Статья на тему Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? милли т?б?к компоненты


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты.
Тел мәсьәләсендә,бигрәк тә болгавыррак бүгенге чорда,безгә, тирә – юне башка тел мохите булган заманда, рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларына икеләтә, хәтта, аннан да артыграк җаваплылык төшкәнен барыбыз да яхшы беләбез. Әмма, төрле – төрле фәнни терминнар белән аталып бирелүгә карамастан, безнең вазифа – ата – бабаларыбыз тарафыннан гасырлар буена сакланып килгән телебезне, бүгенге буында саклап калу, үзебез укыткан, безгә белем биргән, телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларыбыз эшен дәвам итеп, туган җир, туган тел билгеләмәсе белән горурлану хисен укучылар күңеленә салу. Моның өчен үзең белемле булу гына түгел, ә бүгенге фән – техника үсешенең ни дәрәҗәдә алга китүен дә, әлеге көн мәктәп баласының, бигрәк тә өйдә, мәктәптә,урамда,гомумән, җәмәгать урыннарында русча аралашучы шәһәр баласының белем алу эшчәнлеге белән идарә итүгә, үстерүгә булышу кирәк. Җыеп кына әйткәндә, бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – телебезне яратучы, үз милләте белән горурланучы, халыкның әдәбиятын, мәдәниятын, гореф – гадәтләрен, изге матур йолаларын, тарихын, туган республикасын, туган шәһәрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүгә өлеш кертү.
Октябрьский шәһәре Башкортстанның иң матур, иң гүзәл табигатьле җиренә урнашкан. Ул үзенең күркәм эшләре белән илебезне, җиребезне, республикабызны данлаган кешеләре белән дә мактаулы.
Милли-төбәк компоненты куллануның түбәндәге юнәлешләрен билгеләргә мөмкин:
Үзебезнең шәһәребез Октябрьскийда яшәүче милләтебезнең күренекле шәхесләренә, бай традицияләренә таянып, туган ягыбыз турында белемнәр тупларга ярдәм итү.
Башкортстан күләмендә табигатьне, тирә - юнь мохитне саклау чаралары белән танышып; халкының табигать турындагы белемнәренә таянып, укучыларда табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы икәненә инандыру.
Халкыбызның рухи дөньясын аңлау, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән карауны гаиләсенә, якыннарына булган җылы мөнәсәбәт, горурлану ихтирам хисе белән бәйләү милли төбәкне өйрәнүдә актуаль.
Милли – төбәк компоненты куллануның юнәлешләрен мин һәр дәрес планын төзегәндә исәпкә алырга тырышам. Үзебезнең шәһәргә бәйле материалларны үтелә торган теманы ачканда файдаланам. Әйтик, үз туган җирләре хакында дан җырлаучы язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә, үз төбәгебезнең ямен, матурлыгын күрсәткән якташларыбыз иҗатына тукталуны кулай күрәм.
3нче класста Р. Вәлиеваның “Көз”, Б. Рәхмәтнең “ Алтын безнең җир”, Ш. Маннаповның “ Су тәме”, 7 нче сыйныфта Г. Ибраһимовның “ Алмачуар” , Г. Кутуйның “ Сагыну” һәм башка әсәрләрне өйрәнгәндә якташларыбыз Тимерҗан Идрисовның “Күңелле дә, ямансу да”, Халидә Хәнипованың“ Көзге тойгылар”, Шамил Мәхмүтовның “Көзләр җитә”, Әбүзәр Зариповның “Ык елгасы күпне күргән елга” кебек әсәрләрне укучыларның яшь дәрәҗәләренә карап бәйләүне урынлы дип саныйм.
Әсәрне укып, анализлаганнан соң, өй эше итеп, Октябрьский шәһәре, яки Мулла, Төрекмән, Заит, Нарыш авыллары турында материал тупларга бирелә. Дәрестә фикер алышканнан соң, балаларның фикерләре тулырак та, алган белемнәре тирәнрәк тә була.
Шулай итеп, туган як турындагы әсәрләр балаларның игътибарын тупларга, матурлыгын, хозурлыгын күрергә ярдәм итә. Табигатькә карата саклык хисе тәрбияли.
Милли горурлыкны, үзаңны тәрбияләүдә иң беренче чиратта гаиләнең әһәмияте зур.
Шуның өчен тәрбиялелек, әдәплелек дөньясының ачкычлары да гаиләдә салына. Әдәплелек – татар халкына хас күрсәткеч. Гасырлар буена ата – бабаларыбыз яшь буында кешелеклелек, әхлаклылык хисен тәрбияләгән. Киң күңелле булырга ,туган телеңне онытмаска, намуслы, әдәпле булырга, әти – әниең, милләтең йөзенә кызыллык китермәскә өндәгән. Кеше гаиләсеннән бик күп сыйфатлар ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә мин бу темага күп игътибар бирергә тырышам.Түбән сыйныфларда Г. Тукайның “Безнең гаилә”, З. Туфайлованың” “Әни” сүзе”, Х. Халиковның “ Дәү әти” әсәрләрен укыганнан соң,”Минем якыннарым” темасына әңгәмә үткәрүне кулай күрәм. Ә өйдә алар әти - әниләре ярдәмендә тулыландырып, кечкенә күләмле иншалар язып киләләр. Быел шәһәр күләмендә татар телендә чыга торган ”Туган як” газетасы “Сөйкемле әби” дигән конкурс игълан итте. Бу бәйгедә безнең укучылар да бик теләп үз иҗатларын тәкъдим иттеләр.
Бу иншалар үзеңнең якын кешеләреңне хөрмәтли белү, аларның изгелекләрен белү, матур сыйфатларын күрсәтә белүгә нигезләнгән.
Без тыныч тормыш шартларында яшибез. Әмма, бүгенге буын илебез тарихында булган катлаулы вакыйгалар турында да белергә тиеш. Әсәрләр аша халкыбыз, милләтебез вәкилләре авыр сынау чорларын намус белән үткәрүләре халкыбызда горурлану хисе тәрбияли. 7нче сыйныфта И. Саләховның “ Колыма хикәяләре”н, Р. Хафизованың “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәрләрен өйрәнгәндә, якташыбыз Рәшит Мәхмүтовның “ Туган илнең үги балалары” китабына мөрәҗәгать иттем. Ә “Бөек Ватан сугышы” темасына багышланган иҗади эшләр аерым папкага тупланды.
Татар теле дәресләрендә дә мин милли – төбәк компонентлары элементларын кулланырга тырышам. Мисал өчен, туган телендә иркенләп аңлаша алмаган түбән сыйныфларда һәр дәрестә фонетик күнегүләр куллануны уңышлы күрәм.Ә менә кыска гына берничә сүздән торган хикәя – бикәяләр төзетү аеруча зур кызыксыну уята. Мәсәлән “Салкын сулы Сакмарда сайрый сары сандугач” шуннан чыгып, сораулар бирелә.
Сакмар елгасы турында нәрсә ишеткәнегез бар?
Ул кайда урнашкан? Ә безнең якта нинди елгалар бар? Аларның исемнәре ничек?(Ык, Агыйдел, Дим һ.б)
Сандугач нинди кош? Сез сандугачны күргәнегез бармы? Сез безнең яктагы нинди кошларны беләсез? “Башкортстанның Кызыл китабы”ннан да мәгълуматлар файдалану туган як табигатенә карата кызыксыну уята.
“Исем” темасын үткәндә, укучыларга әти – әниләре туган, әби – бабалары яшәгән авыл исемнәрен, шәһәр урамы исемнәрен язарга, аларның килеп чыгышы турында белешмә тупларга тәкъдим ителә. Шулай ук, һәр баланың үз нәселе шәҗәрәсен төзеп килү дә зур кызыксыну уята.
“ Сыйфат” темасын өйрәнгәндә “Яраткан укытучым” темасына багышланган кечкенә хикәяләр иҗат итүне укучылар бик яраталар.
Алдан төзелгән сорауларга җавап бирү рәвешендә төзелгән диалоглар “Сан” темасын үзләштерергә булыша.
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда җирле материалларны куллану укучыда дәресне җанлы һәм нәтиҗәле үткәрү белән бергә балаларда туып – үскән төбәге белән кызыксынуны барлыкка китерә, аның дөняга карашын арттыра, халкы, милләте белән горурлану хисе тәрбияли. Шәһәребездә даими чыгып килгән “Туган як” газетасында басылган мәкаләләрдә таныш исемнәр, вакыйгалар укучыларда зур кызыксыну уята.
Туган җиргә мәхәббәт баланың гаиләсеннән, үз нигезеннән башлана. Ә инде үзенең якыннары өчен горурлану хисе дә өстәлсә, бу аның өчен бәхеткә әйләнә. Татар телендә ата – ана, әби – бабаларының тормышы, хезмәт юлларына багышланган иҗади эшләр үз телеңне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уята, милли төбәгең белән горурлану хисе тәрбияли.