Образовательная деятельность Татар халкыны? милли киемн?ре


Тема: Татар халкының милли киемнәре.
Максат: татар халкының милли киемнәре , гореф-гадәтләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү; татар милли киемнәренең исемнәрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү; милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, алъяпкычка бизәкләрне зәвык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү.
Үстерешле бурычлар: балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Тәрбия бурычы: татар халкының милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфис-нәфасәти.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, мактау,күрсәтү.
Җиһазлау: проектор,экран, татар милли киемнәре, алъяпкыч үрнәге,  
Эшчәнлек барышы:
1.Татар милли киемнәре турында сөйләү.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле нинди матур киемнәр кигән малай һәм кыз курчаклар.Алар кайсы халык киемендә икән?
Балалар.Татар киемнәре кигәннәр.
Тәрбияче.Әйе, алар татар халык киеме кигәннәр.Безнең татар халкының үз милли киеме, гореф-гадәтләре бар.Бүген без шул турыда сөйләшеп үтәрбез.
(Ишек шакыйлар.Бүлмәгә татар киеме кигән кыз белән малай керәләр).
Тәрбияче: Карагыз әле Рәзилә белән Раязны, татар милли киемнәре кигәннәр, үзләренә ничек килешеп тора.
Рәзилә:
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул
Татар кызы дисеннәр.
Раяз:
Кәләпүшемне мин кидемКөзге каршына килдемМенә шундый була улТатар малае, дидем.
Тәрбияче:Менә татар халкы,татар малайлары һәм кызлары менә шулай киенеп йөргәннәр.Әйдәгез карап үтик әле, нинди киемнәр кигәннәр икән алар.
Балалар: алъяпкыч,калфак,күлмәк,читек,камзул,чалбар,түбәтәй.
Тәрбияче: Түбәтәй, калфак- алар нинди киемнәр?
Балалар: Баш киемнәре.
Тәрбияче: Ә читек?
Балалар: Аяк киеме.
Тәрбияче: Хәзер, балалар, татар киемнәрен экраннарда күрсәтеп үтәм(экранда слайдлар күрсәтелә).
Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребездә төрле милләт халыклары яши.Алар: марилар, чувашлар,татарлар, руслар, башкортлар һ.б.халыклар.Алар үзара бик тату.Сез татар халкын милли киеменә карап аера аласыз.
Хәзер “Татар милли курчакларын тап” дигән дидактик уен уйнап алабыз.
2.Татар милли уены уйнау.
Тәрбияче: Без сезнең белән элекке әби-бабаларыбыз ничек киенеп йөргәннәрен белдек, ә хәзер аларның яратып уйнаган уеннарын да искә төшереп үтик.Ял да итеп алырбыз.
“Түбәтәй” уенын уйнау (татар көе астында түбәтәйне бер-берсенә тапшыралар, кемдә түбәтәй кала, шул балага җәза бирелә )
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Әйт, кемдә тукталды.
Беренче балага җәза бирелә- эндәш сөйли: 
Кояш, чык, чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Икенче балага җәза бирелә-шигырь сөйли:
Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән-
Бик ошады үземә.
 3.Татар халык бизәкләре белән алъяпкыч бизәү.
-Балалар, әйдәгез әле татар халкының милли киеме – алъяпкыч бизибез.
- Экранга карагыз әле, алъяпкычны бизәгәндә татар орнаментлары кулланырбыз: лалә, кыңгырау чәчәкләре һәм яфраклар.
-Сезнең каршыгызга алъяпкыч үрнәкләре һәм татар бизәкләре куелган.
Мин экранда эшләү тәртибен күрсәтәм, сез күрсәтелгән үрнәк буенча эшләрсез (экранда эш тәртибе күрсәтелә).
( Талгын гына музыка астында алъяпкыч бизәү.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар . Нинди матур алъяпкыч килеп чыкты.
4.Йомгаклау
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
Балалар: Милли киемнәр турында сөйләштек, алъяпкыч бизәдек.
Тәрбияче:
Белегез сез борынгы әби-бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 17 нче “Аккош” балалар бакчасы
Татар халкының милли киемнәре
(уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль)
Тәрбиячеләр: Мавлитова Э.Ф.
Фазлыева Л.Р.
Үткәрү вакыты: 25.03.16.
Азнакай, 2016 нчы ел