Конспект по татарскому языку на темуКазан –Татарстанны? башкаласы” текстындагы лексик- грммматик материал.


Тема: “Казан –Татарстанның башкаласы” текстындагы лексик- грммматик материал. 
Максат: 1) “Казан –Татарстанның башкаласы” текстындагы лексик- грммматик материалны үзләштерү; Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү.2) Укучыларның фикерләү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү. 
Матерал: Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле” 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, 2007.
Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).
Методлар : өлешчә эзләнү, проблемалы ситуация тудыру.
Алымнар:, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эш, техник чаралардан файдалану, төркемләп уен оештыру, карточкалар белән эш.
Җиһазлау. Информацион технологияләр куллану: компьютер, , экран, презентация.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Укучыларда уңай халәт тудыру.
а) Исәнләшү.Танышып алыйк.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар Мин Насыбуллина Гөлшат Камилевна – 129 нчы мәктәптән сезнең белән татар теле дәресендә очрашам.
б) Дәресне “Танышу” уены белән башлап җибәрик. Әйдәгез, бергәләп кабатлык.
- Исәнме, дустым ( кулларын бирешәләр)
- Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә куялар)
- Син кайда булдың? ( колакларын тоталар)
- Мин сагындым. ( кулны йөрәккә кую)
- Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр)
- Бик яхшы ( кочаклашалар)
Рәхмәт дәресне башлыйбыз.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы:- Бүген дәрес барышында безгә татар теленә хас [къ ], [a] авазлары кергән сүзләр белән эш итәргә туры киләчәк. Әйдәгез, авазларның әйтелешен ныгытып китик. Минем арттан кабатлагыз.
Ка- ко- ку- кы Казан
Аз- ар- ан- ак Башкала
Укытучы: - Авазларны дөрес әйттегез, афәрин. Безнең төркемдә иң яхшы тәрҗемәче барма икән? Әйдәгез, “Иң яхшы тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз.
“Иң яхшы тәрҗемәче” уены
Укытучы: - Татарстан бик бай Республика.
К. Җ.: - Татарстан очень богатая Республика.
Укытучы: - Иптәшеңнән сора. Татарстан бик бай Республикамы?
К. Җ.: - Әйе, Татарстан бик бай Республика.
Укытучы: - Казан – Татарстанның башкаласы.
К. Җ.: - Казань – столица Татарстана.
Укытучы: - Иптәшеңнән сора. Казан – Татарстанның башкаласымы?
К. Җ.: - Әйе, Казан – Татарстанның башкаласы.
Укытучы: - Рәхмәт, укучылар тырыштыгыз.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы: - Укучылар,бу җөмләләрдә нинди шәһәр турында сүз барды.
К. Җ.: - Казан турында.
Укытучы:- Димәк, бүген нинди шәһәр турында сөйләшәбез?
К. Җ.: - Казан шәһәре турында.
Укытучы:- Әйе, укучылар, дәресебезнең темасы- Казан- Татарсаннның башкаласы.
Укытучы: -Максатыбыз нинди?
К. Җ.: - Казан шәһәре турында күбрәк белү.
Укытучы: - Ә хәзер әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк, аларны кулланырга өйрәник.
Сүзлек эше:
машина җитештерү- машиностроение
урта махсус уку йорты- среднее специальное учебное заведение
югары уку йорты- высшие учебные заведение
тимер юлы- железная дорога
азык- төлек- продовольствие
җиңел промышленность- легкая промышленность
Укытучы: - Укучылар, хәзер яңа сүзләр кертеп, җөмләләр төзеп караыйбыз.
Укытучы: - Рәхмәт, укучылар, тырыштыгыз.
Укучылар, ни өчен Казанны зур промышленность шәһәре дип атыйлар икән? Текст белән танышкач белербез.
Текстны ( дәреслектән  1 нче күнегү 101 нче бит) чылбыр буенча уку.
Укытучы:- Ни өчен Казанны зур промышленность шәһәре дип атыйлар?
К. Җ.:- Чөнки Казанда машина җитештерү, химия, җиңел, азык- төлек промышленносте үскән.
Укытучы:- Булдырдыгыз, укучылар, текстны игътибар белән укыгансыз. Әйдәгез, хәзер текст буенча карточкаларда эш башкарыйк. Бу карточкаларда җөмләнең баша, ә бу карточкаларда җөмләнең ахыры. Табып тактага беркетәбез.
Җөмләләрне дәвам ит.(карточкалар буенча тактага чыгып башкару)
Казан – борынгы ...
Казан – студентлар ...
Казанда цирк, зоопарк ...
Казанда урта махсус ...
Казанга су юлы белән дә ...
Казанда җиңел, химия промышленносте...
Укытучы:- Укучылар, җавапларыгызны тыңлап китик. Рәхмәт. Бу җөмләләрне дәфтәргә язып куябыз.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы: Әйдәгез, хәзер текст тыңлап китик. Игътибар белән тыңлап торабыз, сары карточкаларда эшлибез. Җөмләләр текстка туры киләме, туры килмиме.
Аудирование
Бирем.
Мин кечкенә урамда яшим.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Безнең йорттан китапханә ерак.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Китапханә каршында кибет бар.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
4. Аннан киемнәр алырга мөмкин.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
5. Казан зур һәм матур шәһәр.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
6. Бездән Кремльгә троллейбус йөри.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
Укытучы: - Җавапларыбызны тикшереп алыйк.
Рәхмәт укучылар. Аргансыздыр әзрәк ял итеп алабыз. Хәзер Казан пракларына барып, фонтаннар тавышын тыңлыйбыз.
Ял минуты
Дәреслек белән эш.
Укытучы: - Кире дәрескә кайттык. Ә хәзер дәреслекләрнең 102 нче битен ачтык, 3 нче күнегү. Дөрес тәрҗемәне табырга.
Укытучы: -Рәхмәт, укучылар. Сезнең өстәлләрдә зәңгәр битләр бар. Хәзер шул битләргә. Бүген өйрәнгә сүзләрне кулланып җөмләләр төзибез.
Йомгаклау.
Укытучы: - Дөрес, чынлап та Казан шәһәре төрле театрларга, музейларга бик бай. Хәзерге вакытта аны Россиянең өченче башкаласы дип әйтәләр.
Нәтиҗә ясарга вакыт. Без дәрестә нинди шәһәр турында сөйләштек?
К. Җ.: - Казан шәһәре турында сөйләштек.
Укытучы: - Казан шәһәре турында тагын кайсы дәресләрдә сөйләшәсез?
К. Җ.: - География һәм тарих дәресләрендә.
Укытучы: - Димәк, татар телендә алган белемнәрегез сезгә кирәк. Ә без сезнең белән дәрестә максатыбызга ирештекме?
К. Җ.: - Әйе, ирештек.
Өй эше: 102 бит 5 нче күнегү
Иҗади эш. Казан турында диалог төзергә (7-8 реплика)
Билгеләр кую.
Саубуллашу