Тесты по татарскому языку на тему Саннар


Сан темасы буенча тестлар1. Сан нәрсәне белдерә?
а) Предметның санын, исәбен;
б) Предметны;
в) Предметның билгесен.
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а) Кем? нәрсә?
б) Нинди? кайсы?
в) Күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү?
3. Саннарны сүз белән языгыз.
I
V
X
L
C
D
M-
4. Тамыр саннарны билгеләгез.
а) Унбер, унөч, уналты; б) Ун, егерме, илле; в) Алтмыш биш, ике йөз кырык җиде, өчтән бер.
5. Кушма саннарны күрсәтегез.
а) Унбер, унөч, уналты; б) Ун, егерме, илле; в) Алтмыш биш, ике йөз кырык җиде, өчтән бер.
6. Тезмә саннарны табыгыз.
а) Унбер, унөч, уналты; б) Ун, егерме, илле; в) Алтмыш биш, ике йөз кырык җиде, өчтән бер.
7. Парлы саннарны табыгыз.
а) Унбер, унөч, уналты; б) Тугызар-унар, илле-илле бишләп; в) Алтмыш биш, ике йөз кырык җиде, өчтән бер.
8. Хаталы язманы күрсәтегез.
а) VI нчы сыйныф; б) 9 сыйныф; в) 2 нче йорт.
9. Өлеш санын табыгыз.
а) Унбер; б) Илле җиде; в) Алтыдан биш.
10. Тәртип саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала һәм нинди сорауга җавап бирә?
а) - нчы/ -нче, -ынчы/ - енче кушымчалары, ничәнче? соравы; б) - ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары, күпмешәр? ничәшәр? соравы;
в) -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә ( - нарча, -нәрчә), -лаган, -ләгән
кушымчалары, никадәр? ничәләп? соравы.
11. Бүлем саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала һәм нинди сорауга җавап бирә?
а) - нчы/ -нче, -ынчы/ - енче кушымчалары, ничәнче? соравы;
б) - ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары, күпмешәр? ничәшәр? соравы;
в) -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә ( - нарча, -нәрчә), -лаган, -ләгән
кушымчалары, никадәр? ничәләп? соравы.
12. Чама саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала һәм нинди сорауга җавап бирә?
а) - нчы/ -нче, -ынчы/ - енче кушымчалары, ничәнче? соравы;
б) - ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары, күпмешәр? ничәшәр? соравы;
в) -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә ( - нарча, -нәрчә), -лаган, -ләгән
кушымчалары, никадәр? ничәләп? соравы.
13. Бүлем саннарын табыгыз.
а) Йөз илле икенче, алтынчы; б) Биш, уналты; в) Алтышар, кырык бишәр, берәр;
г) Кырыклап, меңнәрчә, йөзләгән.
14. Тәртип саннарын билгеләгез.
а) Йөз илле икенче, алтынчы;
б) Биш, уналты;
в) Алтышар, кырык бишәр, берәр;
г) Кырыклап, меңнәрчә, йөзләгән.
15. Чама саннарын табыгыз.
а) Йөз илле икенче, алтынчы;
б) Биш, уналты;
в) Алтышар, кырык бишәр, берәр;
г) Кырыклап, меңнәрчә, йөзләгән.
16. Микъдар саннарын күрсәтегез.
а) Йөз илле икенче, алтынчы;
б) Биш, уналты;
в) Алтышар, кырык бишәр, берәр;
г) Кырыклап, меңнәрчә, йөзлә