Презентация по татарской литературе на тему Алмачуар


Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе. Дәреснең максаты: Язучы биографиясе һәм иҗаты турында гомуми алган белемнәрне ныгыту.“Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау. Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов( 1887 - 1938 )
Галимҗанның балачагы Башкортстанның бик матур урынына, су буена урнашкан Солтанморат авылында башлана.
Солтанморат авылының елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Солтанморат авылы утырган елга буе кечкенә Галимҗанның иң яраткан урыны була. Ул, үзенең иптәшләре белән бергә, шул елганың төрле урыннарында су коена, балык тота, яшел үләнле болыннарында уйный. Тау араларында, урманнарда йөрергә ярата. Г. Ибраһимовның тормыш иптәше Өммегөлсем Мөхәммәдова һәм улы Рөстәм.
“Галимҗан – бала җанлы кеше иде...Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.(Гөлсем Мөхәммәдова) Алмачуар (Атларны ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк ... Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була.) Г. Ибраһимов
Атлар матурлык, озын-озын итеп мәхәббәт атлаулары белән бөек шәхеснең йөрәген яулап алалар.
Әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы ул Галимҗан ага Ибраһимов! Тест1” Алмачуар “хикәясен кем язганА)Г ТукайБ)Г.БәшировВ)Г.Ибраһимов2.Малай колынга нинди исем кушаА)ДускайБ)Аргамак В)Алмачуар3.Бу әсәрдә нинди милли бәйрәм сүрәтләнә?А) Каз өмәсеБ) Яңа елВ)Сабан туе4. Төп геройның исеме ничек?А)ЗакирБ)ГамирВ) Солтан5.Атны кем бүләк итә?А) Күрше бабайБ)башкорт ӘлемголВ) Сафиулла агай6. Алмачуар ни өчен үлә?А) Малайның игътибарсызлыгы аркасындаБ) Нык чапкангаВ)Кояш сукканга Сүзлек өстендә эш фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;хәрәмләде-алдады, ялганлады;әүлия-изге кеше;хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.(дәфтәрләргә язып кую) Тәртибе дөресме?Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.1б. – Бияне алып китү;2б. – Хәрәмләшү;3б. – Дөреслек.1б. – Хәрәмләшү; (дөрес)2б. – Дөреслек;3б. – Бияне алып килү. Сабан туе
Яшь егетләр Сабан туйларыннанУт уйнатып чыгып киттеләр.Күңелемә яткан толпарларгаКамчы белән сызып үттеләр...(Р.Ягъфаров).