Тест по татарскому языку для 9 класса


1 нче бүлекТекстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
2 нче бүлекТекстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.Кеше гомерләре бик кыска
И гомеркәйләр! 2) Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. 3) Бик кыска гына арада табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә. 4) Чәчәкләрне, үләннәрне, агачларны, су өсләрен аз гына тибрәндерә, тере җан ияләренә сафлык өрә, татлы йокыларыннан уятырга тели, яшәргә чакыра.
5) Кеше гомере дә, шул җил кебек, тормыш күгеннән сизелмичә исә дә үтә. 6) Бу шулкадәр дә татлы, шулкадәр дә кыска, һәм аны берничек тә яңадан кабатлау, аңа кире кайту юк инде.
7) Эчәр суың эчелгән, җыяр ризыгың җыелган, сулыйсы һаваң суланып беткән. 8) Син башка җан ияләре, башка кешеләр кебек түгел, син алар арасыннан бу якты дөньядан инде кысрыклап чыгарылгансың, менә шушы тар караватта вакытлыча гына урын билисең.
9) Ә әйләнә-тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора. 10) Әнә юкә җилдә җилфердәп утыра, кошлар чыр-чу килә. 11) Бөтенесе хәрәкәттә, һәр тереклек иясе кояштан – яктылык һәм җылылык, җирдән туклык ала, зәңгәр күк астында үз урынын даулый. 12) Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша, сугыша, нидер эшли һәм шуларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. 13) Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш – үзе бәхет. 14) Әгәр кешеләр шушыны аңласа, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәр иде. 15) Җир йөзендә бер генә кеше дә мәңгегә кала алмаган һәм калмаячак, тугансың икән, үлү дә котылгысыз. 16) Әмма шушы хакыйкатьне йөрәк барыбер кабул итәргә теләми. 17) Дөньядан китәсеңне кисәтсә дә, үзе үк шуңа карыша. 18) Хәер, аны гаепләп булмыйдыр. 19) Туфракка ныклап тамыр җибәргән үсемлек тә ансат кына йолкынмый.
(А.Гыйләҗев буенча)
А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.
А1. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.1) табигатьнең;
2) бөтенесе;
3) үләннәрне;
4) чыгарылгансың.
А2. Басымы сүз ахырына төшкән сүзне билгеләгез.1) йолкынмый;
2) калмаячак;
3) бөтенесе;
4) кешеләр.
А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.1) бәхет;
2) йөзендә;
3) кешеләр;
4) йөрәкнең.
А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1) Әгәр кешеләр шушыны аңласа, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәр иде.
2) Җир йөзендә бер генә кеше дә мәңгегә кала алмаган һәм калмаячак, тугансың икән, үлү дә котылгысыз.
3) Ә әйләнә-тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора.
4) Хәер, аны гаепләп булмыйдыр.
А5. Кайсы җөмләдә җиңел синонимы белән алмаштырырлык сүз бар.

1) Туфракка ныклап тамыр җибәргән үсемлек тә ансат кына йолкынмый.
2) Әгәр кешеләр шушыны аңласа, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәр иде.
3) Җир йөзендә бер генә кеше дә мәңгегә кала алмаган һәм калмаячак, тугансың икән, үлү дә котылгысыз.
4) Әмма шушы хакыйкатьне йөрәк барыбер кабул итәргә теләми.
А6. Ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.1) туфрак;
2) гомеркәйләр;
3) йөзендә;
4) үсемлек.
А7. Сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез.1) Син башка җан ияләре, башка кешеләр кебек түгел, син алар арасыннан бу якты дөньядан инде кысрыклап чыгарылгансың, менә шушы тар караватта вакытлыча гына урын билисең.
2) Әгәр кешеләр шушыны аңласа, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәр иде.
3) Ә әйләнә-тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора.
4) Дөньядан китәсеңне кисәтсә дә, үзе үк шуңа карыша.
В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
В1. 10-12нче җөмләләрдән бәйлек сүзне табып языгыз.
В2. Ахыргы кызыл юлда исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасына нинди тыныш билгесе куелган?
В3. 12нче җөмләдәге кайсы сүзне ашыга синонимы белән алмаштырып була?
В4. 7 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В5. 10, 12, 13нче җөмләләрнең кайсысы тезмә кушма җөмлә?
В6. Калын хәрефләр белән бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.
Әнә юкә җилдә җилфердәп утыра, кошлар чыр-чу килә.
В7. 19 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
В8. Иярчен җөмлә янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Җир йөзендә бер генә кеше дә мәңгегә кала алмаган һәм калмаячак, (1) тугансың икән,(2) үлү дә котылгысыз. (3)
В9. Стилистик максаттан чыгып, ахыргы кызыл юлдагы җөмләләрнең кайсысында хәбәр исем белән белдерелгән?
3 нче бүлек2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.С2. «Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш – үзе бәхет. Әгәр кешеләр шушыны аңласа, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәр иде» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.