Конспект урока по литературному чтению в 1 классе по теме: Татарская народная сказка Шурале


«Шүрәле»
Тема: «Шүрәле» татар халык әкиятен уку.
Гөлнара Ахманова, Казандагы 54 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысыФән : Әдәби уку. 1 сыйныф.
Дәреслек һәм методик кулланма авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова.
Максат:
Укучыларны “Шүрәле” татар халык авыз әкияте белән таныштыру.
Укучыларны аңлап, дөрес, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру;
укучыларны үз фикереңне эзлекле дөрес итеп әйтергә күнектерү;
укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Тормыш ситуацияләрен дөрес итеп бәяләү һәм үз фикереңне булдыру;
китап уку культурасын тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.
Материал: Әдәби уку дәреслеге, 1 сыйныф, Г.Тукайның “Шүрәле” китабы.
Җиһазлау: Г.Тукай китапларыннан торган күргәзмә, дәреснең компьютерлы презентациясе.
Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар! Бер-берегезгә яхшы кәеф теләп, елмаеп алыйк.
Алган белем күнекмәләрен актуальләштерү.
Укытучы сәнгатьле итеп шигырь укый.
Әкият сөйләгәннең зиһене арта,
Сүз сүзне тарта.
Тыңласыннар кызлар, малайлар,
Борыннарын тарта-тарта,
Я, тыңлагыз, башладым
Бер, ике, өч...
Әкият монда күч!
– Балалар, безгә кайсы әкият күчте икән, тыңлап алыйк.
(Укытучы “Өч кыз” әкиятеннән өзек укый.)
Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, - дигән.
Бу өзек кайсы әкияттән? (Өч кыз)
Аның авторы кем?
(Тактада “Өч кыз” әкиятенә иллюстрация)
Бу әкиятнең геройларын атагыз. (Хатын, өч кыз, тиен)
2 нче әкият өстендә эш.
Бу әкиятнең исеме ничек? (М/ф өзек карау)
1нче слайд (Шүрәле рәсеме)
Яңа белем күнекмәләрен булдыру өстендә эш.
Укытучы .
– Әкиятләр бик күптән, борынгы заманда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе иҗат иткән. Кешеләр бер-берсенә сөйләгәндә алар бераз гына үзгәргән дә, ә чын авторы акрынлап онытылган. Шулай итеп халык әкиятләре барлыкка килгән.
Кайсыгыз әйтә ала, без нинди әкиятне укырбыз? (“Шүрәле” әкияте)
Әкиятнең авторы бармы? (Татар халык әкияте)
Дәреслекнең 18 нче битендә кем сүрәтләнгән?
Кем соң ул шүрәле?
Шүрәлене нинди итеп күз алдына китерәсез? (Урманда)
Ә кем инде әкиятнең эчтәлеген белә?
1 нче слайд (Шүрәле рәсеме)
Ничек һәм каян белдегез? (Әби сөйләде, укыдым, м/ф карадым һ.б.)
Әкиятнең беренче җөмләсен укыгыз!
Әкияткә охшаганмы? (Әйе)
Димәк, без сезнең белән Шүрәле әкиятен укырбыз.
Әкиятне 1 нче кат уку.
Хәзер мин сезгә бу әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм аңлашылмаган сүзләр астына сызыгыз.
Сүзлек эше.
Борын-борын заманда - очень давно
Ни атлы - исемең ничек
Былтыр - прошлый год (Былтыр – здесь: имя парня)
Кети-кети уйныйк - поиграем в щекотку
Ярыйк - давай расколем
Балта белән чапкан - ударил топором
Кыстырып торсана - засунь пока
Ярык - щель
Кысылып калган - остался зажатым
Шыр-шыр - здесь: очень громко
Тумран - зур юан агач кисәге
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
Былтыр урманга килде.
Балтасын алды.
Тумранны ярды.
Каршысына шүрәле килеп чыкты.
Ул курыкты.
Шүрәле ярыкка бармагын кысты.
Бармаклары авыртты.
Ой-ой-ой.
Укып чыкканнан соң сорауларга җавап бирү.
Бу әкияттә нинди геройлар катнашалар? Кемнәр турында? (Шүрәле, Былтыр исемле егет һәм шүрәлеләр)
Бу хәл елның кайсы вакытында була? (Җәй). Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
Былтыр урманга нәрсә алып килгән? (Балта)
2 нче слайд (Шүрәле һәм Былтыр рәсеме)
Шүрәленең нинди уен уйныйсы килгән? (Кети-кети уенын)
Бармаклары нишләгән?
Шүрәле ничек кычкырган?
Алган белемнәрне камилләштерү.
2 нче кат уку. Бергәләп уку һәм әсәр өстендә эш.
Хәзер без әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлеп, “чылбыр” буенча укырбыз. 1 нче кисәкне укыганнан соң сорауларга җавап бирү.
Бу кисәкне укып нәрсә белдек? Шүрәле белән Былтыр кайда очрашканнар?
Шүрәле нәрсә дип әйткән?
2 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
Шүрәленең бармаклары нишләгән?
Шүрәле ничек кычкырган? (Шыр-шыр итеп кычкырган)
Балалар, уйлап карагыз әле, әгәр дә Былтыр шүрәленең бармакларын тумранга кыстырмаса, аңа нинди куркыныч янаган булыр иде? (Шүрәле Былтырны кытыклап үтерер иде)
3 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
Шүрәленең иптәшләре аңардан ничек көлгәннәр?
Быел кысса, табар идек, былтыр кыскач, каян табасың? – дип көлгәннәр. Бу җөмләдәге былтыр сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
4 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
Шүрәле әле һаман да нишләп йөри ди?
“Шүрәле” әкиятен рольләргә бүлеп уку.
(Әкияттәге геройларны атау автор сүзләрен укытучы үзе укый)
Хәзер без сезнең белән бу әкиятне уйнап карарбыз.
Әкиятне укып чыкканнан соң сездә нинди хисләр туды?
Кемне дә булса кызгандыгызмы?
Әкият нәрсә белән тәмамлана, шул өлешне укып күрсәтегез.
Әкиятнең ахырын әйбәт тәмамланды диеп әйтеп буламы? (Юк, чөнки шүрәленең бармаклары кысылгач, алар авырталар, ул үкерә, ул елый)
Дәреслекнең 19 нчы биттәге 5 нче сорауны укыгыз.
(Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен укыганың яки ишеткәнең бармы? Бу ике әкият арасында нинди уртаклык бар?)
- Аларның эчтәлекләре охшаш, ә язылу формалары буенча аерыла. Татар халык әкияте һәм шигырь юлларына салган әкият.
Слайд Г.Тукай портреты
Безнең бөек татар халык язучысы Г.Тукай кечкенәдән халык әкиятләрен яратып тыңлаган һәм укыган. Ул шушы татар халкының “Шүрәле” әкиятен күздә тотып шигырь формасында үз әкиятен язган.
КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ:
Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен без алдагы дәресләрдә укырбыз.
Рефлекция.
Без бүгенге дәрестә нәрсә укыдык?
Әкият кемнәр , нэрсэлэр турында?
VI. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау .
Дәресебез ошадымы?
Бүгенге дәресебез тәмамланды, барыгызга да рәхмәт.