Разработка урока на тему: А. Алиш – балалар язучысы (“Сертотмас ?рд?к” ?кияте буенча).


Тема: А. Алиш – балалар язучысы (“Сертотмас үрдәк” әкияте буенча).
Максат:
1. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән ныграк таныштыру.
“Сертотмас үрдәк” әкиятен укып, анда катнашкан образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерү, әкиятнең тәрбияви якларын күрсәтү.
Китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү; ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү.
Җиһазлау: “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча рәсемнәр, компьютер, интерактив такта, ручка.
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту.
Төре: әңгәмә
Дәрес барышы.
Оештыру.
Исәнләшү.
Укучыларны дәрескә хәзерләү.
Актуальләштерү.
Сорауларга интерактив тактада җавап бирү.
Нинди балалар язучыларын беләбез?
А. Алишны беләбезме соң? (тест сораулары)

1. А. Алиш кайчан туган?
а) 1944 ел, 15 сентябрь
б) 1908 ел, 15 сентябрь
в) 1943 ел, 25 август
2. А.Алиш нинди гаиләдә туа?
а) крестьян гаиләсендә
б) мулла гаиләсендә
в) укытучы гаиләсендә
3. А.Алишны балаларның яраткан язучысы иткән жанр
а) шигырьб) әкият
4. Авторның беренче әкияте
а) “Капкорсак патша”
б) “Чукмар белән Тукмар”
5. А.Алиш эшләгән “Пионер каләме” журналы хәзер ничек дип атала?
а) “Салават күпере”
б) “Сабыйга”
в) “Ялкын”
6. А.Алишның дусты
а) М.Җәлил
б) Ф.Яруллин
в) Ә. Фәйзи
1 2 3 4 5 6
а б в Осталык һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Укучылар алдына “А. Алиш әкиятләрен беләсеңме?” соравын куеп, интерактив тактада эшләү (5 слайд).
Дәреснең темасын укучылардан әйттерү, максаты белән таныштыру.
Яңа сүзләр өстендә эшләү (интерактив тактада) – 6 слайд
Сертотмас сүзен интерактив тактада төзелеше ягыннан тикшерү – 7 слайд
Әкиятнең эчтәлеген (өй эше) интерактив тактадагы рәсемнәр буенча терәк сүзләр ярдәмендә сөйләү.
8 слайд. Терәк сүзләр ярдәмендә сөйләү. (борын заманда, яңа хәбәрләр, сер итеп, беркөнне, беркемгә, хуҗаны эзләргә)
9 слайд. Диалог рәвешендә сөйләү (куе урман, аның каршысына, ияреп киткән иде, сукмак алып бара, сак бул).
10 слайд. Хаталы сүзне табу. (Үрдәк: Өебез ялгыз калмады… Куян: Бик җайсыз вакыт…)
11 слайд. Аю үрдәккә нинди киңәш биргән? соравына җавап алу.
12 слайд. Бүре нәрсә дип уйлаган? Төлке үрдәкне кая алып киткән? Төлке кая киткән? сорауларына җавап бирү?
13 слайд. Рәсем эчтәлеге буенча укучыларның бер-берсенә сорау бирүе.
6. “Физкультминутка”. (Н.Яхина сүзләренә язылган “Яз килгән” җырына физкультминутка)
7. Сорауларга җавап бирү.
- Хайваннар хуҗалыкка керә аламы? Ни өчен? соравына җавап алу (13 слайд)
- Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (җавап вариантлары интерактив тактада) – 14 слайд
- Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәргәннәр? (китаптан табып укыйлар) – 15 слайд
- Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә?
- Үрдәк нинди хата ясый?
Әкиятләр ничә төргә бүленә? соравына җавап бирү – 16 слайд
- “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төргә керә?
- Димәк, әкият нәрсәләр турында?
- Кем тормышы турында сүз бара? (кешеләр)
- Әкияттәге үрдәк кебек кешеләр бармы?
- Үрдәк хәлендә калганыгыз юкмы?
- Нинди нәтиҗә ясарга була? (сер саклау)
Интерактив тактада эш. Мәкальләрне дәвам итү – 17, 18 слайд
Сер тотмас – ...
Күп сөйләгән авыз - ...
10. Мәкальләрнең дөрес вариантының җавабын интерактив тактада чыгару - 18 слайд
Сер тотмас – дус тапмас.
Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
- Мәкальләрнең кайсы үрдәк образына туры килә?
- Үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (җаваплылык)
Кешенең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларын беләсез? – 19 слайд
Уңай һәм тискәре сыйфатларны дөрес итеп дәфтәргә язу (интерактив тактада эш) – 20 слайд
Уңай, тискәре сыйфатлар
Ышанычлы
Саран
Тырыш
Әләкче
Куркак 6. Сабыр
7. Ярдәмчел
8. Мактанчык
9. Кешелекле
10. Алдакчы
- Нинди кеше хөрмәтле, дәрәҗәле була?
- Үрдәкнең дәрәҗәсе бармы?
- Үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез?
- Нинди киңәшләр бирер идегез?
IV. Йомгаклау.
Дәресне йомгаклап, нәтиҗә ясау.
- бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?
- әкиятне укыгач, нинди нәтиҗәгә килдегез?
- нинди яңа белемнәр алдыгыз?
Актив укучыларны билгеләп, билгеләр кую.
Өйгә эш бирү.
Ошаган өзеккә рәсем ясап сөйләргә.