Теремк?й ?киятен с?хн?л?штер? (М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме)


Әкият   «Теремкәй»
       Максат:  Балаларда рус халык әкияте “ Теремкәй” аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләү. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү,бер-беренә карата иптәшлелек-дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларның иҗади сәләтләрен ,рольләрне башкару осталыкларын үстерү,матур сөйләм күнекмәләрен  камилләштерү.    
        Җиһазлар: театр атрибутлары, костюмнар, көй язылган дисклар.
  
Алып баручы :
Борын-борын замандаЕрак тугел ,якында,
Безнен урман артындаБер теремкәй торган ди…
(Көйгә тычкан чыга)
Тычкан :   
Мин тычкан баласыЮл буйлап барам.
Алтын башакларныКәрзиннәргә салам. (Тычкан теремкәйне күрә)
Ай-яй,нәрсә бу?
 Матур теремкәй тора.
 Кечкенә дә,зур да түгел
 Кем яши икән монда? (шакый)
 Терем- теремкәй,
 Теремкәйдэ кем яши?
 Беркем дә юк?
 Әйдә мин керим, мин яшим (Тычкан  теремкәйгә керә)
          (Көйгә куян керә)
Куян:
Мин Куянкай,Куянкай,
Куянкай-озынколаккай.
Юл буйлап сикерәм,
Уйныйм һәм көләм. (Куян Теремкәйне күреп)
Ай-яй,нинди матур Теремкәй!
Терем-теремкәй
Теремкәйдэ кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык. Ә син кем?
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.Керт әле мине.
    
Тычкан. Җырлап күрсәтсәң кертермен.
Куян җырлый:
Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм
Мин матур җырлыйм, җырлыйм.
Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля,
Мин матур җырлыйм, җырлыйм.Тычкан: Куянкай-озынколаккай кер,бергә  яшәрбез. (Тычкан,Куян Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Төлке керә)
Төлке:
Көз житте,салкын һава,
Җилләр исә  урманда.
Җылыга керер идем,
Тәмле чәй эчәр идем. (Теремкәйне күреп)
Ай-яй,нәрсә бу?
Матур теремкәй тора.
 Кечкенә дә,зур да тугел.
Кем яши икән монда? (шакый)
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.
Бергә: Ә син кем?
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.Кертегез әле мине.
Куян:Биеп күрсәтсәң, кертербез.
Төлке җырлап бии:
Мин биим, биим, биим
Мин матур биим, биим.
Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля,
Мин матур биим,биим.
Бергә: Төлке-хәйләбай, әйдә кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан, Куян, Төлке Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Буре  керә)
 Бүре:
Көз дә житте.Бүрегә
Күңелсез бит үзенэ.
Кая киткән хайваннар
Мондамы әллә  алар.(шакый)
Терем-теремкәй
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай. 
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.
Бергә: Ә син кем?
Буре: Мин бүре-сорыбай. Кертегез әле мине.
Төлке: Шигырь сөйләп күрсәтсәң кертербез.
Бүре шигырь сөйли:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
 Бергә: Бүре-сорыбай, әйдэ кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан,Куян, Төлке,Бүре Теремкәйгә керәләр)
(Көйгэ Аю  керә)
 Аю:  
Мин Аю-камытаяк,
Бал ашарга яратам.
Кыш буе кайда йокларга?
Шуңа башымны ватам.(Теремкәйне күреп)
Ай-яй, бу нәрсә? Теремкәй!
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай. 
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.
Буре: Мин бүре-сорыбай.
Бергә: Ә син кем?
Аю: Мин Аю-камытаяк. Кертегез әле мине.
Бүре: Уен уйнатсаң, кертербез.(“Бар монда зур Төлке”җырлы-биюле уен уйнау)
1.Бар кечкенә тычкан (куян)
Кечкенә,матур тычкан (куян)
Тычкан, тычкан (куян) кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
2.Бар монда зур төлке (бүре, аю)
Зур төлке,матур төлке (бүре,аю)
Төлке, төлке (бхре, аю) кил әле
Биеп, биеп кит әле.
Бергә: Аю-камытаяк, әйдә кер ,бергә яшәрбез.    
Алып баручы:  
Урмандагы хайваннар,
Дус-тату яши алар.
Алардан үрнәк алыйк,
Без дә дус булып яшик.
(Балалар түгәрәк ясап,җырлап әйләнәләр, кушымтада хәрәкәтләр ясыйлар)
Урмандагы аланда
Матур Теремкәй тора,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 
Матур Теремкәй тора.(Аякларны биетәләр)
Дуслар белән гел бергә
Яшәүләре күңелле,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 
Яшәүләре күңелле.(Парлашып бер-берсе белән кул чабышалар)
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 
Матур җырлар җырлыйбыз. (Парлашып тотынып әйләнәләр)
Әкият бетә, катнашучылар белән таныштыру, берәм-берәм чыгып баш ияләр.
Алып баручы:
Рольлләрне башкардылар: Тычкан-........Куян-..............Төлке-..................Бүре-........Аю-..........
Аю:Әкиятне алып барды:...............