Разработка на экологическую тему Тау астында чишм?без.


МБОУ «Чертушкинская начальная школа –детский сад»Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»
Экологик кичә
“Тау астында чишмәбез”
Сценарийны төзеде һәм үткәрде:
Зарипова Лидия Әзгат кызы
югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Татарстан Республикасы
Яңа Чишмә районы
Чертуш авылы.
Үзәк урам 42 нче йорт.
89503277614
Әдәби музыкаль кичә 2013 елда төзелде Чертуш авылында үткәрелгән башлангыч сыйныф укытучыларының район семинарында күрсәтелде.
Аңлатма язуы.
Кичәнең актуальлеге:
Әлеге кичә укучыларга яңа мәгълүмат бирү белән беррәттән патриотик тәрбия бирү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Кичәнең эчтәлеге балаларга авыл тарихы, милли йолалар, халык традицияләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Максат:
-Кеше белән табигать арасындагы багланышлар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.
-Чертуш табигате, сулыклары белән таныштыруны дәвам итү.
-Табигатькә сакчыл караш, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар:
-Плакат: “Табигатьне саклау-Ватанны, йорт-җирне саклау ул!”
-МР3 форматында яздырылган чишмә, табигать тавышлары.
-“Туган ягым чишмәләре” темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе.
-“Чишмә чистарту” уены өчен әйберләр.
-Елгалар схемасы, маркерлар, хәрефләр, кроссворд.
-Татар милли киемнәре.
-Район гербы һәм эмблемасы.
-Чишмә суы һәм стаканнар.
-Презентация “Районыбыз чишмәләре”.
-Чишмә турында һәм Яңа Чишмә турында җырлар.
-Урман күренеше өчен агачлар, җәнлек, чәчәк, күбәләк, гөмбә, җиләк рәсемнәре.
Залда урман күренеше. Табигать тавышлары, чишмә тавышы (МР3 форматында). Татар милли киеменнән ук,,, җәя аскан малай чыга. Каранып йөри. Учак ягарга әзерләнә.
Укытучы. Моннан 450 ел элек ерак бабаларыбыз киек җәнлекләр белән тулы куе урманнар, җиләкле болын һәм әрәмәлекләр аша үтеп, тау башына җиткәннәрдер. Түбәндә чиста сулы инеш акканын күргәннәрдер. Инеш буендагы чишмәләрнең татлы суын татып караганнардыр һәм тирә-якның матурлыгына сокланып болай дигәннәрдер.
Милли киемдәге малай. Менә кайда ул матурлык! Моннан да уңайлырак урын булмастыр. Менә шунда учак ягарбыз, шушы җирдә яши башларбыз. Авылыбызның исемен Чертуш дип атарбыз.
Укытучы. 1556 нчы елларда була бу. Гадәттә, кешеләр инеш яки елга буйларына төпләнгәннәр. Шулай итеп, Чаллы елгасы буенда Чертуш авылына нигез салына... Чаллы елгасы инде гасырлар дәвамында тирә-яктагы тереклек ияләрен туендырып, җирләрен сугарып авылыбыз кырыеннан ага бирә. Елганың башы Чертуш авылыннан ерак түгел генә. Авылның югары очыннан көньяк-көнбатышка таба 1-2 чакрым атласаң, Өчаерма дип аталаган җиргә барып чыгасың. Менә шуннан, кечкенә генә чишмәдән башлана да инде Чаллы елгасы.
Балалар, әйдәгез әле, су юлы буйлап хәрәкәт итик әле, Безнең Чаллы елгасының сулары кая кадәр барып җитә икән?!
Уен: “Сәяхәт”. (Схемага елга исемнәрен язарга).
73083610516600МәктәпЧаллы елгасы Чишмә(Шушма) елгасы Кама елгасы Идел елгасы Каспий диңгезе.
Чишмә(Шушма) елгасы-районыбыз аша агучы иң зур елга. Аңа, безнең Чаллы елгасыннан кала, тагын Кичү, Студенец, Секинесь, Влочанка, Елховка кебек елгалар кушыла. Үзенең кушылдыкларының суы белән тулыланган Чишмә (Шушма) елгасы тал-тирәкләр арасыннан боргаланып агып, Кама елгасына коя. Кама елгасы агып бара-бара да Идел елгасына кушыла. Идел, озын юллар үтеп, Каспий диңгезенә барып җитә. Шулай итеп, безнең кечкенә генә Чаллы елгасының сулары Зур Каспий диңгезенә барып җитеп, Каспий диңгезен тулыландыра булып чыга. (Россиянең физик картасыннан Каспий диңгезен карау).
Бүген без, укучылар, туган ягыбыз табигате турында гына түгел, Туган якның ямен, матурлыгын, байлыгын саклап калу турында да сүз алып барырбыз.
Укучылар шигырь сөйли.
И күңелле җәй көнендә
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер кайчагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Сулыкларны пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул-безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
Укытучы. Укучылар, сез бу шигырьдәге сүзләр белән килешәсезме? Шагыйрь безгә нәрсә әйтергә тели? (Укучыларның фикере тыңлана).
Укытучы. Халкыбыз чишмәләрне “җир-ананың күз яшьләре” дип атаган. Чишмәләрнең күбесенә сулары шифалы булганга “Изге чишмә” дип исем биргәннәр. Безгә әби-бабайлар “Суга төкермә, телең корыр”,- диләр. Алар, суны пычратырга ярамаганлыгы безнең зиһенебезгә сеңеп калсын өчен шулай дигән. Әйтегез әле, ни өчен суны пычратырга ярамый? (Җаваплар тыңлана).
Агулы, пычрак, болганчык суны эчәргә ярамый, чөнки андый суны эчкән кеше авырый. Кеше генә түгел, хайваннар, балыклар, үсемлекләр – бар тереклек һәлак булырга мөмкин. Табигатьнең бөтенлеге, чисталыгы өчен кеше җаваплы. Җирнең яме-кеше кулында.
Су кызы киеменнән бер кыз керә. Киемнәренә чүпләр, төрле буш савытлар, тимерчыбыклар ябышып беткән. Ул авыр сулый, ыңгыраша, уфылдый.
Су кызы. Уф...уф... үләм бугай.
Укытучы. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсың? Ни булды, сөйлә тизрәк?
Су кызы.
Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?!
Мин сулыш бирдем, сусауны бастым, сусыл иттем.
Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,
Назладым сезне, хушландырдым,
Агым суларда агуларыгызны агыздым...
Инде хәзер, Су була торып,
Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.
Ишетәсезме?!
Мин-Су,
Су-кранып яшим,
Су-лкылдап елыйм.
Су-садым чисталыкка-
Ничек чистарыныйм?
Мин – Су, тончыгам,
Су-лышым кысыла.
Су-кыр булмасагыз, коткарыгыз!
Су кызы егыла.
Укытучы. Чынлап та, балалар, суны тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, чишмәне, ниләр генә юк монда. Суны тизрәк чистартыйк.
Балалар Су кызын чүп-чардан чистарталар.
Су кызы. (җиңел сулап торып баса). Рәхмәт сезгә, мине чистарттыгыз. Хл кереп китте үземә. Әйдәгез, шул шатлыктан биеп алыйк әле!
Бию “Су юлында”. (“Бормалы су” көенә.)
Укытучы. Су кызы, син утырып ял ит. Без сиңа Р.Бәшәрнең “Сандугачлы ак инеш” дигән шигырен сөйләрбез.
Исәнме, Ак инеш!
Аптырап калдың мәллә?
Бу, дип, нинди кунаклар?
Ярыңа утыртырга
Алып килдең куаклар.
Юкса тирә-ягыңда
Агачлар бетеп бара,
Сулыклар кибеп бара.
Казларың бөтенләйгә
Очып китсә нишләрсең?
Балыкларың диңгезгә
Качып китсә нишләрсең?
Сандугачлар кунарга
Яшел талың калмаса,
Керәшәле ярларга
Ак дулкының какмаса.
Син дә кибеп бетәрсең,
Кешегә үпкәләрсең.
Ә син агарга тиеш,
Ә син чабарга тиеш.
Сабантуйлар каршына
Бары тик ап-ак килеш,
Сандугачлы ак инеш!
Укытучы. Шулай, балалар, табигатьне сакларга, суны җирне пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.
Су кызы. Әйе, суны пычрату бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.
Укытучы. Ә хәзер бергәләшеп “Чишмә чистарту” уенын уйнап алырбыз.
“Чишмә чистарту” уены. Укучылар ике командага бүленеп ике чишмәне чүп-чардан чистарталар (эстафета).
Укытучы. Ә хәзер, балалар, ике чишмәгә дә исем кушыйк. Чишмәләребез чистарды. Аларның саф суыннан авыз итик һәм кунакларыбызны да сыйлыйк.
Яңа Чишмә районында 86 чишмә бар. Аларны төзекләндерү, карау төрле оешмаларга йөкләнгән. Хәзер презентация аша районыбыз чишмәләренең нинди хәлдә булуын карыйк әле. “Районыбыз чишмәләре” исемле презентация карау.
Безнең Чертуш буенда да Чишмә бар. Аларны да төзекләндерү эше алып барылды. Безнең укучыларыбыз авылыбызның чишмәләрен рәсемгә төшереп күргәзмә ясадылар. Хәзер алар сезне үз эшләре белән таныштырып китәрләр.
Укучылар үз эшләрен күрсәтеп, чишмә турында сөйлиләр.
Өчаерма чишмәсе, Урталык чишмәсе, Мәктәп чишмәсе, Җидегән чишмә.
Укытучы. Әөе, чишмәләр безгә чиста су гына түгел, рухи азык, җан азыгы да бирәләр. Алар шагыйрьләрне җырлар, шигырьләр иҗат итәргә рухландыралар. Ә хәзер сөекле шагыйребез Р.Миңнуллин сүзләренә композитор Г.Гәрәева иҗат иткән “Чишмә” җырын бергәләп җырларбыз.
Без киләбез чишмәнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Кушымта. Челтер-челтер чишмә ага
Һич тә тыярлык түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туярлык түгел.
Чыңлый чишмә, җырлый чишмә
Җилферди зәңгәр толым.
Чишмә җырын тыңлап ята
Зәңгәр толымлы болын.
Кушымта.
Укытучы. Чишмә буйлары болыннарга бикк бай була. Болыннарга кагылышлы бер гыйбрәтле хәлне дә тыңлыйк әле.
Татар киеме кигән бер бабай керә. “Болын”(К.Гатина) шигырен укый.
Авылның ике башында
Ямь-яшел болын иде.
Мин анда һич гамь белмәүче
Бер иркә колын идем.
Яз җиттеме шул болында,
Тургайлар җырлый иде.
Җанны иркәләүче моңнар
Көн буе тынмый иде.
Төнбоеклы тугаенда
Аккоштай йөзә идек.
Уха ашыйсы килгәндә
Балык та сөзә идек.
Ул болынны тракторлар
Ерып үткәннәр инде.
Балачагым эзен алар
Күмеп киткәннәр инде.
Тигәнәк, шайтан таягы
Болынны баскан инде.
Күзеңнең явын алырлык
Ямьнәре качкан инде.
Тургайлар да килми хәзер
Җыр сузарга бирегә.
Яргаланган туфракларны
Кояш кына көйдерә.
Нигә шулай табигатьнең
Ямен тетәбез икән?
Кызыл китапка үзебез
Килеп кермәбез микән?!
Укытучы. Шундый хәлдә калмас өчен без нишли алабыз? (җаваплар тыңлана).
Экологик тест уйнау. (Кул чабып уйнау).
Кошлар өчен җимлекләр, оялар элик.
Агачлар утыртыйк. Чәчәкләр, гөлләр үстерик.
Чүп-чарны махсус савытларга түгел, теләсә кая ташлыйк.
Кырмыка ояларын туздырыйк.
Агач һәм куакларның ботакларын сындырыйк.
Бөҗәкләрне үтермик. Умарта кортлары, төклетура, шөпшә ояларын туздырмыйк.
Кош ояларын туздырыйк. Йомыркаларыын ватыйк, кош балаларын кулыбызга алып уйныйк.
Кошлар бала чыгарганда шаулашып уйныйк, кычкырыйк, музыка акыртыйк.
Хайваннарның балаларын тотып өйгә алып кайтыйк.
Теләсә кая учак якмыйк, тирә-якны чүпләмик.
Укучы.
Саф сулы чишмәләр чылтырар,
Саф һава аллатыр битләрне.
Болында чәчәкләр үсәрләр,
Бергәләп сакларбыз Җиркәйне.
Укытучы. Кадерле кунаклар, балалар, бүгенге кичәбез ахырында мин сезгә Яңа Чишмә турында җыр бүләк итәм. Бу җыр сезгә ошар дип уйлыйм.
Җыр “Яңа Чишмә”
444514224000