Тест по татарскому языку за 1 полугодие для 2 класса


2 сыйныфта 1 яртыеллыкка татар теле буенча тест биремнәре.
Биремнәрнең һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап ал.
Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:
а) җиңел, җомга
ә) авыл, шикәр
б) таш, читек
в) олы, гөл
Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгелә:
а) орлык, боз
ә) төлке, дөя
б) таш, башлык
в) шәһәр, бала
Өч иҗекле сүзләр рәтен билгелә:
а) пәнҗешәмбе, уен
ә) шәһәр, борын
б) дүшәмбе, караңгы
в) аваз, юрган
Калын сузык авазлар гына булган сүзләр рәтен билгелә:
а) йөрәк, тәмле
ә) карга, җөмлә
б) озын, чана
в) шимбә, бәрәңге
Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:
а) зирәк, җиләк
ә) учак, итек
б) вагон, гомер
в) әтәч, март
Тамыр сүзләр рәтен билгелә:
а) дускай, кошкай
ә) кош, күз
б) юлдаш,чаңгычы
в) уен, каенлык
Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр рәтен билгелә:
а) гомер, елга
ә) йомгак, тавык
б) ява, яшел
в) хөрмәт, тавыш
[w] авазы ишетелә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) диван, завод
ә) вакыт, алфавит
б) аваз, авыл
в) ваза, авыз
Нечкәлек билгесе (ь) языла торган сүзләр рәтен билгелә:
а) сентябр..., яш ...
ә) аш... яулык, иг... тибар
б) көл...ке, сәгат...
в) мәг...нә, тәк...дим
[къ], [гъ] авазлары булган сүзләр рәтен билгелә:
а) йөрәк, тәмле
ә) карга, канат
б) күгәрчен, колын
в) тугыз, әкият