Презентация по татарскому языку Саннар


САННАР Беләге юан берне егар,белеме юан меңне егар. Нинди сүз төркеме сан дип атала?Предметның санын,исәбен белдереп, күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Ясалышлары ягыннан саннарның нинди төрләре бар? ЯСАЛЫШЫ ЯГЫННАН САННАР тамыр тезмә кушма парлы Нинди сан төркемчәләрен беләсез? САН ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ Микъдар саны Тәртип саны Бүлем саны Җыю саны Чама саны Тәртип саны ничек ясала?Чама саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?Бүлем саны нинди сорауларга җавап бирә?Җыю саны нинди сорауларга җавап бирә? 2011 нче ел – ике мең унберенче елVI сыйныф – алтынчы сыйныф 442 чыршы – дүрт йөз кырык ике чыршы74,7 га җир – җитмеш дүрт бөтен уннан җиде га җир 50-55ләп кеше – илле–илле бишләп кешебакчаның ј өлеше – бакчаның дүрттән бер өлеше 12 нче бала – уникенче бала Тест1. Әхмәт Фәйзинең “Кечкенә Апуш” әсәреннән алынган кайсы җөмләдә тәртип саны кулланылган? а) Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. ә) Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. б) Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер- берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды... в) Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән – икәү калалар. 2. Дөрес җавапны табыгыз. а) Сан – ул предметны һәм санаганда аның тәртибен күрсәтүче мөстәкыйль сүз төркеме. ә) Сан – ул предметның санын, исәбен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме. б) Сан – ул предметның санын, исәбен, санаганда предметларның тәртибен белдерә торган ярдәмче сүз төркеме. в) Сан – ул предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме. 3. Дөрес булмаган җавапны күрсәтегез. а) кырык сигез – бу микъдар саны; ә) бишәү – бу җыю саны; б) дүрттән бер – бу чама саны; в) утыз алтышар – бу бүлем саны.4. Хаталы юлны күрсәтегез. а) биш, унбиш, илле, биш йөз; ә) җиде, ун җиде, җитмеш, җиде йөз; б) алты, уналты, алтмыш, алты йөз; в) сигез, унсигез, сиксән, сигез йөз. АФӘРИН!