Открытый урок на тему ?лк?нн?р ??м кечкен?л?р циклы буенча кабатлау


Тема: «Өлкәннәр һәм кечкенәләр» циклы буенча кабатлау.
Максат: Белем бирү максаты: «Өлкәннәр һәм кечкенәләр» циклы буенча алган белемнәрне тикшерү, хаталарны төзәтү, белемнәрне тирәнәйтү.
Үстерү максаты: Парлап сөйләү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау; әңгәмәдәшең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.
Танып белү максаты: Укучыларның татар халык мәкальләре, табышмаклары, татарча җырлар белән кызыксынуларын арттыру.
Тәрбияви максат:Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирәдәге дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга, өлкәннәргә карата хөрмәт хисен тәрбияләү.
Дәреснең барышы:
Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.(2 минут)
Укучылар, Яңа көн туды. Әйдәгез, яңа көндә матур теләкләр телик.
Яңа көн тынычлык алып килсен!
Барыбыз да сәламәт булыйк.
“5” леләр, “4” леләр генә алыйк.
Әти-әниләребезне шатландырыйк.
Тәртипле булыйк.
Тәмле сүзләр әйтик.
Әдәпле булыйк.
Яхшы күңелле булыйк.
Өлкәннәрне хөрмәт итик.
Әби-бабайларга булышыйк.
Актуальләштерү.(2-3мин.)
-Сез, барыгыз, бер команда. Без бүген “Бәхет иленә” сәяхәткә чыгабыз.
“Бәхет иленә” бәхетле балалар гына барып җитәчәк. Ә кем соң ул бәхетле бала. Бөек татар шагыйре Г. Тукай бу турыда безгә нәрсә әйткән:
Бәхетле шул баладыр,кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
Уенга салмаса ихлас-менә бәхте аның кайда.
Кечеләргә итеп шәфкать, узеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Безнең капитаныбыз һәм аның ярдәмчеләре (ассистентлар) бар. Кораблебез тукталышлар ясаячак. Анда сезне капитаныгыз сынап караячак. Әгәр сез дөрес җаваплар бирә алмыйсыз икән, сез төшеп каласыз. “Бәхет иленә” бәхеткә лаеклар гына барып җитәчәк. Ә хәзер уңайлы итеп утырыгыз.
Хәерле юл сезгә, балалар!
А) Фонетик зарядка.
“Тизәйткечләр “тукталышы (2 мин.)
Синең мускул мускулмыни, мускул түгел, ул-мыскыл. Менә Мостафа мускулы-мускул дисәң дә мускул.(Тимур)
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага. (Вадим)
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфисәдә дә бар. (Лия)
Күп күркәгә кирәк күп көрпә.(Юля)
Б)”Тыңлап-аңлау күнегүләре” тукталышы (2 мин.)
Прослушайте и укажите слово с мягким гласным.
Малай, ата-ана, басма, саңгырау, хөрмәт, табын, вакыт, хата.
Прослушайте и укажите предложения, в которых есть слова, отвечающие на вопрос кайда?
1)Тар басмада Илдар белән Ирек очраштылар.
2)Урамда Мәхмүт бер ападан: ”Вакыт күпме?”-дип сорады.
3)Без транспортта өлкән кешеләргә урын бирергә тиеш.
- Прослушайте и повторяйте эти слова, добавляя к каждому подходящее местоимение:
Мин, син, ул,без, сез, алар
Хөрмәт итәсең, аралаша, эшлисең, яшиләр, тыйлыйм, яратасың, кабатлыйм, ярдәм итәсез, дуслаштык.
“Өй эшен тикшерү” тукталышы (5 мин.)
5 нче күнегү (72 нче бит)
2 укучы карточка буенча такта янында эшлиләр.(“Бәхет иле” сүзтезмәсен килешләр белән, “сәяхәт итә” сүзен зат-сан белән төрләндерәләр)
Капитан сораулар бирә.
Аннан соң ассистентлар (капитан ярдәмчеләре) тактадагы эшләрне тикшерәләр, билгеләр куялар, ни өчен шундый билге куюларын аңлаталар.
“Ситуатив күнегүләр” тукталышы (5 мин.)
Как ты скажешь, что:
-Твои одноклассники живут дружно.
-Вы на уроки не опаздываете.
-Ты на уроках внимательно слушаешь учителя.
-Вы очень дисциплинированный класс.
-В столовой вы кушаете после третьего урока.
-В столовой нельзя кушать разговаривая.
-Ты сегодня в трамвае уступил место одному дедушке.
-Саша хочет пойти в кино.
-До того как пойти в кино, Саша поможет маме.
-После того как поможет маме, Саша с одноклассниками пойдёт в кино.
-Ты для сестренки-взрослый человек.
-Мы, в первую очередь, должны уважать своих родителей.
-Нельзя смеятся над пожилыми людьми.
-Ты тоже станешь пожилым человеком.
Музыкаль тәнәфес. 5. “Микс-фриз-груп” тукталышы (2-3 мин)
-Безнең мәктәп ничә катлы?(4)
-Хикәя фигыльнең ничә ясалу формасы бар?
-Бер атнада ничә көн була?
-Бер ел фасылында ничә ай бар?
-Ничә ел фасылы бар?
-Бер рәттә ничә парта бар?
-Бер елда ничә ай бар?
-Сыйфат фигыльнең татар телендә ничә заманы бар?
-Сыйныфта барлыгы ничә парта бар?
-Сезгә хәзер ничә яшь?

6. «Тәмле сүзләр» тукталышы (2-3 мин.)
-Балалар, матур сүзләр ишеткәч, сезнең кәефегез күтәреләме? Әйдәгез, менә бу кояш нурларын чәчеп безгә елмайсын өчен, “тәмле сүзләр язабыз”
Сәлам, дустым!
Исәнме, дустым.
Хәлләрең ничек?
Кәефең ничек?
Гафу итегез.
Бик зур рәхмәт.
Ашыгыз тәмле булсын!
Сау булыгыз!
Күрешкәнгә кадәр!
Тәмле йокы телим.
Хәерле юл.
Түрдән узыгыз.
Сәламәт булыгыз.
6.”Кара-каршы сөйләшү” тукталышы (15 мин.)
Укучылар бирелгән ситуцияләр язылган кәгазьләр алалар һәм диалог төзергә тиеш булалар.
Син әбиеңә кунакка килдең. Әбиеңнең эшләре бик күп. Синең белән әбиең арасында нинди сөйләшү булыр.
Синең әниең авырый. Температурасы югары. Синең белән әниең арасында нинди сөйләшү булыр.
Сыйныфташларың дискотекагага бара. Синең дә барасың килә. Синең белән әтиең арасында нинди сөйләшү булыр?
Син иртән шифаханәдә булдың. Шуңа күрә дәрескә соңга калдың. Синең белән укытучы арасында нинди сөйләшү булыр?
Синең дустың авырып мәктәпкә килмәде. Синең белән дустың арасында телефоннан нинди сөйләшү булыр?
Сине сыйныфташың туган көненә чакыра. Сиңа аңа бүләк алырга кирәк. Синең белән әти-әниең арасында нинди сөйләшү булыр.
7. “Йомгаклау” тукталышы (5 мин.)
Татар халкында “Әдәплелек” темасына караган бик күп мәкальләре бар. Безгә аларны бервакытта да онытырга ярамый. Әйдәгез, балалар. Тикшерик әле, сез аларны онытмадыгыз микән. Тактага чыгып язабыз.
Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне.
Әдәп төбе-матур гадәт.
Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
Буй үстергәнче, акыл үстер.
Әдәп башы-тел.
Олы сүзен бүлдермә.
Бар да сөйләгәндә берәу дә ишетми.
Кешене кеше иткән -әдәп.
Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
Холкы начардан дуслары качар.
Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.
Үзе сөйләр, үзе көләр-шулдыр юләр.
Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
Изгелек эшен сузарга ярамый.
Сабыр төбе-сары алтын.
Сабыр чыдый, сабырсыз елый.
-Менә без “Бәхет иле”нә килеп җиттек. Сез барыгыз да бәхеткә лаек балалар икәнсез. “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” бүлеген яхшы үзләштергәнсез, олыларны хөрмәт итәсез, кечкенәләргә карата да игътибарлы икәнсез.
Дәреснең азагында сезгә бер соравым бар:
Сезнең йорт подъездында баскычларны буяганнар. Кешеләр йөри алсын өчен тар гына юл калдырганнар. Син кибеттән кайттың һәм керергә телисең. 7 яшьлек күрше малае да ишек төбендә. Кем беренче кереп китәр? Синмме? Улмы?
Рәхмәт, укучылар, мин шул җавапны көткән идем. Катя бирелгән эмблемалар санына карап сезгә билгеләр куя.
9.“Өйгә эш” бирү тукталышы (1 мин)
Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язабыз:
72 нче бит, 6 нчы күнегү
10. “Табышмаклар” тукталышы. (Дәрестә вакыт калса)
Почмакта бар суык кыш
Исеме аның-..
.
Ашамый, эчми,
Көне-төне эшли.
Сикерә белә,
Йөгерә белми.
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.
Җәен соры, кышын ак.
Аңа шулай яхшырак.
Җәен дә яшел чапанлы.
Кышын да яшел чапанлы.
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
Шундый матур бер күпер,
Кеше йөрми, ат керми.
Борынсыз чыпчык боз тишә.
Утыра бер ак чүлмәк.
Өстенә кигән йөз күлмәк.
Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ямь-яшел.
Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.