Класс с?гате Дус яш?у серл?ре


Татарстан Республикасы Азнакай районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Чубар - Абдул “ авылы филиалы Буралы башлангыч мәктәбе
I категорияле укытучысы Йосыпова Э.Л.
Класс сәгате: “Дус яшәү серләре”
Максат: Дуслык, чын дус турында төшенчә формалаштыру; татар халык мәкальләре белән танышу; бер-береңне хөрмәт итәргә, дуслык кадерен белергә өйрәтү.
Бурычлар: 1. Чын дус турында төшенчә бирү.
2. Дуслык кагыйдәләре белән таныштыру, дуслыкның мөһимлеген аңлату.
3. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Оештыру формасы: класс сәгате
Җиһазлау: проектор, ноутбук, дуслык кагыйдәләре, “Кечкенә Янут” мультфильмыннан «Елмаю» җыры.
Класс сәгате планы:
Оештыру моменты.
Төп өлеш.
Кереш сүз.
“Тимка һәм Димка” мультфильмыннан өзек карау.
“Дуслык” төшенчәсе буенча эш.
Әдәплелек турында мәсьәләләр чишү.
“Чын дус” төшенчәсе буенча эш.
"Мәкальләр буенча эш.
Дуслык агачы төзү.
Дуслык кагыйдәләре белән танышу.
Йомгаклау өлеше.
“Кечкенә Янут” мультфильмыннан «Елмаю» җырын башкару.

Класс сәгате барышы:
1 слайд.
Оештыру моменты.
-Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!Мин- Азнакай районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе“Чубар - Абдул “ авылы филиалы Буралы башлангыч мәктәбе укытучысы Йосыпова Э.Л.
Сезнең белән очрашуыма бик шатмын.
2 слайд.
Төп өлеш.
-Сөйләшүебезне әкият сөйләүдән башлыйсым килә.
Борын-борын заманда берьялгызы гына Мәхәббәт исемле бер кыз яшәгән. Аңа бик тә күңелсез булган. Көннәрдән бер көнне ул зирәк тылсымчыга мөрәҗәгать иткән:
-Бабакай, зинһар өчен, миңа гомер буе ярдәмләшеп яшәрлек якын дус табарга ярдәм ит әле,- дигән.
Тылсымчы уйлап-уйлап торган да:
3 слайд
-Иртәгә, иртән иртүк, беренче кошлар тавышы ишетелү белән, үләндә чык тамчылары кибәргә өлгергәнче үк билгеләнгән урынга килерсең,- дигән.
Иртән, кояш нурлары күренә башлау белән, кыз сөйләшенгән урынга килгән.
Ни күрсен, каршысында берсеннән-берсе гүзәлрәк биш кыз барлыкка килгән: беренчесе- Шатлык, икенчесе- Кешелеклелек, өченчесе- Матурлык, дүртенчесе-Сагыш, бишенчесе- Дуслык исемле икән.
-Алар барысы да сылулар, кайсын гына сайлап алыга?-дип, уйга калган Мәхәббәт.
- Син хаклы...Алар сиңа тормышта бәлки күп тапкырлар очрарлар, тик бу юлы сиңа берсен генә сайларга кирәк,-дигән Тылсымчы.
-Ә сез, балалар. Кайсыларын сайлар идегез?
- Рәхмәт, балалар! Мәхәббәт тә гомерлек юлдашы итеп Дуслыкны сайлаган.
-Укучылар, нигә кыз шундый фикергә килде икән?
-Әйе, дуслык, татулык булган җирдә генә Мәхәббәт була.
4 слайд.
-Балалар, дуслык, дип кабатлауга сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә?
(Бергә китап укулар, кар атышып уйнаулар, су коенулар һ.б.)
5 слайд.
Безнең класс сәгатенең темасы: “Дус яшәү серләре”,-дип аталыр.
6 слайд.
Хәзер белорусьфильм иҗат иткән “Тимка һәм Димка” мультфильмыннан өзек карарбыз. Анда Михаил Пляцковский сүзләренә Борис Савельев иҗат иткән “Чын дус” җыры яңгырар. Сез игътибар белән тыңлагыз, “Дуслык булсын өчен нәрсәләр кирәк?”- соравына җавап эзләгез.
(Кайгыда ташламый, артыгын сорамый, һәрвакыт ярдәмгә ашыга).
-Шулай итеп, балалар, дуслык сүзенә төшенчә бирик.
7 слайд.
Дуслык-кешеләр аасында бер-береңә ихтирам,рухи якынлык, карашлар берлеге аркасында туган үзара мөнәсәбәт.
-Укучылар, әдәплелек турында мәсьәләләр чишеп карыйк әле.
8 слайд.
Чулпан үзен дөрес тотты микән?
1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан буген математика китабын өйдә калдырган. Алар, Ләйсәннең китабын уртага куеп, мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде, үзе китапсыз калды. Укытучы, Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп, аны шелтәли башлады. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде. Ә Чулпан билге алып урынына утыргач, аңа:
-Чулпан, син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде,-диде.
9 слайд.
2. -Бу дуслык турында сез ни дияр идегез?
Рәмис белән Илназ бик дуслар.Икесе бер партада утыралар. Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә, чөнки Илназ аңа диктантын да күчертә, контроль эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә.Хәтта рәсем ясарга да булыша.
Сораулар :
1.Кайсы дуслык чын дуслык дип уйлыйсыз?
2.Сез дустыгызны ни өчен яратасыз?
10 слайд.
Дустыгызның нинди сыйфатларга ия булуын теләр идегез?
Дуслык нык булсын өчен үзебездә дә яхшы сыйфатлар булдыру өстендә эшләргә кирәк.
11 слайд.
Элек-электән дуслык - бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр- мәкальләр әйтеп кадырган. Без аларны дәресләрдә өйрәнәбез.
Бүген шуларның дуслык турындагыларын искә төшереп үтәрбез.
100 сум акчаң булганчы ...(100 дустын булсын). (Әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар, дуслык гомерлек)
Дустың булмаса – эзлә ... (тапсаң-югалтма) (Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)
Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты). (Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)
Дус-кайгыда ... (сынала) Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый. Без моны тыңлап узган “Чын дус” җыры аша да бик яхшы беләбез..
12 слайд.
-Ә хәзер, балалар, парталарыгыз өстендә яткан яфракларга, чәчәкләргә үзегездә булган яхшы сыйфатларны языгыз , без алар белән “Дуслык агачыбыз”ны бизәрбез.
-Бик зур рәхмәт! Сезнең яхшы сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә агачыбыз чынлап та бик матур булды. Бу сыйфатларыгызны җуймагыз, тагын да арттыру өстендә эшләгез.

13 слайд.
–Хәзер танышачак дуслык кагыйдәләрен үтәсәгез, сезнең дусларыгыз һичшиксез күп булачак.
III. Йомгаклау өлеше.
-Дустың бар икән- таянычың бар дигән сүз. Зур хәзинәләрең байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез! Барыгызга да зур рәхмәт!
“Кечкенә Янут” мультфильмыннан «Елмаю» җырын башкару.