белән тукландырырга кирәк ”. А.Энштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган. Әгәр дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан кешелек дөньясы да юкка чыгачак, ди ул. Чыннан да, бал кортлары булмаса, күп авыл хуҗалыгы культуралары да бетәчәк.
Кешеләр үзләренең яшәү дәверендә һәрвакыт бал кортлары белән тыгыз бәйләнештә. Археологлар мәгълүматларына караганда, умарта кортлары Җирдә моннан 40 млн. еллар элек булган. Галимнәр Франциядә өченче катламнардан ташка әверелгән умарта корты табалар. Алар шөпшәләрнең үзгәрүеннән килеп чыккан. Бал кортының ватаны дип Көньяк Азия санала. Кешенең бал корты продуктларын моннан бик күп гасырлар элек үк куллана башлаганлыгы мәгълүм. Испаниядәге Үрмәкүч мәгарәсендә (“Паучья пещера”)б.э.к. XV-X гасырларда ук таш кыяга төшерелгән рәсем моның бер дәлиле булып тора. Анда лианалар буйлап үрмәләп менеп, кыргый кортлар оясыннан кәрзиненә бал салучы хатын сурәтләнгән. Аңа 57 мең ел.
Бал корты гаҗәеп бәләкәй зат. Җирдә аларның 20 мең төре билгеле. Бал корты элек-электән кешенең юлдашы булган,шуңа күрә әкиятләрдә, легендаларда, сынамышларда аңа дан җырлаганнар; тырыш, хезмәт сөючән кешеләрне “бал кортлары” белән чагыштырганнар.
2.3. Бал кортына һәйкәлләр
Күп илләрдә (Польшада, Америкада, Канадада, Япониядә, Россиядә һ.б.) бал кортларына һәйкәл куелган. Чыннан да, бал кортлары һәйкәл куярга лаек изге бөҗәкләр. Дөньяның һәр почмагыда кешенең зур хөрмәтен яулаган бу изге бөҗәкләрне олылыйлар һәм хөрмәт итәләр.
2.4. Без яраткан мультфильмнар
Эзләнү эшемнең темасын курыкмыйча сайладым: мин бу изге бөҗәкләр турында шактый әсәрләр укыдым бит. Барлый торгач, чыннан да, шулай икәне ачыкланды. Кечкенәдән без Винни Пух мульфильмын карап тәрбияләндек. Бу шаян Аюның бал яратканын, бал кортлары белән көрәшкәнен, җырын тыңлау – үзе бер кызык: “Я тучка, тучка, тучка, я вовсе не медведь...” А.Милн, Б.Заходерның “Винни-Пух и все-все-все” китабы балаларның иң яраткан китабы дисәк тә ялгышмабыз. Бүген зәңгәр экраннардан күрсәтелүче бал корты Майяны, аның кызыклы маҗараларын, Лунтик һәм аның эшчән дуслары бал кортларын (Пчелёнок, Генерал Шершуля һәм Баба Капа) белмәгән бала юктыр. Ә тәрбияви әһәмиятен әйтсәң...
2.5. Язучылар, шагыйрьләр иҗатында бал кортлары
Яраткан балалар язучыбыз Абдулла Алиш иҗатында бу образлар зур урынны алып торалар. Аның “Нечкәбил”, “Бал корты һәм Шөпшә” әкиятләре мәктәп программасына да кертелгән.
“Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән. Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм! – дигән Чәчәкләр башлыгы. Шул көннән башлап Бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә Шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар”.
Автор бал кортларының тормышы турында язып, аларның тырышлыгын, кешегә китергән файдасын күрсәтергә теләгән. Ә Нечкәбил нинди сыйфатларга ия?! Ул тырыш, авыр хәлдән чыгу юлын таба белә, башкалар белән яхшы мөгамәләдә. Эшче кортлар җилкәсенә мондый эшләр йөкләнгән: бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшләрен эшлиләр. Нәкъ кешеләр кебек.
Укытычыбыз тәкъдиме белән Мәдинә Маликованың бәйле 2003-2004 елларда язылган “Чәчкә балы” әсәрен укыдым. Искиткеч хикәя, чөнки бүгенге көн проблемалары күтәрелгән. Тормыш мәгънәсе, балаларга дөрес тәрбия бирү, табиб игътибарсызлыгы аркасында гаиләдә килеп туган кыенлыклар (яңа туган балаларны алыштыру), җинаятьчелекнең яшәрә баруы, эчкече гаиләләр ишәю һәм, әлбәттә, наркомания. Бал кортлары белән минем исемдә калган фикер: “Корт агуы наркотикларга омтылышны, тартылуны бетерә икән. Әсәрнең сюжеты бик мавыктыргыч итеп корылган. Гамил абый Сәгъдия апа белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә, “менә дигән итеп” тәрбиялиләр. “Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар,аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кешеләр сүзен дә күтәрәләр. Инде урамда,үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында,үзенең газименә охшаган малайны күргәч,ул бөтенесен аңлап ала.Бәби табу йортында алышынган бала бит бу.Милициягә дә хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый,өенә алып кайта,тәрбияли башлый.Наркоман икәнен белгәч тә, ташламый.Әйткән сүзендә тора.Көчен дә,акчасын да кызганмый.Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта.Үз гомерендә эчү,сугышу,җәберләү,шакшылыкны гына күргән малай,монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә.Моңа бер-береңә ышаныч,хөрмәт,мәхәббәт һәм бал кортлары ярдәм итә.
М.Маликова бу әсәрен тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язган. Мисал итеп берничә өзек китерәм.
“Умарта карарга аны әтисе кечкенәдән өйрәтте. Әнисе дә гел мактап тора: “Сары бал кебек шул син, улым, кортлар шуңа якын итә, шуңа тими”, - ди. Үсә төшкәч, ул шуны да белде: умарталарны әтисе алар өчен дип алган икән. “Үсеп килгән балаларга шифасы күп аларның, - ди ул. – Сезгә кирәк, үзегез карагыз, тәрбияләгез”. .Бу юллар Җәмил малайлары турында булса, түбәндә китерелгән өзек Мохтар уллары турында.
“ - Матур гынамы соң, улым! Татлы син, баллы! Чәчкә балына коенгансың бит син!
Чәй янында Мохтарның күмәч телеменә калын итеп куе каймак якканын, аның өстенә мул итеп бал сылаганын күреп, тагын бер сөенде ул: чөнки соңгы көннәрдә тамагына ризык үтми башлаган иде баланың!
Моның хикмәтен ул соңрак белде. Корт агуы наркотикларга омтылышны, тартылуны бетерә икән.
...Тагын бер ун көннән Сәгъдия аш бүлмәсе тәрәзәсеннән Мохтарның умарталар янына барганын күреп алды.
- Улым! – дип йөгереп чыкты ул. – Тукта, улым, алай ярамый.
- Ә нәрсә? Мин болай гына...
- Болай гына ярамый, улым. Әнә, Җәмил бишме-алтымы кортны җайлап кына тотып алып керер. Аннары кирәкле җиреңне генә чеметтереп алыр. Озакламый мәктәпкә барасы. Ник әле сиңа шешенеп йөрергә?
Мохтар сүзсез генә кире борылды.”
Аксакал шагыйребез Ш.Галиев үзенең “Дуслык балы” шигыре белән тәмле телле булырга, башкалар белән дустәнә мөнәсәбәттә торырга өйрәтә.Татар-башкорт халкына хас кунакчыллыкны, туганлык хисләрен күрәбез без бу әсәрдә.Кунак өстәлендә беренче татлы ризык, әлбәттә,бал.
Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,Янәшәгә мин дә куям —Җыйган татар бал кортлары.
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!» — дип,Макташыйк без бергә килеп,Туганнарча йөрик шулай,Сезгә барып, безгә килеп.
Аның “Бал бабайлар” хикәясе дә тырышлыкка, хезмәт сөяргә, тормыш тәҗрибәсе тупларга өйрәтүче әсәрләрнең берсе.
Шагыйрь Нур Әхмәдиенең бу бөҗәкләр турында шаян шигырьләрен уку бик кызыклы: “Чөгендер борын”, “Чәй янында”. Кортлар белән шаярырга ярамаганны искәртә автор.
Рус язучыларыбыз иҗатында да бу тема киң чагылыш тапкан. Мәсәлән, С.Я.Маршак “Вересковый мед”, Б.Нерубайло”Голый и пчелы”, Саша Черный “Про пчел”, К.Д.Ушинский “Первые лучи”. Соңгы әсәр Дәрдемәнд тарафыннан тәрҗемә дә ителгән һәм без ул өзекне яратып үзләштерәбез. Кояш нурлары бар тереклекне уята,барысы да үз хезмәтенә керешә,шул исәптән, бал кортлары да. “Дүртенче нур килеп, умарта өстенә төшкән иде,бал корты, балавыз сараеннан чыгып, канаткайларын төзәтте.Шуннан “Без-з-з-з!” китте очып хуш исле чәчәкләрдән татлы бал җыйнарга”.
Кайсы гына язучы үз әсәрендә табигать күренешен, аның гүзәллеген сурәтләгәндә “бал кортлары гөжли” дигән юлларны кулланмый икән?!
2.6. Бал кортлары турында мәкаль-әйтемнәр,
табышмаклар һәм сынамышлар
Халык авыз иҗатында бал кортлары, балның әһәмияте турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, сынамышларны күп очратырга була.Алар бар да халкыбызның тормыш тәҗрибәсеннән алынган иҗат җимешләре.Халык әйтсә,хак әйтә.Гомергә тәрбияви үзенчәлекләрен югалтмаучы чыганаклар.
Мәкаль-әйтемнәр
Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр.
Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да, мул җыймас.
Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас.
Бал корты бал алыр чәчәген белә.
Бал корты берсе өчен берсе үләр.
Бал корты чәчәк тирәсендә йөрер.
Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында тирескә батарсың.
Бал тәмле дә, корт чага.
Балчы корт карар, балын корт табар..Корт бик чага да, балы тәмле.
Корт күчсә — иле белән.
Корт чакмыйча бал булмый.
Кортның чагуы да файдага.
Көчле умарта — гүләвеннән билгеле.
Күчле корт бал ашый, күчмә коңгыз үләксә ашый.
Малчы мал карар, балчы бал карар.
Умарта, кечкенә булса да, бал ташый; карга, зур булса да, тирес ташый.
Өй артында корты барның өй эчендә коты бар.
Үрмәкүч пәрәвез сузарга оста, корт балавыз сузарга оста.
Табышмаклар
1. Аерылып чыккан корт кебек.
Умарта оясы кебек шаулый.
2. Кош түгел – оча,
Елан түгел – чага.
Чәчкәләргә кунып,
Татлы азык таба.
3. Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
4. Чи-чи итәр,
Читлегенә кереп китәр;
Алтын башлы, йомры кашлы,
Моны белгән йөз яшьле.
5. Или-или иләктән,
Или чыкты келәттән,
Бер битемнән суырып үпте,
Әле дә китми йөрәктән.
6. Тызлый да бызлый,
Үпкән җире сызлый.
7. Алпавытның бакчасы,
Бакчасында мунчасы;
Мунчасына су китерә
Нечкә билле тутасы.
8.Бигрәк матур бакчасы бар,
Бакчасында кысасы бар;
Тәмле ризык ашыйлар,
Бик авыр йөк ташыйлар.
9. Безли дә безли,
Бигрәк җаны түзми,
Гел тәмлене эзли.
10. Озын-озын колгалар,
Анда кошлар оялар;
Ите хәрам, өресе хәләл,
Аны белер муллалар.
11. Очалар, очалар һавадагы каргалар;
Ите хәрамга китә,
Сөте хәләлгә китә.
12. Кап-караңгы бүлмәдә
Ашъяулык бәйли кыз бала.
Сынамышлар
Кортлар ояны иртә сыласалар,кыш иртә килә.
Умарта кортлары оясында шауласа, яңгыр булыр. 
Бал кортлары түбән очса, тиздән яңгыр көт.
Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын була.
Еллар чыклы булса, бал күп булыр.
Бал кортлары ояларыннан чыкмаса, тиздән яңгыр көтелә.
Бал кортлары иртән, бердәм табышка китсәләр, көн кояшлы, матур булыр.
Иртән болытлы булуга карамастан бал кортлары табышка очса, һава торышы яхшырыр.
Бал кортлары умартадан чыгып, умарта тирәсендә генә очсалар, озакламый яңгыр явар.
Һава торышы яхшы булуга карамастан бал кортлары иртә эштән туктасалар, киләсе көн яңгырлы булыр.
Бал кортлары соңга кадәр табыш артыннан очсалар, көннәр бозылуга китерер.
Бал кортлары умартадан чыгып умарта тышына кунсалар, көн бик эссе булыр.
Кыш җылы киләсе булса бал кортлары кереп-чыгып йөри торган тишем ачык калыр.
Кыштан соң бал кортлары иртә очыш ясалар, яз иртә һәм җылы килер.
Бал корты чәчәккә кунса – ботакта алма да булыр.
Бал кортлары иртән умартадан чыгып китсәләр – һава торышы яхшы булыр.
Йомгаклау
Дөньяда могҗизалар бик күп. Алар барысы да җан ияләре уңай тормыш итсеннәр өчен бирелгәннәр. Менә кечкенә бөҗәкләр булган бал кортларының яшәү рәвешендә генә дә иксез-чиксез могҗизалар бар. Алар бер секундта меңәр мәртәбә канат кагалар. Кешенең шулай хәрәкәтләнүен күз алдына китерсәк, ул бер мизгелдә янып үләр иде. Умарта кортының күзләре бишкә бүленгән. Аның һәр бүлегендә 1 мең линза. Без күрә торган әйберләрне аларда 60 мәртәбә зурайтып күрә алу сәләте бар. Кәрәз төзелеше шулай ук могҗиза. Бу могҗизалар бер кешене дә битараф калдырмыйдыр, бигрәк тә, галимнәребезне, химик-физикларыбызны, архитекторларны һәм шулай ук язучыларыбызны да.”Канатлы докторларыбыз” турында төрле вакытта, төрле халыкта күп фәнни хезмәтләр һәм китаплар, шигырь-мәсәлләр иҗат ителгән. Шулай ук бал кортлары, аларның тормышы турында мәкаль-әйтемнәрдән, табышмаклардан белеп була.
Безгә, кешеләргә, бал кортларыннан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле: ярдәмләшеп яшәү, эшчән булу, киләчәк буын турында кайгырту, бер-береңә тугры булу, гаиләңне, йортыңны саклау...Бу исемлекне тагын да санап китәргә мөмкин.
Хезмәтемне рус умартачыларының 1898 нче елда өченче съездда яңгыраган Е.Залягин авторлыгындагы шигырь юлларыннан өзек белән тәмамлыйсым килә.
Пчела-работница, усталости не зная,
Свой кропотливый труд с охотою несет,
На благо общее все силы отдавая.
Примером для других и служит, и живет.
И между ними нет не распри, не раздора.
Семьею дружною в ладу они живут,
Без ненависти злой, без мелочного вздора,
Храня свое добро, друг друга берегут.
Кулланылган әдәбият
1. А.Алиш “Нечкәбил”, “Бал корты һәм шөпшә”.
2. А.Милн, Б.Заходер “Винни-Пух и все-все-все”.
3. А. Хәсәнов “Бал корты очышы”.
4. Дәрдемәнд “Кояшның нурлары”.
5.Детская энциклопедия.
6. Интернет материаллары.
7. К.Д.Ушинский “Первые лучи”.
8. М.Маликова “Чәчкә балы”.
9. С.Я.Маршак “Вересковый мед”.
10. Сынамышлар.
11. Табышмаклар.
12. Татар халык мәкальләре.
13. Ш.Галиев хикәяләре һәм шигырьләре.