Методическая разработка урока на тему Гаяз Исхакыйны? К?з повестенд?ге хронотопны ?йр?н? ?зенч?леге


Гаяз Исхакыйның “Көз” повестендәге хронотопны өйрәнү үзенчәлекләре Әдәби урын һәм вакыт, ягъни хронотоп теләсә кайсы сәнгать әсәренең (әдәби әсәр, музыка сәнгате әсәре, рәсем, театр сәнгате әсәрләренең) аерылгысыз, мөһим өлеше, үзенчәлеге булып тора. Әдәбиятта урын һәм вакыт категорияләрен өйрәнү художестволы чынбарлыкның үзенчәлекләрен, әдәби әсәрнең эчке спецификасын ачып бирүдә, әсәрне кабул итү закончалыкларын ачып аңлауда ярдәм итә Урын һәм вакыт мөнәсәбәтен әсәрдә күрүен җиңел эш түгел. Шуңа күрә аларны күз алдына китерү, төшенү кыенлык тудырырырга мөмкин, чөнки кешенең урын һәм вакытны кабул итүе субъектив. Без бу төшенчәләрне конкрет әсәргә анализ ясау мисалында карарбыз. Г.Исхакыйның “Көз” повесте композицион яктан караганда өч өлештән гыйбарәт. Һәр өлештәге вакыйгалар төрле вакытта һәм урында бара. Бу исә әсәрдәге хронотопны, ягъни әдәби урынны һәм вакытны билгеләп тора. Беренче өлеш эченә кертелгән калган икесе аның сәбәп-нәтиҗәсе дә булып торалар. Беренче өлеш, соңыннан булган вакыйгалар турында сөйләсә дә, хронологик яктан, киресенчә, алдан бирелә. Моңа аның көз ел фасылында сөйләнүе дә ишарә итеп тора “Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде” [Исхакый 2002: 243] Ялгыз пароход куе караңгылык эченә батып, шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алып барырга маташа, ләкин “караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде” [Исхакый 2002: 243] Гөлсем яшәгән пространство караңгылыкка чумган, алай гына да түгел ул төпсез-чиксез, аны ерып чыгу да мөмкин түгел, шул рәвешле бу Гөлсемнең авыр тормыш ситуациясен хәл итеп, аннан чыгу юлын таба алмавын аңлата. Икенче төрле әйткәндә, Гөлсем шушы Иделдәге ялгыз пароход сыман авыр язмыш сукмакларын үтә-үтә, төрле каршылыкларга очрый-очрый, алга таба, билгесезлеккә таба барырга мәҗбүр була дип аңлашыла Биредә автор яңадан хронологияне боза, ягъни әсәрдә икенче мәхәббәт тарихы алга чыгарыла. Әлбәттә, Г.Исхакый моны махсус эшләгән дип уйларга кирәк, чөнки үз тормышыннан канәгать булып сөйләүче Нәфисәнең мәхәббәт тарихы соңыннан Гөлсем сөйләгәннәренең трагизмын тагын да көчәйтә төшә Г Н Н Русча укый Мөселманча укый Кичәләргә йөри Театрга йөри “Ишек ачылды, ябылды, егет югалды” [Исхакый 2002: 257] Нәфисәнең тәвәкәллеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итә, Нәфисә беренче булып үзе кыю адым ясарга көч таба. Бу адым тупса хронотобы белән бәйле, Нәфисә бу тупсаны атлап чыга ала һәм яңа тормыш корып җибәрә Г Гөлсем чит пространствоны үзенеке итеп кабул итмәкче булып, утардагы кануннарга буйсынып яши башлый. Ләкин бу озакка бармый һәм Гөлсем үзе яшәргә күнеккән даирәгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була, түгәрәк тагын ябыла Гөлсем шунда Пашаның башка егетләр кебек булмавын сизә: “... ул миңа татар әдәбияты, шигырьләр хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде” [Исхакый 2002: 276]. Шул рәвешле, Паша Гөлсемне үз дөньясына, үз пространствосына кертә, Гөлсем дә аны бик тиз үз итә: “Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым” [Исхакый 2002: 277] “Көннән көн үттте, көн үткән саен минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бернәрсә мине сөйде, иркәләде... Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды” [Исхакый 2002: 278] Бу перцептуаль вакыт геройларны башка төрле тормышта яшәтә, чөнки алар үзләрен югалтып, тирә-юньне онытып, бәхетле, татлы хыял дөньясында яши башлыйлар. Вакыт алар өчен туктаган кебек тоела. Мондый дөньяда яшәү, аларга авырлыкларны җиңүдә көч-күәт бирә, Гөлсемгә “кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек” [Исхакый 2002: 278] күренә, “... кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек” [Исхакый 2002: 278] сизелә Ерак/Якын оппозициясе бу очракта Югары/Түбән оппозициясенә туры килеп, егетнең социаль хәле белән дә Гөлсемнән үзгә икәнлеген күрсәтүче билге буларак аңлашыла “Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кыланышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә “у-у” килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк, дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем... Йөрәгем “шу” итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды” [Исхакый 2002: 284] “Тәрәзә эчтән һәм тыштан карау өчен хезмәт итә. Тәрәзә – кешенең дөнья өчен ачыклыгын белдерү символы” [Топоров 1983: 279] “Тирә-юнемебез баткаклык, эчкән суыгыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә имкян юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз” [Исхакый 2002: 286] “Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. “Китмә, китмә, кал!” – дип чыгып асылынасы булдым. Ишекне ачтым, ләкин тагы бусаганы үтә алмадым” [Исхакый 2002: 290]. Бу тупса хронобы Гөлсемне яңа тормышка алып керергә тиеш була, ләкин ул “өн белән төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп” [Исхакый 2002: 291] кала Рус мохитендә тәрбияләнеп үскән Гөлсем, гәрчә бик тәвәккәл булырга тиеш булса да, аның юлдашы консерватив карашлы мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән Нәфисә кебек үз бәхете, үз мәнфәгате өчен көрәшү көченә ия булмаган шәхес итеп бирелә Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы көз, Идел, пароход, бакча, төн, утар, юл, пристань хронотоплары бирелә Татар әдәбиятында киң таралган Идел хронотобы әлеге әсәрдә кеше гомеренең агышын чагылдыра, ләкин ул аннан аермалы буларак мәңгелеккә ия: “Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде” [Исхакый 2002: 294] Пристань хронотобы очрашу хронотобына туры килә. Биредә Гөлсем белән Паша-Хәлил янәдән очрашалар: “Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде” [Исхакый 2002: 296] Утар хронотобы мирзалар тормышын сурәтләгән вакытта күп кулланыла. Биредә утар Гөлсемнең яшьлеген чагылдыру өчен ярдәм итә. Утар бәхетле мизгелләр белән бәйле тормыш итеп күзаллана Көз хронотобы әсәр башында сурәтләнгән урын һәм вакыт герой күңелендә дә шундый ук халәтнең булуын ачыклап торса, әсәрнең ахырында исә бу көз кеше гомеренең көзе мәгънәсендә килә. Яз хронотобы яшьлек, өмет символы булган кебек, көз исә, киресенчә, картаю, бетүне аңлата. “Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача”, – ди Паша-Хәлил. Икенче төрле әйткәндә, көз әсәр геройлары тормыш-язмышлары көзгә керүен символлаштыручы хронотоп булып тора. Әдәбиятчы-галимә Р.Яруллина көз вакыты мирзалар тормышының көзе килүен күрсәтү өчен дә кулланыла дип тә саный Г.Исхакыйның “Көз” повестенда хронотоп, табигать күренешләре, пейзаж, портрет, диалог, монологлар кебек төрле әдәби чаралар белән беррәттән геройларның уй-кичерешләрен, төрле халәтләрнең, үз бәхетләре өчен көрәшү-көрәшмәвен билгеләү өчен хезмәт итә.