?ч кыз ?киятен с?хн?л?штер? (М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме)


Татар халык әкияте: “Өч кыз”
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.
Җиһазлау: кичәдә куллану өчен магнитофон һәм дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.
 (Өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)
Алып баручы: 
Исәнмесез-исәнмесез,
Утырыгыз матурлап.
Әкият күрсәтәбез сезгә
Өч кыз килгән бүген безгә.
Әни: Кызларым, сез кайда?
Олы кыз:Әни мин монда. Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!(әнисен кочаклый)
Уртанчы кыз: Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
Кече кыз: Йокы татлы булсын өчен,әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
Бергәләп җырлыйлар:
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет – шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.
Өч кыз (бергә әкрен генә серләшәләр): – Әйдәгез, кызлар, биергә.
“Кызлар биюе”
(Бергә утырып чәй эчәләр)
 Алып баручы: Көн артыннан көн үткән. Кызлар үсеп буйга җиткәннәр. Бер-бер артлы туган өйләрен ташлап киткәннәр.
Олы кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
Уртанчы кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
Кече кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
 Алып баручы:Кызлары китә. Әни кеше берүзе ялгызы кала.Еллар уза. Әни чәчәләренә чал төшә.Кинәт кенә әниләре авырып китә.Ул тиен дустын чакыра.
Тиен:Исәнме дустым. Хәлләрең ничек?
Әни: Тиен дустым бар әле, кызларыма әйт әле. Минем хәлемне белергә килсеннәр.
Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.(Тиен олы кызның тәрәзәсен шакый)
Олы кыз: Кем бар анда?
Тиен: Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Олы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
Тиен: Ай – яй, яй! Юньсез кыз! Алайса гомерең буе шул тазларны чистарт..
Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака битлеге кидертелә).
(Тиен уртанчы кызның тәрәзәсен шакый)
Уртанчы кыз:Кем бар анда?
Тиен:  Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Уртанчы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп эрлисем бар.
Тиен: Ай – яй! Юньсез кыз! Алайса син гомерең буен җеп эрлә!!!
Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.(Үрмәкүч битлеге кидертелә)
 (Тиен кече кызның тәрәзәсен шакый)
Кече кыз:Кем бар анда?
Тиен: Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам.
Тиен: И сөйкемле бала. Гомерең буе игелек кыл. Кешеләр дә сине яратырлар. Кече кыз: Әнием, әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек? Әйдә мин сине чәй эчерәм
Алып баручы:
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
 
Алып баручы: Рольләрне башкардылар: әни-......., олы кыз-........., уртанчы кыз-......., кече кыз......, тиен-....
Әкиятне алып барды-........
(Башларын ияләр)