Презентация к исследовательской работе Матур ?д?биятта ??м халык авыз и?атында бал кортлары


ТР Биектау муниципаль районы Усад белем бирү мәктәбеФӘННИ-ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ:  МАТУР ӘДӘБИЯТТА ҺӘМ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНДА БАЛ КОРТЛАРЫ ЧАГЫЛЫШЫЭшләде: 11 нче сыйныф укучысыХәкимова Диана Илдус кызыҖитәкче: 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Н.Н.  
style.rotation Эшнең максаты: Татар һәм рус язучылары иҗатында, халык авыз иҗатында бал кортлары сурәтләнешен ачыклау.Бурычлар:Матур әдәбияттан бал кортлары турында мәгълүмат җыю;Халык авыз иҗаты әсәрләре белән ныклап танышу;Китаплар һәм интернет чыганаклар аша бал кортлары һәм аларның кеше тормышында тоткан урыны турында белемне тулыландыру. Һай,бал корты! Бал корты!Бик матур аның йорты.Тәрәзәләре гел юк,Тик ул бер ишекле йорт.Керәләр дә,чыгалар,Болында бал җыялар.Балавыз савытларгаСалып бикләп куялар.Аларның эшчәнлеге,Валлаһи көнләшерлек!Бал корты тырышлыгынҺәр кемгә өләшерлек.Ул тырышлык һәр көндә,Әгәр булса һәркемдә,Барча халык бу илдә,(Ышаныгыз әлбәттә)Кайгы,хәсрәт күрмичәЯшәр иде рәхәттә.
Бал составында 60 ка якын матдә: глюкоза, минераль тозлар, витаминнар бар. Ашамлык буларак та бал бик файдалы, чөнки 100 г бал организмга 335 калория энергия бирә.

Аллахы Тәгалә Коръәндә умарта кортларыннан дәрес алырга кушкан, диләр. Борын-борын заманнарда ук балны Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәргән бүләк дип санаганнар. Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылганБорынгы Грециянең атаклы математигы Пифагор үзенең озын гомерле булуын бал ашаудан күргән. Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылганБорынгы Грециядә яшәгән табиб Гиппократ көн саен бал кулланган. «Әгәр көн саен бал куллансагыз, гомерегез озын булыр», — дип әйтеп калдырган. Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылганАтаклы табиб, шагыйрь Әбүгалисина: «Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, - дигән. Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылганӘ йөздән артык яшәгән борынгы философ Демокрит болай дигән: “Сәламәтлекне саклау өчен, эчке әгъзаларны – бал белән, ә тышкы әгъзаларны май белән тукландырырга кирәк”. Бал кортларына һәйкәлләр
ppt_yppt_yppt_y

А.Алиш “ Бал корты һәм Шөпшә”
style.rotation Мәдинә Маликова “Чәчкә балы” повестен укыгач, мин корт агуы наркотикларга омтылышны, тартылуны бетерә дигән фикерне белдем.
Бал кортлары турында мәкальләр һәм әйтемнәр:Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас. Бал корты берсе өчен берсе үләр.Бал кортының балы бар, балга хәтле назы бар. Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар. Корт, белә торып үлемгә барса да, дошманын чакмый калмый.Кортның чагуы да файдага. Бал кортлары турында табышмаклар:Аерылып чыккан корт кебек. Умарта оясы кебек шаулый.Кош түгел – оча,Елан түгел – чага.Чәчкәләргә кунып,Татлы азык таба.Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы. Бал кортлары турында сынамышлар:Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын була.Еллар чыклы булса, бал күп булыр.Бал кортлары иртән, бердәм табышка китсәләр, көн кояшлы, матур булыр.Иртән болытлы булуга карамастан бал кортлары табышка очса, һава торышы яхшырыр.Бал кортлары умартадан чыгып умарта тышына кунсалар, көн бик эссе булыр.Бал корты чәчәккә кунса – ботакта алма да булыр.Бал кортлары иртән умартадан чыгып китсәләр – һава торышы яхшы булыр. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!2015 ел